Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртә депутатлар.

Татарстан Дәүләт шурасы Русия Хезмәт кодексының 265нче маддәсенә үзгәрешләр өлгесе әзерләгән.

Хәзерге вакытта бу маддә балигъ булмаганнарны зарарлы яки куркыныч шартларда, җир асты эшләрендә һәм сәламәтлекләренә яки рухи үсешләренә зыян китерерләй урыннарда эшләтүне тыя.

Республика депутатлары исә бу маддәгә чыгарылма кертергә тәкъдим итә. Алар фикеренчә, әгәр 16-18 яшьлек үсмерләр куркыныч һәм зарарлы җитештерүдә җитештерү тәҗрибәсе узалар икән, аларның хезмәтеннән файдалануны рөхсәт итәргә кирәк. Үсмерләр белән вакытлы хезмәт килешүе төзергә тиеш булачаклар. Шулай ук Татарстан депутатларының канун өлгесе әгәр үсмерләр мондый оешмаларда тәҗрибә узган һәм уку йортларын инде тәмамлаган икән, аларны бу оешмаларда тулысынча эшкә урнаштыруны күз уңында тота.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртә депутатлар

Тәкъдимне Думаның хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) хуплаган. "Бүген хезмәт базарында укыган чакта тәҗрибә алганнар белән чагыштырганда, тәҗрибә узмаган студентларга ихтыяҗ ул кадәр түгел", дигән ул. Аның сүзләрен "Коммерсантъ" китерә.

Үсмерләрне хәрби-сәнәгать оешмаларында да эшләтү мөмкинлеге турында сүз бара. "Шул ук очкыч төзелеше, "Калашников" концерны - бөтен җирдә эшчеләр җитми. Лаеклы ялдагыларны алалар, ә алар түзәлми һәм китә", дигән Нилов.

Канун чыгаручылар шурасының профиль комиссиясе Татарстан парламентына үзгәрешләр өлгесен эшләп бетереп Думага кертергә тәкъдим иткән.

  • Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG