Израил саклану гаскәре Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне "үз иминлекләрен тәэмин итү өчен" өйләреннән китеп, анклавның көньягына күченергә чакыра. Әлеге шәһәр Газзә сызыгының төньяк өлешендә урнашкан.
"Киләсе көннәрдә ЦАХАЛ Газзә шәһәрендә актив эшчәнлеген дәвам итәчәк һәм сивил халыкка зарар китермәс өчен бөтен көчен куячак", диелә мөрәҗәгатьтә.
Израил хәрбиләре бу үтенечне Газзәдә яшәүчеләр иминлеге өчен әйтүен белдерә. ХӘМӘС сугышчылары Газзә шәһәрендә "гаепсез тыныч кешеләр яши торган йортлар астындагы туннельләрдә һәм биналар эчендә яшеренгән", аларны тере калкан итеп кулланалар, диелә белдерүдә.
Соңгы көннәрдә Израил мөгаен ХӘМӘС төркемен тулысынча юк итү максаты белән җирдән операция башларга әзерләнә, Газзә сызыгы белән чиккә солдатлар, танклар һәм артиллерия туплый, дип яза Reuters.
24 сәгать эчендә эвакуацияләү фәрманы 13 октябрь - җомгага каршы төндә булган һәм ул Газзә сызыгында яшәүчеләрнең яртысына - бер миллионнан артык кешегә кагыла. Израил бу фәрман турында БМОга хәбәр салды.
"БМО фикеренчә, мондый күчереп йөртүләр җимергеч һуманитар нәтиҗәләрсез була алмый", оешма катгый рәвештә мондый фәрманны кире кагарга чакыра", дип белдерде БМО баш сәркатибе сүзчесе Стефан Дюжаррик.
Израилнең Газзәдәге объектларга һавадан һөҗүме 12 октябрьдә дәвам итте. Фәләстин чыганаклары Газзә сызыгында 7 октябрьдән бирле 1500дән артык кешенең һәлак булуын җиткерә.
БМО мәгълүматынча, 432 меңнән артык кеше туктаусыз атышлар аркасында Газзә сызыгында йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Соңгы тәүлектә генә дә күчеп китүчеләр 84,5 меңгә арткан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум