Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаҗәеп ил Оз (Чудесная страна Оз) — Фрэнк Баум


Читаем вторую часть серии книг про страну Оз Фрэнка Баума на татарском! В этот раз – про приключения мальчика по имени Тип. К тексту прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Гаҗәеп ил – Оз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:15:17 0:00

Гилликиннар илендә Тип исемле малай яши иде.

Әти-әнисен ул хәтерләми һәм Момби исемле бер сихерче карчыкта тәрбияләнә иде.

Момби аны күп эшләтә иде. Малай бакчада эшләргә, йорт хайваннарын ашатырга тиеш иде.

Бер көнне, бакчада эшләгәндә, Тип күңел дә ачарга, Момбины да куркытырга уйлады. Иң зур кабакны сайлап, аңа күз-авыз ясады, таякка утыртты, киендерде һәм бакчага карачкы итеп куйды.

Кабакбашны ул Башсыз Джек дип атады.

Момби карчык карачкыдан башта бик курыкты. Аннан терелтергә уйлады һәм өстенә тылсымлы ком сипте. Әмма кабак башлы акылсыз карачкы Момбига ошамады. Шуңа ул аны мәрмәр һәйкәлгә әйләндерергә теләде. "Бакчаны бизәп торыр" диде.

Карчыкның бу теләген Тип ишетте. Ул яңа дустын кызганды һәм аның белән бергә усал карчыктан качарга уйлады. Киткәндә, малай Момбиның тылсымлы комын урлады һәм, аны иске бүрәнәгә сибеп, шулай бүрәнәне терелтте. Шулай малай, Башсыз Джек һәм бүрәнә-ат юлга чыктылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
хәтерләми – не помнит
сихерче карчыкта тәрбияләнә иде – воспитывался у старушки-колдуньи
бакчада эшләгәндә – когда работал в саду/огороде
күңел ачарга – развлечься
таякка утыртты – посадил на палку
киендерде – одел
карачкы – пугало
терелтергә уйлады – решила оживить
тылсымлы ком сипте – посыпала волшебный порошок
бизәп торыр – будет украшать
мәрмәр һәйкәлгә – в мрамрный памятник
кызганды – пожалел
урлады – украл
бүрәнәне терелтте – оживил бревно

***

– Без кая барабыз?

– Оз иленә, аннан Зөбәрҗәт Шәһәренә.

– Ул нинди шәһәр соң?

– Оз илендә үлән дә, агачлар да, йортлар да – барысы да шәмәхә,– дип аңлатты кызыксынучан дустына Тип.– Ә Зөбәрҗәт Шәһәрдә барнәрсә дә яшел. Ә күрше Көньяк Кводлинглар илендә – ал, ә Көнбатыш Мигуннар илендә – сары. Ул илдә Тимер Утынчы идарә итә.

– Ә-ә,– дип сузды башсыз Джек.– Ә кем ул Тимер Утынчы?

– Соң, Доротига Көнбатышның Усал Тылсымчысын җиңәргә ул булышкан бит инде. Шуңа рәхмәт итеп, Мигуннар аны үз идарәчеләре итеп билгеләгәннәр. Ә Карачкы Зөбәрҗәт Шәһәр8енең башлыгы. Ул да Доротига ярдәм иткән.

– Ә кыз кайда?

– Аңа Кводлингларның ягымлы җитәкчесе Глинда өйгә кайтырга ярдәм иткән...

Дуслар шулай сөйләшә-сөйләшә озак бардылар һәм киң юлга чыктылар. Юл чатында элмә тактада болай дип язылган иде:

"ИЗУМРУД ШӘҺӘРЕНӘ КАДӘР УНБИШ ЧАКРЫМ".

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Зөбәрҗәт Шәһәре – Изумрудный Город
үлән – растение
шәмәхә - фиолетовый
кызыксынучан – любопытный
ал – розовый
сары – жёлтый
сузды – протянул
Тимер Утынчы – Железный Дровосек
булышкан=ярдәм иткән
үз идарәчеләре итеп билгеләгәннәр – назначили своим руководителем
юл чатында элмә тактада – на вывеске в перекрёстке

***

Дуслар каршысына кечкенә таза кеше чыкты. Аның бар киеме, хәтта күзлеге дә яшел иде. Карачкы янына сөйләшергә, шәһәрдә яшәргә рөхсәт сорарга Башсыз Джек китте. Ике карачкы бер-берсен яхшырак аңлар, дип уйлады дуслар.

– Мин – Зөбәрҗәт Шәһәре Капкасының Сакчысы. Аның галиҗанәпләре Карачкы янына рәхим итегез,– диде кечкенә кеше һәм Башсыз Джекны сарайга чакырды.

Саламнан ясалган Карачкы башына алтын таҗ кигән иде.

Кабакбаш белән Карачкы аралашканда, Тип урамда көтеп йөрде.

Кинәт ул каршысында бер кызны күрде. Исемен Генерал Джинджер дип әйтте кыз.

– О-о! – гаҗәпсенде малай. – Син генералмы?

– Мин баш күтәрүчеләр Армиясен җитәклим,– дип, коры гына җавап бирде кыз.

– О-о! Ә мин сугыш барганын белмәдем дә,– тагын да күбрәк гаҗәпләнде Тип.

– Син моны белә алмас идең,– дип аңлатты Джинджер,– чөнки бу сугыш. Сугыш бара, әмма бу сер. Ничек сер һаман да билгеле булмагандыр – гаҗәп, чөнки Армия кызлардан гына тора.

Тип нигә кызлар Карачкыны куарга теләүләрен сорашты. Кыз менә нәрсәләр сөйләде.

Инде күп вакыт Зөбәрҗәт Шәһәрендә ир-ат идарә итә икән. Кызлар ир-атларның баш булуыннан туйганнар. Алар йорт эшләреннән азат булырга, ирләргә буйсынмаска телиләр икән. Моннан тыш, шәһәр кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Ә алар казнада эшсез ятуга караганда, беләзек һәм мәрҗәннәр ясар өчен файдалырак, дигән фикер бар.

– Әмма сугыш коточкыч!– дип туктатты кызның хикәясен Тип.– Күпләрегез үләргә мөмкин!

– Шулай инде!– дип көлеп куйды Джинджер.

Генерал Джинджер агач төбенә басты да Армиягә мөрәҗәгать итте.

– Дусларым, ватандашларым, кызлар!– диде ул.– Без Оз Иленең ирләренә каршы бөек күтәрелеш башлыйбыз! Без Карачкыны тәхеттән төшерәбез һәм шәһәрдә үзебез идарә итә башлыйбыз!

Шулвакыт музыка яңгырады һәм кызлар сарайга таба юл тоттылар.

Сакчы сугыш башлану мөминлеген башына да китерми иде.

– Хәерле иртә, матурларым! Сезне монда нәрсә китерде? – диде ул солдатларга.

Коралыңны куй! Без сарайны яуларга килдек! – дип кычкырды Джинджер.

Оз Иленең сугышчылары моңа әзер түгел иделәр. Гаскәр дошманга каршы чыгарга кыймады һәм тиз арада сарайны калдырды.

Шулай итеп Зөбәрҗәт Шәһәр, кан коймыйча, дошманга бирелде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бер-берсен – друг друга
Аның галиҗанәпләре – его величество
сарайга чакырды – пригласил в дворец
саламнан ясалган – сделанный из соломы
таҗ – корона
кинәт – вдруг
баш күтәрүчеләр – повстанцы
җитәклим – руковожу
белә алмас идең – не мог знать
сер – секрет
баш булуыннан туйганнар – устали от главенства
буйсынмаска – не подчиняться
коточкыч – ужасно
мөрәҗәгать итте – обратилась
ватандашларым – соотвечественники
бөек күтәрелеш – великое восстание
тәхеттән төшерәбез – свергнем с трона
башына да китерми – и подумать не мог
Коралыңны куй! – Сложи оружие!
яуларга – завоевать
гаскәр дошманга каршы чыгарга кыймады – войско не решилось выйти против врага
кан коймыйча, дошманга бирелде – сдался врагу, не пролив крови

***

Мондый хәлләр буласын күз алдына да китермәгән Карачкы дуслары белән бергә качарга булды.

– Иске дустым Тимер Утынчы белән күрешәчәкмен! Аның хәлләре минекеннән яхшырактыр дип өметләник.

Утынчы чыннан да Мигуннар шәһәрендә идарә итә икән.

Дуслар Утынчыга барысын да сөйләделәр. Ул дусты Карачкыга ярдәм итәргә ризалашты. Ләкин, Зөбәрҗәт Шәһәрне яулап алучыларга каршы барыр өчен, армия алмады.

– Нигә безгә армия! Без бит бишәү: Карачкы, Башсыз Джек, Тип, Ат һәм мин,– диде Тимер Утынчы.– Без аларны үзебез дә җиңәчәкбез!

***

Дуслар Тимер утынчы янына барганда, Зөбәрҗәт Шәһәрнең яңа башлыгы Джинджер усал сихерче Момбины ярдәмгә чакырган. Карчык дусларның юлында биек куе куаклар үстергән. Тип һәм аның иптәшләре бу юлдан һич тә уза алмадылар. Бәхеткә, күтәрелеш турында ягымлы тылсымчы Глинда белгән. Ул дуслар янына килде һәм юлны чистартты.

– Явызлыкны җиңәргә кирәк! Мин сезгә ярдәмгә үз гаскәремне бирәм,– диде ул. Дуслар хәзер шәһәргә бишәү генә түгел, ә зур гаскәр белән киттеләр.

Төнлә шәһәргә барып җиттеләр һәм аны әйләндереп алдылар.

Иртән Джинджер тәрәзәдән солдатларның ал төстәге чатырларын һәм Глинданың ак чатырын күрде.

– Безгә бирешергә кирәк,– диде кызларның берсе.

– Юк инде! – диде куркусыз Джинджер һәм бер кызны Глинда янына җибәрде.

– Патшабикәңә әйт: безгә Момбины бирсен,– диде Тылсымчы.– Шуннан без дошман булмабыз.

Момби Джинджерның баш киңәшчесе иде. Шулай да ул Момбины Глиндага тапшырырга булды. Башка чара тапмады.

– Биреп кенә кара – тәхетеңне югалтачаксың! – дип куркытты Джинджерны Момби карчык.

Момби Джелия Джемм исемле тәрҗемәче кызны чакырды. Нидер сихерләде һәм кызны нәкъ үзенә охшаган итте.

– Ә хәзер,– диде Момби,– бу кызны Глиндага тапшыр. Ул аны чын Момби дип уйлар һәм Көньяк Илгә кире китәр.

Момби сыман аксак Джелияны Глинда каршысына китерделәр. Әмма ул Момби чынмы, түгелме икәнен тикшерергә булды. Тип һәм Карачкы аңа төрле сораулар бирделәр. Момби җавап бирә алмады.

– Кем син? Курыкма, әйт,– диде Глинда ялган Момбига. Курыккан кыз аңа барысын да сөйләде.

Шулай Момбиның бу хәйләсе барып чыкмады. Ләкин ул яңасын уйлап тапты.

– Глиндага Момбины беркайда таба алмыйбыз, дип әйтегез,– диде карчык. – Теләсәләр, үзләре эзләсеннәр. Капканы ачыгыз.

Капканы ачтылар, һәм дуслар шәһәргә керде.

Момби яңа хәйлә уйлап тапты һәм ал гөлчәчәккә әверелде. Бик күп чәчәкләр арасында аны күрү авыр иде. Глинда һәм башкалар сәгатьләр буе аны эзләделәр, әмма тапмадылар.

Тик киткәндә, Тимер Утынчы бер куактан зур гөлчәчәкне өзде һәм тимер күкрәгенең кесәсенә утыртты. Шулай итеп, Момбины эзләү уңышлы да булды дияргә мөмкин, әмма бу уңыш турында беркем белми иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
өметләник – будем надеяться
ризалашты – согласился
биек куе куаклар үстергән – вырастила высокие густые кустарники
бәхеткә – к счастью
әйләндереп алдылар – окружили
чатыр – палатка
баш киңәшчесе – главный советник
нәкъ үзенә охшаган итте – была в точности похожа на себя
Момби сыман аксак – хромая, как Момби
гөлчәчәккә әверелде – превратилась в розу
сәгатьләр буе – часами

***

Момби Утынчының күкрәгендә үзен куркынычсыз хис итте. Ниһаять, ул Джинджердан да котылды, Глиндадан да кача ала иде.

Дуслар уңышсызлыктан күңелсез иделәр.

– Бәлки, Зөбәрҗәт Шәһәрне басып алырбыз? – дип тәкъдим итте Карачкы.

– Ләкин мин Джинджерга сугышмыйбыз, дип әйттем,– дип, тәкъдимне кире какты Глинда.

Шулвакыт аның күзе гөлчәчәккә төште. Аның зур кызыл таҗлары селкенәләр сыман тоелды аңа. Бераздан ул инде шикләнми иде.

– Барыгыз да үз урыннарыгызда калыгыз. Усал сихерче арабызда, чатырда. Аны тота алырмын, дип уйлыйм.

Бу сүзләр Момбины бик куркыттылар. Ул шулчак кырмыскага әверелде һәм берәр ярыкка кереп качарга теләде.

Глинда аны үтермәкче иде. Әмма сихерче карчык кабат үзгәрде. Хәзер ул грифон булып очып китте.

Глинда атка атланды да артыннан очты. Озак та үтмәде, грифонны тоттылар. Ул көчсез җиргә егылган иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ниһаять – наконец
тәкъдим итте - предложил
кире какты – отказалась
шикләнми – не сомневается
кырмыска – муравей
ярыкка кереп качарга – спрятаться в щели
үтер+мәкче иде – хотела убить
озак та үтмәде – скоро

***

Шуны әйтергә кирәк, Зөбәрҗәт Иленең элекке чын идарәчесе – Озма патшабикә күп еллар элек юкка чыккан иде. Аның югалуында Усал Тылсымчының һәм Момбиның катнашы бар, дигән сүзләр йөри иде. Глинда карчыктан шул турыда да белергә теләде.

– Син минем әсирем, – диде ул Момбига.– Әзрәк ял ит. Анннан мин сине үземә алып кайтырмын.

– Нәрсә кирәк сиңа миннән?

– Үзеңнең тылсымлы көчеңне начарлык кылырга кулланган булсаң, сине җәзалыйм. Зөбәрҗәт Шәһәренең Тылсымчысы өч тапкыр яныңа килгән. Әйт, нигә? Һәм Озма исемле кыз кая юкка чыккан?

– Сөйлә! Сөйләмәсәң, сине үтерүгә хөкем итәм. Ә булышсаң, тылсымлы эчемлекне эчертәм, һәм син сихереңне югалтачаксың.

– Әмма алай мин көчсез бер карчык булачакмын! – дип кычкырды Момби.

– Сайла. Йә сихер көчеңне югалтачаксың, йә үләчәксең.

Момби сөйләргә ризалашты.

Глинда тартмадан җепкә тагылган энҗене чыгарды һәм муенына элде.

– Димәк, беренче сорау,– диде Глинда,– Зөбәрҗәт Шәһәренең Усал Тылсымчысы яныңа нигә килгән иде?

– Ул печенье рецептын сорарга килде.

– Әйт, энҗем нинди төстә?

– Ул кара.

Димәк, син ялганлагансың! Энҗе ялганнан карала.

Момби Тылсымчыны алдау мәгънәсез икәнен аңлады һәм чын дөресен сөйләде.

– Тылсымчы миңа Озма исемле кечкенә кызны китерде һәм яшерергә кушты.

– Шулай уйлаган идем аны. Моның өчен нәрсә бирде?

– Ул мине һәр төр тылсымга өйрәтте. Ләкин барысы да чын тылсым булып чыкмады, алдады.

– Кызны нишләттең?

– Мин аны сихерләдем.

– Ничек?

– Аны... әверелдердем.

– Кемгә?

– Малайга.

– Малайга?! – дип бераваздан әйтте барысы. Һәммәсе дә Типка карады. Ул бит балачактан Момбида тәрбияләнгән.

– Әйе-әйе, Озма шул Тип инде ул.

– Мин? – дип кычкырды малай.– Нинди кыз булыйм мин?! Мин малай – Тип.

Глинда малайны тынычландырды һәм Момбидан ярдәм сорады. Момби соңгы тапкыр сихерен кулланды. Типтан сихерне алды һәм элекке халәтенә кайтарды. Дуслар каршысында хәзер бик гүзәл кыз басып тора иде.

– Киләчәктә дә миңа яхшы мөнәсәбәттә булырсыз, дип өметләнәм. Мин бит һаман да шул ук Тип исемле малай, – диде ул.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
юкка чыккан – пропал(а)
катнашы бар – связана с
әсирем – пленный
начарлык кылырга кулланган булсаң – если использовала для соверешния плохого
җәзалыйм – накажу
хөкем итәм – приговорю
тартмадан җепкә тагылган энҗене чыгарды һәм муенына элде – взяла из шкатулки привязанный к нитке жемчуг и повесила на шею
Димәк, син ялганлагансың! – Значит, ты обманула!
бераваздан – в один голос
һәммәсе – каждый
элекке халәтенә кайтарды – вернула в прежнее состояние
яхшы мөнәсәбәттә – в хорошем отношении

***

Джинджерга да бу гаҗәеп хәбәрләр килеп җиткән.

– Уйлап кара,– дип елаган ул,– мин патшабикә булдым, ә хәзер кире өйгә кайтырга кирәк! Мин беркайчан да моңа риза булмаячакмын.

Солдатлары Джинджерны бирешмәскә өндәделәр. Ул Глинда һәм Озмага усал хат җибәрде. Нәтиҗәдә сугыш башланды. Инде икенче иртәдә Глинданың гаскәре Зөбәрҗәт Шәһәргә юл тотты.

Глинданың солдатлары Джинджерны әсирлеккә алдылар. Моны белгән солдатлар коралларын тапшырдылар. Сугыш беренче көндә үк тәмам булды. Ә тәхеткә чын патшибикә – Озма утырды.

Беренче чиратта Озма барлык зөбәрҗәт һәм башка кыйммәтле ташларны кайтаруны сорады. Аларны Джинджерның солдатлары урлаган иде.

Сугышчы кызларны өйләренә җибәрделәр. Джинджер да үзен яхшы тотарга сүз бирде һәм иреккә җибәрелде.

Кабакбашлы Джек соңгы көненә кадәр Озманың сараенда яшәде.

Зөбәрҗәт Шәһәрендә тынычлык урнашты. Тимер Утынчы да Мигуннар Патшалыгына кайтарга булды.

Когда солдаты Глинды разошлись по домам и в Изумрудном Городе воцарились мир и спокойствие, Железный Дровосек заявил, что намерен вернуться в Королевство Мигунов. Карачкы да аның белән бергә барырга теләде.

– Мин дустым белән барам. Без беркайчан да аерылмаска булдык,– диде Карачкы.

– Карачкыны мин байлыкларны саклаучы итеп билгеләдем,– дип аңлатты Тимер Утынчы. – Акча белән тутырылган сакчы яхшы булыр, дип уйлыйм. Син нәрсә әйтерсең?

– Бик яхшы фикер,– диде Озма. – Безнең Карачкыдан да байрак кеше юктыр.

– Дөрес, – дип ризалашты Карачкы, – шулай да башлы булу акчалы булудан яхшырактыр ул. Акыл – иң зур байлык. Акылдан башка акчадан файда юк. Ә башың эшләсә, акчасыз да рәхәт яшәп була.

– Әмма шуны да аңларга кирәк, – дип өстәде Тимер Утынчы,– миһербанлы йөрәкне бернинди акыл да алмаштыра алмый, аны бернинди акчага да алып булмый. Дөньяда иң бай кеше миндер ул.

– Сез икегез дә байлар, дусларым, – диде ягымлы тавыш белән Озма. – Сезнең байлыгыгыз үзегездә. Моны бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
беркайчан да моңа риза булмаячакмын – никогда на это не соглашусь
бирешмәскә өндәделәр – призвали не сдаваться
әсирлеккә алдылар – взялм в плен
беренче чиратта – в первую очередь
иреккә җибәрелде – выпущена на свободу
Акылдан башка акчадан файда юк. – Без ума от денег пользы нет.
чагыштырып булмый – нельзя сравнить

***

Как вам сказка на татарском языке, понравилась? Напишите в наших социальных сетях!

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Гаҗәеп ил Оз

Тест: Гаҗәеп ил Оз

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG