Американың CBS телеширкәте белән әңгәмәсендә АКШ президенты Джо Байден ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме тулысынча юк ителергә тиеш дип белдерде.
Шул ук вакытта Байден Израил Газзәне басып алса - бу зур хата булыр иде диде һәм Фәләстин дәүләтен төзү юллары эзләргә кирәклеген әйтте. АКШ президенты Иранны һәм "Хизбулла" шыгый хәрәкәтен низагка тыкшынмау турында да кисәтте.
Алданрак Иран хакимиятләре Газзә сызыгына атышлар тукталмаса, Иранның Израил белән ХӘМӘС сугышына кысылырга әзер булуы турында белдергән иде.
Шул ук вакытта Израил Газзә сызыгында ХӘМӘС сугышчыларын юк итү белән бәйле зур җир операциясенә әзерлеген дәвам итә. Фәләстин җирләренең бу өлешендә яшәүче тыныч халыкка көньякка, Мисыр белән чиккә якынрак күченергә киңәш ителде.
Израил гаскәре бәяләмәсенә күрә, Газзә сызыгының төньягыннан ярты миллионлап кеше күчкән. Кичә, 15 октябрьдә исә Израилнең Газзә сызыгының көньяк өлешенә яңадан су бирә башлавы билгеле булды.
Газзә сызыгының сәламәтлек саклау министрлыгы (ул ХӘМӘС контролендә) Израил ясаган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 2450 кеше үлде дип белдерде.
Израил хөкүмәтенең соңгы белешмәләренә күрә, ХӘМӘС сугышчылары һөҗүме аркасында 7 октябрьдән башлап 1400дән артык кеше һәлак булган. ХӘМӘС әле дә тотык итеп алынган һәм Газзә сызыгына алып кителгән 155 кешене тотып тора, дип белдерде Израил саклану гаскәре. Бу хакта The Times of Israel җиткерә.
БМО баш сәркатибе Антониу Гуттериш ХӘМӘСне тотыкларны бернинди шартларсыз азат итәргә чакырды. Бер үк вакытта ул Израилгә мөрәҗәгать итеп Газзә сызыгын һуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә тоткарлыклар тудырмавын сорады.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште. "Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде", дип сөйләде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум