Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хәрбиен дәүләткә хыянәт турындагы эш нигезендә 12,5 елга колониягә хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны нәрсә өчен гаепләүләре билгеле түгел.

Мәскәүдә Икенче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрби Эльнар Камаловны 12 ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Аны дәүләткә хыянәт турындагы эштә гаепле дип тапканнар. Бу хакта ТАСС яза.

Хәрбине нәрсә өчен гаепләүләре билгеле түгел. Җинаять эше материаллары яшерелгән, ә утырышлар ябык тәртиптә узган. Камаловны хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр диелә.

"Осторожно, новости" Telegram-каналы 27 яшьлек Камаловны былтыр июньдә кулга алуларын яза. Аңа хөкем карары быел 5 октябрьдә чыккан.

БМО белгечләре быел Русиядә шымчылыкта һәм дәүләткә хыянәттә гаепләп ачылган җинаять эшләренең саны артуын искәртә. Былтыр дәүләткә хыянәт турында 24 эш ачылган, 16 кеше хөкем ителгән булса, быел ярты елда бу гаепләү кимендә 43 кешегә белдерелгән.

  • Апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.
  • Дәүләткә хыянәттә гаепләнүчеләр турында белешмәләр юк диярлек: бу җинаять эшләренең еш кына эчтәлекләре дә, тоткыннарның фамилияләре дә яшерелгән була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG