Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активистлары мари телендә "акыллы динамик" ясауга керешкән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Проектка "iВика" дигән исем бирелгән, ул марилардагы хатын-кыз исеме - Айвика белән аваздаш. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә яшәүче 274 мең кеше туган теле дип мари телен атаган.

Мари тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Андрей Чемышев җитәкчелегендә тел активистлары такымы "акыллы динамик" (урысча – колонка) проектын башкара. Аңа "iВика" дигән исем бирелгән, ул марилардагы хатын-кыз исеме - Айвика белән аваздаш.

Хәзерге вакытта тавыш белән идарә ителә торган "акыллы динамик"ларны күпчелек технология ширкәтләре җитештерә. Мәсәлән "Яндекс", Google һәм Apple. Әмма алар урыс һәм инглиз теле кебек киң кулланыштагы телләрдә генә эшли.

"iВика"-ның үзенчәлеге шунда - ул мари телен аңлаячак. Калган аналоглары кебек үк, аннан интернеттагы мәгълүматны табып укып бирүен, җыр кушып куюын, әкият сөйләвен һәм башкаларны сорарга мөмкин булачак.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә яшәүче 274 мең кеше туган теле дип мари телен атаган. 2002 елда андыйлар саны ике тапкыр күбрәк булган - 488 мең кеше. Белгечләр мари телен белүчеләрнең кимүен мариларның урыслашуы һәм ассимиляция белән, милли телнең социаль абруе түбән булуы һәм аның мәгариф системында җитәрлек булмавы белән аңлата.

  • Быел мартта Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафинның "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы динамик уйлап табуы хәбәр ителде. Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша диелде.
  • Башкортстанда 2024 елда шундый 250 җайланма җыярга ниятләнә, алар белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшырылачак.
  • Мондый кызыксыну татарларда да бар. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда татар мәктәпләре һәм татар сыйныфларына татар телендә эшләнгән IT програмнар юк, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, татар телендә белем алучы балалар урыс телле програмнар кулланырга мәҗбүр.
  • Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифралаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG