Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ашлыкның быел аз сатылуын логистиканың кыйбат булуы белән аңлаталар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Урып-җыю нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел  республикада 3,7 млн тонна ашлык суктырып алганнар (бу ашлыкның киптерелмәгән һәм чистартылмаган авырлыгы). Татарстан районнары арасында иң күп уңыш Тәтеш (һектарыннан 39,4 центнер), Буа (29,6 центнер) һәм Арча (29,5 центнер) районнарында булган. 

2023 елда Татарстан 15 миллион долларлык кына ашлык сата алган. Логистика кыйбатлануы аркасында быел ашлыкка бәя ягыннан республика башка төбәкләр белән көндәшлек итә алмады, дип белдергән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Бу хакта "Бизнес Online"" җиткерә.

"Ашлыкка бәя ягыннан көндәшлеккә әллә ни сәләтле булмадык. Кайсы маршрутны гына алма, бөтен җирдә логистикага килеп терәлә. Ашлыкны көньяк портларга илтеп җиткерү өчен бер тонна ашлык бәясенә алты мең сум өстәргә кирәк. Шуңа күрә килосы ун сум тора торган ашлык 16 сум тора башлый, ә тегендә 15 сумга саталар. Илтеп бирәсең, сатасың һәм бер тиен эшли алмыйсың дигән сүз. Тагын бер проблема - вагоннар юк", дигән министр.

Урып-җыю нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел республикада 3,7 млн тонна ашлык суктырып алганнар (бу ашлыкның киптерелмәгән һәм чистартылмаган авырлыгы). Татарстан районнары арасында иң күп уңыш Тәтеш (һектарыннан 39,4 центнер), Буа (29,6 центнер) һәм Арча (29,5 центнер) районнарында булган.

Уңышның хәзергә булган күрсәткечләре республиканың бөтен ихтыяҗларын капларлык дип бәяләнә, министрлык аны 3-3,2 млн тонна дип бәяли.

  • Былтыр Татарстан рәсмиләре моңа кадәр булмаганча мул уңыш 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алу белән мактанды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов БР ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш дип белдергән иде. "Безнең илгә, безнең төбәккә чикләүләр басымы ясалса да, техника - арзанрак, продукция кыйбатрак булырдай юллар эзлибез. Төп партнерларыбыз итеп хәзер Кытайны күрәбез, Африка юнәлешен үстермәкче булабыз", диде ул.
  • Тик белгечләр Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән фикердә. "Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү - катлаулы. Бу – ерак та, кыйбат та", дип саныйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG