Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия мөфтие дүрт елга хөкем ителде. Фәһим Шәфиев — кем ул?


Фәһим Шәфиев
Фәһим Шәфиев

Мордовия мөфтие һәм республиканың татар милли-мәдәни мохтәрияте идарәсе башлыгы Фәһим Шәфиев 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше нигезендә хөкем ителде ("Оешкан төркем тарафыннан яисә аеруча зур күләмдә башкарылган яки гражданның торакка хокукыннан мәхрүм ителүенә китергән хәрәмләшү"). Әлеге эш кысаларында Шәфиевнең хисапчысы Марат Әбүзәров та 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Азатлык Шәфиевнең биографиясен, аның хакимият коралына, аннары корбанына әверелүен өйрәнде, танышлары һәм белгечләр белән сөйләште.

Кем ул Шәфиев?

Фәһим Шәфиев 1982 елда Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылында дөньяга килә. 1998 елда Оренбур өлкәсенең Богырыслан "Әл Фуркан" ислам институтын, 2003 елда Согуд Гарәбстаны ислам университетын тәмамлый. 2003-2004 елларда Казандагы Русия ислам университетында гарәп телен укыта. 2003-2007 елларда — Казан ислам көллияте мөгаллиме. 2007-2008 — көллиятнең ректоры булып тора. (Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин карамагында эшләгән көллият, хәзерге вакытта эшләми).

2008 елда Мордовиягә кайта һәм республиканың өченче мөфтиятен булдыра. Шулай итеп төбәктәге өч мөфтинең берсенә әверелә.

2012 елда ул "Бөтенрусия мөфтияте" идарә җитәкчесе итеп билгеләнә. Шул вакыттан соң аның исеме медиада еш яңгырый башлый.

2011-2015 елларда Русия җәмәгать пулаты әгъзасы булып тора.

2021 елда Русиядә дәүләт юстиция университетының "юриспруденция" юнәлешен тәмамлый.

2022 елда Мордовия Татар милли-мәдәни мохтәрияте идарәсе рәисе итеп сайлана.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Мордовия мөселманнары өчен нәрсә эшләде?

Шәфиев Саранскига кайтканчы, Мордовиядә ике мөфтият эшли иде. Аларның берсе Равил Гайнетдин мөфтиятенә, икенчесе — Тәлгать Таҗетдингә карады. Журналист Ирек Биккининның Азатлыктагы элекке язмасында әйтелгәнчә, 2006 елда хакимият Шәфиевне Гайнетдин карамагындагы мөфтияткә рәис итеп куярга тырыша, ләкин корылтайда ул бер тавыш та җыя алмый. 2007 елда Таҗетдин оешмасының җитәкчесе булырга омтыла. Бу да нәтиҗә бирми. Шуннан соң 2008 елда Мордовиядә өченче мөфтият барлыкка килә һәм аның мөфтие итеп Фәһим Шәфиев сайлана.

2008 елда яңа мөфтият яшерен һәм канунсыз төстә оештырыла. Өч мәхәлләне Мордовия мөфтиятләреннән чыгарып, аларны яңадан бәйсез мәхәллә итеп теркәп, шулар нигезендә аерым бер мөфтият төзиләр. Бу эшләр бик яшерен рәвештә эшләнелде, хәтта шул өч мәхәлләнең мөселманнары да берни белмәде, дип язды элегрәк Азатлык.

Соңрак Шәфиев мөселман җәмәгатьчелегендә күп сораулар уяткан һәм мөфтиятләрне таркату өчен оештырылган дип бәяләнгән "Бөтенрусия мөфтияте"ндә эшчәнлеген көчәйтә. Әлеге дини оешма 2010 ел ахырында булдырылды. Ул Русия ислам хезмәттәшлеге берләшмәсе (Бөтенрусия мөфтияте) дип аталды. Бу оешмага Пермь өлкәсе, Ставрополь крае, Мордовия, Рязань өлкәсе дини оешмалары керде. Әлеге мөфтиятне Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин "кесә" һәм "курчак" мөфтият дип атады. Моны ул "Русиядә исламны басарга тырышу" өчен эшләнә диде. Һәм яңа мөфтиятне оештыруда Бөтендөнья урыс халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев һәм Русия президенты идарәсенең ул вакыттагы баш киңәшчесе, Ислам мәдәниятенә ярдәм итү фондының элекке җитәкчесе Алексей Гришинны гаепләде.

2012 елда "Бөтенрусия мөфтияте" идарә җитәкчесе итеп Фәһим Шәфиев билгеләнә. Диния нәзарәтен оештыру башлангычында торган Мөхәммәтгали Хуҗин һәм аның тарафдарлары оешмадан читләштерелә. Әмма бу проект озакка бармый. 2016 елда "Бөтенрусия мөфтияте" бетерелә.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Шәфиевнең эшчәнлеге низаглардан торды дип бәяли.

— Ул ниндидер зур эшчәнлек алып бару белән истә калмады, — ди ул. — Шәфиев исеме Русия президенты идарәсендә ислам юнәлешен алып баручылар тарафыннан оештырган җәнҗаллы мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин җитәкчелегендәге "Бөтенрусия мөфтияте"ннән соң кинәт барлыкка килде. Фәһим Шәфиевкә Мордовиядә Гайнетдин һәм Таҗетдингә каршы торыр өчен мини-мөфтият булдыралар. Аның эшчәнлеге рәсми таркату эше белән бәйле иде. Шуңа да мин Шәфиевнең тарихы кинәт тәмамлануына гаҗәпләнмим. Вак-төяк провокация ясар өчен аның кирәге калмагач, аңа бу проблемнарны сылап куйдылар. Шул рәвешле Фәһим Шәфиев үз эшләре өчен генә түгел, аның белән идарә итүчеләрнең эшләре өчен дә җаваплы булып калды.

— Ул хакимият белән бик яхшы мөнәсәбәттә иде, — дип сөйләде Саранскида яшәүче мөслимә Алсу Мякушева. — Аңа ахыргача ярдәм итеп тордылар. Шәфиевнең Сарански шәһәрендә мәчете юк иде, ә Ислам мәдәният үзәге төзергә булыштылар. Үз вакытында аны медиада гел алга сөрделәр. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә Шәфиев һәм Тәлгать Таҗетдин карамагындагы мөфтият рәисе Зәки Айзатуллин (2020 елда экстремист әдәбият таратуда гаепләнеп штрафка тартылды) телевидениене үзенә чакыргач та, журналистлар Шәфиевка барып, аны төшереп китәләр иде. Хәтта Айзатуллин оештырган ифтар ашыннан ясалган видеорепортажда да Зәки хәзрәт урынына Шәфиевнең интервьюсын куйдылар. Аңа пиар ясар өчен төрле юллар кулланылды. Зәки хәзрәткә төрле чикләүләр кертелде, моңа бар якка да юл ачык иде.

"Шәфиевкә караган мәчетләрдә асылда аның туганнары Таҗикстан, Үзбәкстаннан килгән мөселманнар йөрде", дип тә өсти ул.

— Мордовиядә ул хакимият ярдәмендә Аксюн авылы мәчетен тартып алды, — дип сөйли Мордовиядәге мөселман активисты Илсур (исеме үзгәртелде) мөфти белән бәйле низаглар турында. Аныңча Шәфиев мәрхум имам Айсә Бадретдинов белән каршылыкта торган. Хәтта әлеге низаг мәхкәмәгә кадәр барып җитә, ләкин карар Бадретдинов файдасына булмый ди ул.

2018 елда Саранскида Ислам мәдәният үзәге ачыла. Бу Фәһим Шәфиев җитәкчелегендә төзелген төп проектларның берсе була. Үзәктә китапханә, музей, конференция залы, аудитория, ашханә, балалар бүлеге эшли. Медиада бу радикаль фикерләргә каршы көрәшүче мәркәз булачак дип аталды. Дәүләт ярдәме белән төзелгән мәркәз ахырдан Шәфиевнең баш баләсенә әверелә. Ислам үзәге ахыр чиктә аңа төрмәгә юл ача. Хәзерге вакытта Ислам мәдәният үзәгенең интернет сәхифәсе ачылмый.

Чит ил йогынтысы турында сөйләде һәм Украина сугышын хуплады

Шәфиевнең эшчәнлеге Мордовия белән генә чикләнмәде. Аның фикерләре медиада да яңгырый иде.

2013 елда ул дини белем алу өчен мөселманнарны чит илгә җибәрмичә, үзебездә укытуны җайлауны сорап Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Чит илдә ватанны яратырга өйрәтмәүләрен искәртте. Аның сүзләренчә, чит илдә әдәп-әхлакны, тарихны яхшы өйрәтсәләр дә, ватанны яратырга һич кенә дә өйрәтмиләр.

2010 елда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Фәһим Шәфиев татарларга гарәпләшү куркынычы яный дип сөйләде. Русиядә башка милләтләргә бәйле сәясәт турында әйтмәсә дә, ул "хөкүмәт соңгы вакытта мөселманнарга йөзе белән борылды" дип белдергән иде.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы һөҗүм иткәннән соң Фәһим Шәфиев сугышны хуплап чыкты. Ул Русия президенты Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен, Украинада "неонацистлар" булуын белдерде.

Ни өчен ул хөкем ителде?

Фәһим Шәфиев һәм аның хисапчысы Марат Әбүзәровка карата җинаять эше 2022 елда ачыла. Алар Мордовия хөкүмәте бүлеп биргән субсидия куллануда хәрәмләшкән дип гаепләнде. Республика 5,8 млн сумны "Социализациядә заманча эш форматлары" халыкара форумы үткәрү өчен бүлеп биргән. Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсе акча үзләштерүдә хәрәмләшү булуын таныды һәм Шәфиевне 4 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Хөкем карары чыканнан соң икенче көнгә Саранскидагы Ислам мәдәният үзәгенең ВКонтакте челтәрендә Фәһим Шәфиевнең 10 минутлык видео мөрәҗәгате чыкты. Ул хөкем карары чыккан очракта дип аны алдан яздырып куйган.

Ислам үзәген төзүдә Мордовия хакимияте дә катнашты дип сөйли ул. Аныңча, хөкүмәт 5,8 млн сум күләмендәге субсидияне чара үткәрү максатыннан биргән, ләкин төзелештә кулланырга рөхсәт иткән.

"Бу дәүләт һәм төбәк булыша ала торган бердәнбер ярдәм. Сезнең проблемнар булмаячак" дип миңа хакимият һәм министрлык вәкилләре әйтте", дип түрәләрнең, янәсе, сүз бирүен сөйләде ул.

Шәфиевнең адвокаты Вконтактедагы видеомөрәҗәгатендә хөкем карары шикаять ителәчәген әйтте.

— Бу маддә нигезендә 10 елга да утыртырга була, әмма 4 ел гына бирделәр, — ди Мордовиядәге мөселман активисты Илсур. — Җинаять эше 2022 елның 21 мартында ачылды, мәхкәмә эше 2023 елның февралендә башланды һәм хөкем карары 10 октябрьдә генә чыкты. Кайбер мөселманнар "моны яклаячаклар, яисә шартлыча гына хөкем итәчәкләр" дип уйлады.

Хөкүмәт җырын җырлаучы мөфтине ник хакимият коткармады?

Моңа кадәр дәүләт тарафыннан "үстерелгән", үзе дә ахыргача хакимияткә дан җырлаган мөфти ни өчен хөкем ителде? Бу сорау күпләрдә туды.

Ринат Мөхәммәтов "күрәсең, ул аппарат көрәшендә корбан булып калган" дип исәпли.

Мөселман активисты Илсур фикеренчә, Фәһим Шәфиевнең проблемнары 2020 елда Мордовия башлыгы итеп Артем Здунов билгеләнгәч башлана.

Мордовия башлыгы итеп Артем Здунов килгәч, аны яклаган түрәләр азайды

— Фәһимнең кураторлары Мордовиянең ФСБ идарәсендә утырган, — дип сөйли ул. — Мордовия башлыгы итеп Артем Здунов килгәч, аны яклаган түрәләр азайды. Аның кирәге күптән бетте инде. Хакимият аны кая куярга белмәде. Шәфиевнең мөфтиятенә бик зур акчалар тыга бардылар. Ул хәтта Hummer машинасында йөри башлады, Мордовиядә андый өч кенә автомобиль бар иде, Саранскида фатир алды, авылда зур йорт төзеде.

2022 елда Фәһим аркасында Зәки Айзатуллинның мөфтиятен мәхкәмә аша юкка чыгардылар. Ул Саранскида "Ускудар" җәмигъ мәчетне тартып алырга маташты, әмма булдыра алмады. Шулай итеп республикада ике мөфтият калды: Фәһим Шәфиев һәм Равил Гайнетдингә караган Раил Асаинов җитәкчелегендәге дини оешма. Мордовиянең яңа хакимиятләре башта Шәфиевне югары бәяли иде, чөнки аларга аны ФСБ идарәсе мактап торды. Соңрак аның кемлеген аңлый башладылар. Аның Мордовия мөселманнары каршында да абруе юк. Аның нигә кирәге бар? Нигә аңарга шундый күп акча тотарга?

Ринат Мөхәммәтов сүзләренчә, Шәфиев язмышы башка мөфтиләр өчен дә сабак булып тора.

— Әлбәттә, мөфтиләр бу тарихны исәпкә алачак. Гомумән, тарихи тәҗрибә шөбһәләнергә мәҗбүр итә дип үзләре дә әйткәне булды. Узган гасырның 20нче елларында дин әһелләре илдән китмичә хакимиятне актив хуплады, аеруча тышкы сәясәттә аның мәнфәгатьләрен алга сөрде. Шуңа да карамастан, 1937нче елларда алардан, элекке Русиядәге "рәсми мөфтият"тән берни калмады диярлек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG