Район газетларының сугыш турында нәрсә язуын өйрәнгәндә, темаларның кабатлануына игътибар иттек һәм аларны берничә блокка бүлдек.
1. Контракт төзеп сугышка китәргә өндәү
Килешү нигезендә хезмәткә чакыручы игълан район газетларының беренче битендә үк, өчтән бер өлешенә урнаштырыла. Аннан тыш, газетның арткы яки урта битләренә дә игъланнар куелырга мөмкин. Әлбәттә, алар татарчага тәрҗемә ителгән һәм "Ил безгә ышана", "Безнең артта ил" һәм башка шуның ише өндәмәләр белән бирелә.
Шулай ук районның хәрби бүлекчә җитәкчеләре, контракт белән хезмәт итүчеләр, шундый хезмәткә җыючылар белән әңгәмәләр дә басыла. Алар акча белән кызыктыруга яки "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.
Мисалга, Баулы районының "Хезмәткә дан" газетында "Контракт буенча хезмәт: сорауларга җавап" (1 сентябрь) мәкаләсе тулы бер битне алып тора. Анда Казан контракт хезмәтенә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков белән әңгәмә басылган, түләүләрнең нинди зур булуы, социаль гарантияләр, акчаның вакытында түләнүенә басым ясалган. Яралансаң, белешмәне иртән үк җибәрәсең дә, шул ук көнне кичке дүрт тулганчы акчасы да күчә, имеш.
Балтач районының "Хезмәт" газетында "Васил Вәлиев: "Куркырга кирәкми, гадәти эшләр" (22 сентябрь) дигән мәкаләдә көзге хәрби чакырылыш турында языла, әмма шунда ук контракт буенча хезмәткә дә чакыру бар. Балтачның хәрби бүлекчә җитәкчесе Васил Вәлиев армиягә бармаучыларга да повестка килү мөмкинлеген, әмма моның хәрби операция белән бәйле булмавын аңлата.
"Бүген дә чакырулар нигезендә кешеләрне дәшәбез, алар килеп язмача күрсәтмә алып китә, бу да хәрби операциягә җибәрү дигән сүз түгел. Ноябрь аенда резервта торучы гражданнарны хәрби җыенга җыю булачак", - ди ул.
Шунда ук килешү төзеп, Украинага китү мөмкинлеге барлыгын да искә төшерә һәм "чын ирлек" белән манипуляцияли башлый.
"Кемнәр чын ирләргә хас сыйфатларга ия, кемнәр үзен ныклык ягыннан сынап карарга тели һәм үзенең матди хәлен яхшыртырга уйлый, рәхим итеп, контракт төзеп, хәрби эшкә алына ала", ди Васил Вәлиев.
2. Һуманитар ярдәм туплау турындагы мәкаләләр
Бу төркемгә керүче язмалар һәр район газетында аеруча зур урынны били. Биредә һуманитар ярдәм җыю пунктлары, хәйрия акцияләре, төрле мәдәни чаралар турында языла. Мәдәният йортларында моңарчы бушлай булган үзэшчәннәр концертлары да хәзер сугышка акча җыю эшенә җәлеп ителгән. Үрнәк шәхесләр буларак, бу эш белән шөгыльләнүче аерым кешеләр турында языла, аларга район башлыклары медальләр тага, "тыл геройлары" буларак аларны данлыйлар. Сугышка ярдәм күрсәтергә өндәү хәтта агрессив төстә башкарыла.
Еш кына, мондый мәкаләләр алгы биткә зур фоторәсем белән анонс буларак бирелә. Мәсәлән, Мамадыш районы "Нократ" газетында "Мамадыш гуманитар ярдәме юлга чыкты" (29 сентябрь) мәкаләсе беренче битнең яртысын алып торган фоторәсем-анонс белән басылган, мәкалә өченче биттә дә дәвам итә. Мамадыш бу юлы 20 тонна йөк туплаган һәм ул 28 рейс булган.
"Нократ"та басылган "Үзем генә бу уңышка ирешә алмас идем" (1 сентябрь) мәкаләсе – шәхси эшмәкәр "Гвардия" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин белән әңгәмә. Аңа, сугышка һуманитар ярдәм җыюы өчен, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины исеме бирелгән. Бу әңгәмәдә ул кибетләргә куелган хәйрия тартмалары, сугышка алты тапкыр барып кайтуы турында сөйли. "Безне күргәч егетләрнең кәефләре дә яхшыра: "Җиңү белән кайтабыз!" диләр", ди Гыйззәтуллин.
Һуманитар ярдәм җыюы өчен бүләкләнгәннәр турында "Менделеевск яңалыклары"нда да күрәбез. "Бергәләп тынычлык өчен" (15 сентябрь) язмасында "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" хәйрия концерт-акциясе турында языла. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "акча средстволары җыю өчен" (газетта шулай язылган - ред.) хәйрия тартмалары урнаштырылган, менделеевлылар бергә маскировка челтәре үргән, күңелне кузгатырлык рәсемнәр ясаган һәм сугышчыларга хатлар язган. Биредә 2014 елдан бирле Донецки гражданнарына һәм хәрбиләргә һуманитар ярдәм җыюда актив эшләүче Рамил Дәүләтшин белән Данияр Кәбировны бүләкләүләре турында да әйтелә.
"Чистай хәбәрләре" газетындагы "Чистайлылар үзләренекен ташламый" (8 сентябрь) мәкаләсендә һуманитар ярдәм эшенә катнашучыларның аз булуы турында телгә алына. "Ни кызганыч, хәрбиләргә ярдәмдә чистайлылар активлыгы сөендерми. Актив катнашучылар саны 200дән артмый", дип сөйли Чулпан Сөләйманова. Мебель фабрикасында урнашкан 6нчы территориаль җәмәгать шурасында Сөләйманова җитәкчелегендә эшләүче хатын-кызлар 11 ай буе сугыштагы хәрбиләргә булышу өчен, маскхалатлар тегәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре, мичләр ясыйлар. Көз якынлашу сәбәпле флистан толстовкалар һәм тактик носилкалар әзерли башлаганнар. Матрас, мендәрләр ясый башлаганнар. Күпләп сату бәясеннән тактик аяк киемнәре бирүче эре сәүдәгәр дә тапканнар. "Без – тыл! Без булышырга тиеш!" дип башкаларны да катнашырга өндиләр.
"Бөгелмә авазы"нда басылган "Гуманитар ярдәм" (15 сентябрь) мәкаләсендә кайсы оешманың күпме ярдәм күрсәтүе саналган һәм башкаларны да маскировка челтәре үрүгә, һуманитар ярдәм җыюга кушылырга чакырганнар. Бөгелмәдә ярдәм кабул итү пунктлары адреслары бирелгән.
Бу эштә катнашучы гади авыл кешеләренең, пенсионерларның фидакарьлегенә багышланган "тәрбияви үрнәк" мәкаләләрен уку аеруча рухландыра.
Азнакай районының "Маяк" газетындагы "102 яшьлек ветеран да изге эштән читтә калмады" (8 сентябрь) дигән язмада Икенче дөнья сугышы ветераны Гайнулла Әюмовның бер айлык пенсиясен сугыштагы "егетләргә атап хәйрия кылуы" турында язылган.
Баулы районының "Хезмәткә дан" газеты "Пенсионер хәрбиләргә ярдәм итә" (29 сентябрь) мәкаләсендә пенсионер Валентина Тенибаеваның сугышчылар өчен күп итеп йон оекбашлар бәйләп әзерләве турында яза. Узган ел ул аларга алма да киптереп салган. Госпитальләрдә дәваланучыларга әдәби китаплар да җибәргән.
"Кайбыч таңнары" газетындагы "Мәлкидән ирле-хатынлы Таракановлар махсус операция зонасына икенче машиналарын илтеп кайтты" (29 сентябрь) мәкаләсендә барысы да исемендә үк язылган. Уллары сугышта, әмма азык-төлек алу өчен якындагы бистәгә 100 чакрым чамасы барырга кирәк. Шуның өчен инде икенче машинаны алып фронтка җибәрәләр.
"Белеп торам: барысының да йөрәге тынычлык дип тибә. Контрактны да шул максатта төзегәннәр бит", ди Хәлимә Тараканова шундагы содатлар турында сөйләп. "Андагы ирләрнең яланаяк йөрүен күргәч, түзмәдем, улыма дип алып барган носкиларны, җиткән кадәр аларга тараттым", дип сөйләгән ул.
Күп район газетларында, һуманитар ярдәм өмәләре турында языла. Маскировка ятьмәләре үрергә чакырумы ул, мәдәният йортларына авыл хатыннарының җыелып, токмач басумы – район журналистлары шунда чакыра.
"Нократ" газеты "300 йомырка авылны берләштергән" мәкаләсендә (22 сентябрь) Түбән Сөн авылы хатын-кызларының мәдәният йортында ике көнлек өмә ясавы турында яза.
"Сарман" газеты "Хәрбиләргә – татар доширагы" дигән мәкалә (29 сентябрь) бастырган. Карашай Саклау авылында яшәүче хатыннар да 100 йомыркага токмач басканнар. Бу ханымнар сугышның озак дәвам итәсенә ышана булса кирәк, ноябрьдә хәрбиләргә тозланган, кайнаткан ризыклар җыеп җибәрергә, Яңа ел белән Раштуага чәк-чәк пешерергә ниятләп планлап куйганнар.
Бу токмач басып сугышка озату акциясе гаять киң колачлы: ул хакта Азнакай, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Буа, Әтнә һәм башка район газетларында да мәкаләләр очрый.
3. Сугыштан ялга кайтучыларның район башлыгы белән очрашулары
Бу да һәр район газетында очраучы күренеш: район башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашып сөйләшеп утыра һәм моны зурлап язалар. Кайбер районнарда аларга чәй өстәле дә әзерләнә, бүләкләр дә бирелә. Гадәттә, район газетлары күмәк фотоларны бастырганда егетләрнең йөзләрен сөртеп куя, фамилияләрен яшерә. Ара-тирә генә сурәтләре бозылмаган очраклар бар. Мәсәлән, "Нократ" газетында басылган "Ике тәүлек рәттән йокы күрмәдек" мәкаләсендә (8 сентябрь) район башлыгы Анатолий Ивановның ялга кайткан егетләр Рамаз һәм Максим белән очрашуы турында язылган. Максимның фотосы да бар, йөзе яшерелмәгән.
Кайбер районнарда бу очрашулар район башлыгының даими эшенә, газетның даими сәхифәсенә әйләнгән. Мәсәлән, Азнакай районында бу аеруча актив эшләнә. Очрашуларга еш кына депутатлар, җирле оешма җитәкчеләре дә җәлеп ителә.
Тукай районының "Якты юл" газетында басылган "Район башлыгы кабул итте" дигән мәкаләдә җитәкче Фаил Камаевның 8 ир-атны кабул итүе турында язылган, хәрбиләрнең исемнәре Децл, Череп, Охотник кебек кушаматларга алыштырылган, фотоларда сурәтләре сөртелгән.
Биредә район башлыгы Фаил Камаевның очрашуда әйткән сүзләре игътибарга лаек:
"Кышка әзерләнүне тәэмин итү буенча сораулар бар. Кайберәүләргә утын кирәк, әлегә бөтен җирдә дә газлаштыру юк. Йорт газлы булса да, мунчага ягарга утын булсын... Без бу мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз, Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз", ди Тукай районы башлыгы Камаев.
4. Сугышка китүчеләрнең якыннарын олылау, аларга ярдәм итү турындагы мәкаләләр
Район газетларында 2023 елның 1 июненнән Русия җирлегендә эшли башлаган "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды һәм аның филиаллары турында да языла. Ул филиал җитәкчесе белән әңгәмәләр урнаштырыла.
Мәсәлән, "Бөгелмә авазы"ндагы "Ярдәм янәшә" мәкаләсендә (29 сентябрь) әлеге фондның Бөгелмә филиалы хезмәткәрләре Сергей Аношин, Наилә Батталова, Рамил Шәйхетдинов белән әңгәмә басылган. Бер сугышчының әнисенә сәламәтләнүдә ярдәм итүләре, ә фронтта катнашучыларга сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алу, юридик ярдәм күрсәтү, медицина реабилитациясе алу, көнкүрше проблемаларын хәл итү турында язылган.
Ул фонд кына түгел, башкалары турында да язалар. Мисалга, "Саба таңнары" газетындагы "Игелекнең чиге юк" мәкаләсендә (20 сентябрь) "Изге эш" фондының да сугышта катнашучыларның якыннарына хәйри акцияләре оештыруы язылган. Фондны дәүләт хезмәте ветераны Фидаил Шиһапов инициативасы белән быел булдырганнар икән. Фонд республика күләмендә төрле районнарда мәдәни хәйрия акцияләре уздыра. Бу акция кысаларында, сугышка китүчеләрнең якыннарына Иске Татар бистәсенә экскурсия, кафеда кичке аш оештырылган, Камал театрында спектакльләр күрсәтелгән.
"Тәтеш таңнары" да "Игелек" акциясе турында яза. "МХОда катнашучыларның гаиләләре бүләкләр алган" дип аталучы мәкаләдә сугышта катнашучыларның якыннары Питомникта җыелышуы, анда һәлак булган Николай Волковның гаиләсе дә булуы турында язылган.
5. Сугыштан ялга кайтучылар яки яраланып кайтучылар белән әңгәмәләр
Район газетларында бу сәхифә сирәгрәк очрый һәм быелның җәендә генә кереп киткән яңалык булуы күренә. 95 процент очракта сугышчыларның исемнәре тулаем язылмый, фотосурәтләре шулай ук бозылган, исем-фамилиясе тулаем язылып фотосурәте дә басылган очраклар бик аз.
"Минзәлә" газетында басылган "Баштан кичкәннәр төшкә кереп йөдәтә" (11 август) мәкаләсендә сул аягының тездән түбән өлешен югалтып кайткан Денис турында язылган. Фамилиясе юк, фотосурәте бозылган. Ул Коноваловка авылыннан, бүген районда комиссариатта баш белгеч булып эшли, сугышка яңадан китәргә тели, әмма аягы булмауга уфтана. "Берсүзсез, җиңү безнең якта булачак", ди "горур герой". Денис әңгәмәдә минага басып ике аягын да югалткан хезмәттәше турында да сөйли. Ул узган елның ноябрендә яраланганнан соң, күпсанлы госпитальләрне урап быел 6 июньдә өенә кайткан. Кайтып җитәргә 4 сәгать кала әнисе белән телефоннан сөйләшкән, 2 сәгатьтән әнисе вафат булган.
Минзәлә районының Воровский бистәсендә яшәүче Руслан да аягына кыйпылчык тиеп, сөяге чәрдәкләнеп, быелның июлендә кайткан, бик сызлана икән. Ул хакта да язганнар.
Баулы газетында узган елның 28 сентябрендә мобилизация белән китеп, ялга кайткан хәрби белән әңгәмә бар. "Баулы сугышчысы: "Бирешергә ярамый!" (8 сентябрь) мәкаләсендә аның "Баулы" кушаматы гына әйтелә, фотоларында йөзе яшерелгән. Үзе сугышта вакытта өченче баласы туган. Аны өч ай узгач кына кулына алган. "Дөресен әйтәм, кире китәсем килми", ди хәрби.
"Тәтеш таңнары" газетының "Комиссариатка үзе шалтыраткан" мәкаләсендә (15 сентябрь) сугышта катнашучы Рамил Хисамов турында язылган. Фотосы да бар. Мобилизация игълан ителгәч, ул үзе Самардагы эшеннән район комиссариатына шалтыраткан. Исемлектә үзенең бармы-юкмы икәнен белергә теләгән дә, исемлеккә эләккән. "Шушы вакыт эчендә күп нәрсәләрне аңладым. Барыннан да бигрәк тирә-юнемдә кемнең кем икәне ачыкланды. Әлбәттә инде, өйгә Җиңү белән кайту теләге гаять зур", ди Рамил Хисамов журналистка.
Шул ук "Тәтеш таңнары"нда "Радиосөйләшүләрне туган телдә алып баралар" (25 август) мәкаләсендә Дмитрий Волков исемле чуаш егете тәтешлеләр белән үзара радиосөйләшүләрне дошман аңламасын өчен йә татарча, йә чуашча алып баруын сөйли. Фотода йөзе дә бар. Херсон юнәлешендә алгы сызыкта булуын әйтелә.
Гомумән, "Тәтеш таңнары" газетын гына укысаң, илдә сугыш хәле игълан ителгән дип уйларга була һәм бу басма "Барысы да фронт өчен!" шигаре астында армый-талмый хезмәт итә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
6. Һәлак булучыларның ата-анасы яки якыннары белән әңгәмәләр
Быелның августында "Тәтеш Таңнары"нда "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән яңа сәхифә эшли башлаган. Биредә сугышта һәлак булучылар турында аларның якыннары сөйләячәк. Шул санда ук 2022 елның августында җирләнгән Юрий Щетников турында мәкалә дә бар - "Ул хәзер капканы ачар да килеп керер кебек тоела" дип атала. Щетников үлгәннән соң, декабрьдә аның кызы Вероника туган.
Шул ук газетның 22 сентябрь санында "Әни, мине көт, танкист булып кайтачакмын!" дигән мәкаләдә Альберт Сатдыйков турында язылган. Мәктәптән соң көллиятне тәмамлауга армиягә алынган, шуннан Украинага җибәрелгән. Узган елның 8 октябрендә соңгы тапкыр элемтәгә чыккан, 21 яшендә һәлак булган.
7. Үлүчеләр турындагы хәбәрләр дә күренә
Район газетларында һәлак булган егетләр турында кыскача игълан язмалары да очрый. Исегезгә төшерәбез: Русия Саклану министрлыгы үлүчеләрнең дә, яраланучыларның да санын әйтми. Матбугатта да аларның сирәк очраклары гына күренә.
Мисалга, Азнакайның "Маяк" газетында "Батырлыктан торган кыска гомер" (25 август) исемле хәбәрдә Николай Петрушин үлеме турында язылган. Актүбәдән һәлак булган Богдан Лесников белән Николай Петрушин исемен мәңгеләштерү өчен мемориаль такта куелуы хәбәр ителә.
"Сарман" газеты "Ул кешелекле иде" язмасында 19 сентябрьдә Оскар Галимҗанов белән хушлашулары турында яза.
8. Патриотизмга юнәлдерелгән мәкаләләр
Район газетларының тәрбияви функциясе бүген тулаем патриотизмга корылган. Гади генә хәбәрләрдән башлап, әңгәмәләр, мәдәни яки мәктәптәге чаралар турында язганда да, һичшиксез, ватанпарвәрлек алгы планга чыгарыла.
"Нократ" газетындагы "Махсус хәрби операция дәреслектә" (15 сентябрь) дигән хәбәрдә 10-11нче сыйныфларга кайткан Гомуми тарих һәм Русия тарихы дәреслеге турында сөйләнә. Курсның төп бурычы – укучыларда гражданлык үзаңы һәм ватанпарвәрлек тәрбияләү, дип әйтелә.
"Андагы соңгы бүлек махсус хәрби операция турында сөйли. 10нчы класс дәреслеге тышында – Кызыл мәйдандагы парад, ә 11нче сыйныфлар дәреслегендә – Кырым күпере. 11нче сыйныфлар өчен районга 107 дәреслек кайткан, бу чыгарылыш укучыларына җитәрлек, ә 10нчы сыйныфка кайтып җитәсе бар әле, ди район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Сафина.
"Донбасс балаларына китаплар" хәбәрендә сентябрьнең беренче ун көнлегендә Татарстанда игълан ителгән "Дустыма китап" акциясе утрында язылган. Районда йөздән артык китап тупланган.
"Биектау хәбәрләре" газеты "Рәсим Баксиков: Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт" дигән мәкаләдә (27 сентябрь) "Алёша" танкында украин хәрбиләрен күпләп үтергән өчен Русия герое исеме алган Рәсим Басиков белән очрашу турында зурлап язган.
Азнакай районы "Маяк" газеты 15 сентябрь санында "Солдатка хат" акциясендә район укучыларының актив катнашуы турында яза. Сугыш башланганнан бирле, яшь азнакайлылар фронтка 3 меңнән артык изге теләкләре, рәхмәт хисләре язылган хатлар җибәргән. Бу эшне "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рузилә Зарипова башлап йөргән.
"Тәтеш Таңнары" газеты "Мәктәпкә Россия герое исеме бирелде" мәкаләсендә район үзәгендәге 2нче мәктәпкә хәрби Андрей Соколовский исеме бирелүе турында язган. Ул Таҗикстанда, Сириядә дә хәрби бурычларын үтәгән, Украина җирендә һәлак булган.
"Чистай хәбәрләре" газеты "Русия геройлары безнең йөрәкләрдә калачак" (15 сентябрь) дигән мәкаләдә "МХО зонасында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган сугышчыларга ачылган һәйкәл" турында язылган. Һәйкәл кап-кара төстә, ике плитәдән тора. Аларның уртасында уелып ясалган йодыз бар. Сул яктагы плитәдә ак төс белән солдат сурәтләнгән аның кулында шлем һәм винтовка, янәшәдә "Батырлык өчен" медале уң якта "Без үз бурычыбызны үтәдек" дигән язу.
9. Укучыларның шул темага язган хатлары
Мәктәп укучыларына "Сугышка хат" акциясе уздырып, хатлар язарга мәҗбүр итсәләр, өлкәнрәкләр андый хатларны район газетына яза.
Мисалга "Ютазы таңы"нда басылган "Миңа кагылмый әле" (8 сентябрь) дип аталучы Сәлия Гарифуллина язмасын алырга мөмкин. Ул сугыш турында фикерен белдереп, ил эчендәге халыкның өч лагерьга бүленүе турында әйтә. Аның фикеренчә, "күпчелек, әлбәттә, ил иминлеге сафында торучы егетләргә булышырга тырыша".
"Икенчеләре, нигә кешедән җыярга, армия дәүләт карамагында бит, анда акча өчен язылып китәләр, безнең ни кысылыш бар, диючеләр. "Сөйләмәгез дә, әйтмәгез дә, ул хакта ишетәсем дә килми. Исән чакта дөбердәтеп яшәп калырга кирәк!" диючеләр – өченчеләр", дип яза Гарифуллина. "Йортым читтә – ишегем чыпта", дип яшәүчеләрне кисәтә автор. "Иң читтәге йортка, гадәттә, тәүгеләрдән ут төртәләр", ди ул. Сугышка ярдәм итүчеләргә начар сүз әйтмәскә, аларның күңелләрен төшермәскә чакыра.
Район газетларының уртасына салынган махсус кушымта "Атна вакыйгалары"нда да сугыш белән бәйле мәкаләләр басыла.
"Җиңү безнең якта булачак!" (22-28 сентябрь) мәкаләсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт шурасына еллык юлламасы турында булса да, төп тема буларак сугыш күтәрелә. "Без шуны исбатладык – безне җиңеп булмый!" ди ул. Һуманитар ярдәм күләме дә 4 мең тоннадан артып киткән булуы әйтелә. Алардан тыш, Татарстанда оештырылган хәрби батальоннар да техника һәм кирәк-ярак белән Татарстан хисабына тәэмин ителүе искә алына.
Белгеч фикере
Братиславадагы Коменский исемендәге университетның журналистика профессоры Андрей Рихтер әйтүенчә, пропаганда кешенең карашын үзгәртүне яки ныгытуны үзенә максат итеп куя, моның өчен кешенең мантыйгына, аңына һәм хис-кичерешләренә йогынты ясардай чараларны куллана. Рихтер моның кайбер чараларын да аерып күрсәтә.
— Кешеләрне ниндидер идеягә ышандыру өчен кулланылучы киңкүләм мәгълүм берничә алым бар. Мәсәлән, мәгънәне күчерү алымы. Халыкка билгеле һәм тарихтан таныш бер әйберне алып, аны бүгенге объектка күчерәсез. Мәсәлән, фашист термины. Фашизм турында сөйләгәндә, халык сезне аңлый, аның ниндидер хис-кичерешләре туа һәм азактан сез: "Фәлән кешеләр фашизм белән шөгыльләнгән" диясез дә, экстремистлык карашларын хуплаган яки бөтенләй бу өлкәгә катнашы булмаган кешеләргә төртеп күрсәтәсез. Инглизчә бу "name calling" ысулына да охшаган, ягъни моны үчекләү дип атарга булыр иде. Чынлап та, бу ниндидер кешеләрне, гамәлләрне, күренешләрне күпчелек халык фикеренә сеңгән ниндидер начар исем белән атап үчекләү булып чыга. Шул рәвешле сез бер төркем кешеләрнең хисләренә басым ясап, икенчеләре турында начар уйларга этәрәсез. Шулай ук, "болай уйлау яхшы, чөнки бар кеше шулай уйлый, ә башкача уйлау начар" дигәнгә күндерәсез. Үзгә фикерле кеше мөртәт булып чыга.
Хис-кичерешләр турында сөйләгәндә, монда заманча мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Ачык төсләрдәге сурәтләр, кызыклы хикәяләрдән соң сез элекке уйларыгызның дөреслегенә шикләнә башлыйсыз. Әлбәттә, бу бер тапкыр гына эшләнә торган кампания түгел, бу чылбырлы рәвештә, даими башкарылучы процесс. Минемчә, күп очракта халык пропагандага ризалашырга әзер һәм аңа шат, чөнки ул ниндидер кыйммәтләрдә шикләнми, ә әзер мәгълүматны чынлап та яңа мораль, яңача аңлатма дип кабул итә. Бу хисләр һәм яңача аңлау даими рәвештә тыныч кына башкарыла һәм сез аның манипуляция булуы турында да уйламыйсыз, — дип сөйли журналистика профессоры.
Белгеч соңгы 15 елда Русиядәге пропаганданың юнәлеше дошманнар эзләү булуы һәм аңа күп көч һәм финанслар тотылуы турында сөйли.
— Русиядә 15 ел элек пәйда булган пропаганда бөек Русия яки урысларның уникаль юлы турында түгел, ә бар кыенлыкларда эчке һәм тышкы дошманнар гаепле дигән пропаганда. Башка фикердә булган һәм башкача сөйләгән кешеләр үзләре шулай уйлаганга алай сөйләшми, ә алар аны акча түләгәнгә генә шулай сөйли, алар безнең дошманнарның ялчылары дигән пропаганда. Бу — бик нәтиҗәле риторика. Коммунистик пропаганда "барысы да безнең дуслар, бары тик көнбатыш элита гына начар" дисә, хәзер "барысы да – дошман, бары тик безнең элита, кремль элитасы гына дуслар" диелә. Моңа массакүләм матбугат чараларына монополия дә өстәлде. Элек "Новая газета", "Эхо Москвы" кебек чыганакларны "алар дошман, әмма без демократик ил булганга эшләргә рөхсәт итәбез" дисәләр, узган ел инде "алар дошман һәм без аларны түзеп тормаячакбыз" дигән риторика китте. Шул рәвешле Русиядә дөреслеккә дә монополия урнашты, — дип сөйли Рихтер.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум