Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тарихчыларына Уфадагы конференциягә килергә рөхсәт итмәгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан тарихчыларына конференциядә катнашырга рөхсәт бирмәүләре турында ахырга кадәр әйтми килгәннәр. "Бу хәл Уфада җитди фәнни бәхәсләргә әзер булмаулары турында фикер уята", дип саный алар.

21-22 ноябрьдә Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" (III Мәҗитов укулары) дигән халыкара конференция узарга тиеш. Бу чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре дә катнашырга теләп гариза җибәргән.

Нәтиҗәдә дүрт хезмәткәргә дә - Искәндәр Измайловка, Илнур Миргалиевка, Радик Исхаковка һәм Әнвәр Әксановка бернинди аңлатмасыз катнашуны рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хәбәр итә.

"Башкортстанда бу конференция зур идеологик вакыйга итеп карала, анда республиканың Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк. Шуңа татар тарихчыларының Көньяк Урал тарихына альтернатив карашлары башкорт түрәләре һәм политтехнологлары дөньясының идиллиясен бозарга мөмкин", дип искәртелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта Казан тарихчыларына конференциядә катнашырга рөхсәт бирмәүләре турында ахырга кадәр әйтми килгәннәр. "Бу хәл Уфада җитди фәнни бәхәсләргә әзер булмаулары турында фикер уята", дип фикер белдергән алар.

  • Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
  • 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырылды.
  • Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
  • 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG