19 октябрьгә каршы төндә Мисыр Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерү өчен Рафах чик буе пункты аша "тотрыклы коридор" ачылуын игълан итте. Аңарчы АКШ президенты Джо Байден Мисырның Газззәгә йөк машиналарын үткәреп җибәрергә ризалашуы турында белдергән иде.
"Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси һәм президент Джо Байден Рафах терминалы аша Газзә сызыгына тотрыклы рәвештә һуманитар ярдәм кертү турында килеште", дип белдерде Мисыр президенты сүзчесе Ахмед Фахми. Һуманитар ярдәм кайчан кертелә башлаячак, анысын әйтмәде.
Аңа кадәр, Израилдән АКШга очкан чакта Байден журналистлар белән аралашкан иде. Ул Мисыр президентының Рафах пункты аша Газзәгә һуманитар ярдәм төялгән 20гә кадәр йөк машинасын үткәрергә ризалашуын белдерде.
"Әгәр Хәмәс аларны тартып алса яки үткәреп җибәрмәсә, ул чакта бу тукталачак", дип искәртте Байден.
Аның әйтүенчә, һуманитар йөк төялгән машиналар Рафах чик буе пунктын җомга көннән дә иртәрәк үтә алмаячак, чөнки машиналар үтә алсын өчен юлларга "ямау салырга" кирәк.
Газзәдә ярдәмне тарату белән БМО оешмалары шөгыльләнәчәк, дип искәртте Байден.
Элегрәк Кызыл Ярымайның Төньяк Синайдагы бүлекчәсе башлыгы Халид Заед Рафах пункты янында Мисыр яклап 200дән артык йөк машинасы тора диде. Аларга өч мең тонна һуманитар ярдәм төялгән.
Газзәгә тотык итеп алынганнарның туганнары - Израилдәге гаиләләр хакимиятләрнең Мисыр ашә һуманитар ярдәм - азык-төлек, су һәм дарулар уздырырга рөхсәт итүе белән канәгать түгел, дип яза Times of Israel. Алар фикеренчә, Хәмәс радикаль фәләстин төркеме тотыкларны җибәрми икән, Газзәгә һуманитар ярдәм килмәскә тиеш. Соңгы мәгүлүматларга күрә, Хәмәс 200ләп кешене тоткынлыкта тота.
- 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
- Израил саклану көчләре Газзә сызыгында яшәүчеләргә көньякка, Мисыр чигенә эвакуацияләнергә киңәш итте. Хәзерге вакытта анда кимендә 600 мең качак тупланган. Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмады һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итмәде.
- Шулай ук чик буе пункты ябык булу аркасында Газзәгә һуманитар ярдәм кәрваннары үтә алмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум