Accessibility links

Иркутски өлкәсендәге тагын ике мәктәптә татар теле укытылачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген өлкәдә 12 меңнән артык татар яши. Төбәктәге 17 мәктәптә татар теле инде укытыла.

Татарстан һәм Иркутски өлкәсе мәктәпләре арасында мәгариф өлкәсендә төбәкара килешү төзелгән. Хезмәттәшлек турында өлкәнең Осински районында татар теленә багышланган семинарда сөйләшкәннәр. Очрашуда Татарстан вәкиллеге дә катнашкан. Бу хакта өлкәнең мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешү нигезендә Иркутски өлкәсенең Осински районындагы ике мәктәптә татар телен укыту күзаллана. Сүз Рус Янгуты авылы мәктәбе һәм Оса авылының 1нче мәктәбе турында бара. Беренче белем йорты Арча районы Курса Почмак мәктәбе, икенчесе Казанның Совет районындагы 171нче мәктәбе белән хезмәттәшлек итәчәк.

Осински районы мэры Виктор Мантыков сүзләренчә, татар телен укыту өчен район укытучылары читтән торып Татарстанда курслар узган.

Иркутски өлкәсе губернаторы урынбасары Анатолий Прокопьев сүзләренә караганда, бүген өлкәнең 17 мәктәбендә татар теле укытыла. Тугыз белем бирү оешмасы Осински районында урнашкан. Биредә бер балалар бакчасында да татар теле өйрәтелә дип белдергән.

2021 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Иркутски өлкәсендә 12 130 татар яши. Ике җанисәп арасында аларның саны ике тапкырга диярлек кимегән. 2010 елда Иркутски өлкәсендә 22 882 татар яшәгән булган.

  • 2017 елда татар теле һәм милли республикаларның дәүләт телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура Татарстанда мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Бу үзгәрешләр Русия төбәкләренә дә кагылды. Алар татар теле дәресләре кимүе турында белдерде.
  • Бүген Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Аларның саны елдан-ел кими.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG