Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елдан башлап Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан


Аларның күбесе дини сәбәпләр белән эзәрлекләнгән. 2015 елда хокук яклаучылар нибары ун кешене дини сәбәпләр белән эзәрлекләнгән сәяси тоткын дип тапкан булса, шул вакыттан бирле бу сан 40 тапкырга арткан. 

Соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр, дип яза "Холод" басмасы.

2014 елның мартына Русиядә 40 кеше сәяси тоткын дип табылган булса, 2023 елның октябренә "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәгенең хокук яклаучылары 600дән артык кешене сәяси сәбәпләр белән сак астына алынган дип тапкан.

Сәяси тоткыннарның күбесе - 420 кеше дини сәбәпләр белән, ә 185 кеше сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнгән диелә.

"Холод" язуынча, дини сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләр категориясе 2015 елда, Русия хакимиятләре "Хизб ут-Тәхрир" белән "Яһвә шаһитләре"н "террорчы" һәм "экстремист" оешмалар дип игълан иткәннән соң барлыкка килгән.

2015 елда хокук яклаучылар нибары ун кешене дини сәбәпләр белән эзәрлекләнгән сәяси тоткын дип тапкан булса, шул вакыттан бирле бу сан 40 тапкырга арткан.

Калган сәяси тоткыннарның саны 2015 елдан бирле биш тапкырга арткан - 36 кешедән 185 кешегә җиткән дип яза "Холод". Бу категориядәгеләр аеруча 2022-2023 елларда кисәк арткан, һәм аларның эзәрлекләнүе Русия Украинага каршы сугыш башлавы белән бәйле диелә.

"Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән.
"Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.
Давидис сүзләренчә, "Мемориал" Русия хакимиятләре тарафыннан ничә кешенең эзәрлекләнүен төгәл белми. Аерым алганда, дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләр турында белешмәләр юк диярлек: бу җинаять эшләренең еш кына эчтәлекләре дә, тоткыннарның фамилияләре дә яшерелгән була, дип аңлаткан ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG