Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта бюджет дефицитсыз булачак.

Татарстан хөкүмәте 2024 елга республика бюджеты өлгесен әзерләгән. Бу хакта Дәүләт шурасы сайтында хәбәр ителә.

Киләсе елда бюджет дефицитсыз булыр дип көтелә. Өлгедә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Шул ук вакытта Татарстанның 2022 елгы бюджеты кереме 452,7 млрд сум тәшкил итте. Бу чор белән чагыштырганда, киләсе елда керемнәр 15 процентка кимиячәк дигән сүз.

Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче табышка салым азаячак дип фаразлана. 2022 елда казнага нефть, нефть химиясе оешмаларыннан 166 млрд сум акча күчерелсә, 2024 елда ул 112,8 млрд сум булачак. Республика хөкүмәте физик затларның керемгә салымы (НДФЛ) артуын көтә. 2022 елда 80,8 млрд сум тупланса, 2024 — 137,5 млрд дип фаразлана.

Моннан тыш, 41,4 млрд сум күләмендә акцизлар җыярга ниятлиләр. Салым булмаган керемнәр 17,2 млрд сум булыр дип көтелә.

2023 елның гыйнвар-август айларында Татарстанның берләштерелгән бюджет кереме 354,9 млрд сум тәшкил итте. Ел башыннан Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табыш салымы 6 млрд сумга кимеде. Нефть ширкәтләренең республика бюджетына күчергән салымнары 11,2 млрд сумга азайды. Татарстан федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле 43,6 млрд сум кеременнән мәхрүм кала диелде. Бу шартларда республика Мәскәүдән кредитлар алуны арттырды.

  • 2023 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.
  • Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG