Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Һератта җир тетрәүдән кимендә 200 татар һәлак булган. "Кышка кергәндә 40 торак пунктта яшәүчеләрнең күбесе йортсыз калган, алар арасында күп санлы кардәшләребез, татарлар бар", ди Рөстәм Хәбибуллин. Ул әфган татарларын республиканың ташландык авылларына күчерү авылларны җанландырачак дигән фикердә.

Әфганстанның Һерат шәһәрендә булган җир тетрәүдән соң торыр җирләрен югалткан Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерерү тәкъдим ителә. Бу хакта "Татар-информ" белән әңгәмәсендә Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйткән.

"Һератта җир тетрәүләрдән кимендә 200 татар һәлак булды. Әлегә кадәр зыян күрүчеләрнең исәбе алып барыла. Кышка кергәндә 40 торак пунктта яшәүчеләрнең күбесе йортсыз калган, алар арасында күп санлы кардәшләребез, татарлар бар. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл районнары халкы зыян күргән", дигән ул.

Хәбибуллин Татарстан җитәкчелегенә Әфганстан татарлары гаиләләрен республика районнарының ташландык авылларына күчерүне тәкъдим итмәкче.

"Уңай яклары күп. Әфганстан татарлары бу җирләргә кабат тормыш бирәчәк. Алар сарык үстерүдә тәҗрибәле, һәм алар бездә хәзер югары дәрәҗәдә булмаган терлекчелекне торгызырга булышачак. Фермаларны сипләрләр һәм буш кырларны чәчәрләр", — дип әйткән ул.

Хәбибуллин сүзләренчә, күптән түгел Кыргызстан шундый програм уздырган. Әфганстанның меңләгән кыргызлары Кыргызстан авылларына күченгән һәм нәтиҗә уңай булган.

"Минемчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әфган татарларының газап һәм кайгысына игътибар итәр һәм Татарстанда шундый ук програмны яклар. Шуның белән Әфганстан татарларына да ярдәм күрсәтеләчәк һәм Татарстанда ташландык авылларны торгызуга да адым ясалачак", – дип белдергән Хәбибуллин.

Быел октябрь башында Әфганстанның көнбатышында, Һерат шәһәреннән 42 чакрым ераклыкта җир тетрәү булды. Алты авыл тоташ җимерелде. Хәрәбәләр астында йөзләгән кеше калган, дип хәбәр ителде. 6,3 балл дәрәҗәсендәге зилзилә булган. Бу Әфганстанда соңгы 20 елда иң зур җир тетрәве дип билгеләнә.

  • Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.
  • Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.
  • Әфганстанда Талибан хәрәкәте хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде. Әфганстан татарларының Татарстаннан ярдәм көтүе әйтелде.
  • Татарстан Әфганстандагы авыр хәлдә калган татар җәмгыятенә ярдәм итәчәген һәм аларга һуманитар ярдәм җибәрәчәген әйтте.
  • 2021 елда хәйрияче Рөстәм Хәбибуллин Әфган татарлары исәбен алырга тәкъдим итте. Моны Татарстаннан килгән һуманитар ярдәмне тапшыру белән бергә алып барырга тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG