Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Украинадагы сугышка бәйле хәлләр турында язуын дәвам итә. Татарстан егетләренең Русиянең Украинага каршы сугышында катнашырга мәҗбүр ителүе "каһарманлык" дип бәян ителә. Русиянең оккупацион сәясәте "Ватанны саклау" дип аңлатыла. Басмалар Зеленскийны "урыс белән урысны сугыштырырга теләүдә" гаеплиләр һәм федераль каналларга ияреп, хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать итәләр.
Русиянең Украинага каршы ун айга якын дәвам иткән сугышы турында татар дәүләт басмалары нәрсә яза? Азатлык "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Интертат"ка кыскача күзәтү ясады.
"Каһарманлаштыру", оккупацион сугышны "Ватанны саклау"га алыштыру
Татарстанның төп дәүләт басмасы саналган "Ватаным Татарстан" газетында һәрдаим булмаса да, сугыш темасы турында язмалар чыгып тора. Хәзер төп урында мобилизация түгел, ә сугышка алынган егетләрнең каһарманлыгын күрсәтү, аларның "үз теләге белән китүен" ассызыклау ята.
Аеруча, билгеле шәхесләрнең, түрәләр һәм депутатларның "үз теләге белән" сугышка китүен даими яктыртып баралар. Актаныш депутатын басма "батыр ир-егет" дип атый. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиевнең сугышка китүенә, Казан шәһәр Думасы депутаты Рушан Минһаҗевнең дә китергә теләвенә зур урын бирә. Аның "Чын ир-егет гамәле" дигән сүзләрен бирә. Татарстаннан барлыгы 13 депутат мобилизацияләнүе искәртелә. Шул рәвешле, сугышта гади халык кына түгел, "өстәгеләр"дә катнаша дигән хис тудырыла. Моннан тыш, Татарстаннан сугышка киткән табиблар, артистларның балалары турында хисап биреп тора.
Сугыш кырында булган егетләрнең "каһарманлыгын" күрсәтү ачык күренә. Чыгышы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан Фәнис Хөсәеновның Украинаның бронетранспортерын куып алып китүен "батырлык күрсәтүгә" тиңләнә.
"Шәһри Казан" газетында Украинадагы сугыш темасы тагын да сирәгрәк яктыртыла. Басманың төп темасы рәсми хәбәрләрдән, артистлар тормышыннан һәм гыйбрәтле язмышлардан тора. Шулай да газет битләрендә сугыш пропагандасы да алып барыла. Язмаларда Украинада хәрбиләрнең үлемен "элек ата-бабаларыбыз илебез, халкыбыз, тыныч тормыш өчен җан биргән бит" дип аклау бар.
Мобилизация игълан ителгәннән соң читкә качып китәргә мәҗбүр булучылар турында язма чыкты. Газетта журналист Лилия Локманова алар турында "Илебезгә бәла килсә, мылтык тотып дошманга каршы чыгарлыклары бармак белән генә санарлык икән, ләбаса", дип яза. Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы агрессив сугыш алып баруы, ракетларның даими рәвештә тыныч халыкка җибәрелүе турында әйтелми. Журналист, киресенчә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның "фашистлар безнең илне җимерергә тели" дигән сүзләрен китерүне хуп күрә.
"Интертат" электрон газеты Украина сугышындагы Татарстан һәм Башкортстан "каһарманнары" белән таныштырып бара. Русия герое исемен алган башкортстан егете Рәсүл Кашапов турында язма чыкты. Аның "батырлыклары" санала, туганнарының ничек горурлануы әйтелә.
"Интертат"та сугышта үлеп калган егетләрнең ата-аналары белән әңгәмәләр байтак. Газет аларның сугыш кырында нинди "каһарманлык" кылуына игътибар итә. Мәсәлән, Шәүкәт Маняповны "украин гаскәрләрен алга таба җибәрмәгән, ул үзенең 4 иптәшен саклап кала, үзенә снаряд кыйпылчыклары эләгә", дип сурәтли. Башкортстанның Илеш районы Кече Тәҗәй авылында яшәүче Зөлфира Мостафина Украинада һәлак булган улы Марат Мостафинның хыялын тормышка ашырып, туган нигезендә зур йорт җиткерүләрен бәян итә.
"Интертат" сугышка бәйле хәбәрләрне даими биреп барса да, нигездә Русия дәүләт матбугат чараларына һәм Русия саклану министрлыгына таяна.
Хәрбиләр проблемын яшерү
Татар дәүләт матбугаты мобилизациягә эләккән егетләрнең хәрби өйрәнү пунктларыннан репортажлар да тәкъдим итте. "Ватаным Татарстан" журналисты Илнар Хөснуллин Лаеш районында хәрби полигонга барып, хәрбиләр белән сөйләшә. Фамилияләре яшерелгән егетләр авызыннан Украинада "ялланган кешеләр сугышуы" әйтелә: "Инглизләр, поляклар күп, грузиннар очрый. Русча сөйләшүчеләр дә бар. Алары – террорчылар ягына күчкән сатлыкҗаннар". "Фашизмны юкка чыгарырга", "Ватанны сакларга кирәк" дип егетләрнең сүзләрен китерә. Шул ук вакытта башка чыганакларның полигонда баш күтәрүләре, андагы проблемнары, сугышчыларга хәрби кирәк-яраклар җитмәве турында бер сүз дә әйтелми.
Соңрак шуңа охшаш язма "Шәһри"дә дә чыкты. Язмада мобилизациягә китүчеләрнең ныклап әзерләнүе һәм рухлары көчле булуы күрсәтелә. Украина сугышын Икенче дөнья сугышына бәйләп күрсәтү дә бар. "Бабайларыбыз да аяусыз, соңгы көчләренә кадәр көрәшкән бит. Алардан үрнәк алырга кирәк", дип мобилизациягә эләгүчеләрнең сүзләре китерелә.
Европаны фашизмда гаепләү
Журналист Риман Гыйлемхановның дөнья сәясәте турында язмалар бастырып, дөнья лидерларын тәнкыйтьләп тора. "Ышан син, бар…" дигән язмада журналист Германия канцлеры Олаф Шольцның Польшага ракета төшеп ике кеше һәлак булуы уңаеннан әйткән сүзләренә үз аңлатмасын бирә. Моны ул "ирнең хыянәт итүендә ялдан иртәрәк кайткан хатынын гаепләү" белән тиңли.
Моңа кадәр Олаф Шольц һәм Британия премьер-министры Риши Сунак: "Аңларга тиешбез: әгәр Русия Украинага бәреп кермәсә, бу хәл килеп чыкмас иде. Путин сугышының рәхимсез чынбарлыгы шундый", дигән белдерүләр белән чыкканын журналист телгә алып тормый.
Аның каравы, Гыйлемханов канцлерны фашизмда гаепләргә тырышып: "Интернет сайтларында Олаф Шольцның бабасы Фриц фон Шольц эсэсчы булган дигән мәгълүматлар пәйда булды һәм "алма агачыннан ерак төшми" дип тә яздылар", дигән җөмләләр кыстыра.
Журналист Русиянең Украинага карата оккупацион сәясәте, тыныч халыкка каршы ракет кулланулары турында бер сүз язмый. Киресенчә, ул Русиядә фашизм була алмый дип ышана:
"Зур корбаннар биреп, фашизмга каршы көрәшкән безнең илдә фашизм туа һәм яши аламы соң ул?" дигән сорау куя.
Шул ук Гыйлемханов "Оныгым: "Дәү әти, а на Украине кто с кем воюет?" – дип сораштыргалый" дигән язмада Украина президенты Владимир Зеленскийның сәясәтен тәнкыйтьләүгә күчә, аны "шулер" дип атый.
"Зеленский русларны русларга каршы сугыштырмакчы була. Аны "редиска" диясе килми инде. Президент хәтле президент тарафына мыскыллау сүзләре дә ыргыту килешми, әмма кайчак кыланышлары белән ул "шулер"ны хәтерләтә һәм: "Вы че, в натуре?" – дип куясы килә", дип яза ул.
Журналист башка язмасындагы кебек үк кабат фашизм мәсьәләсенә әйләнеп кайта.
"Кайбер илләрдә ни өчен "нацизм", "фашизм" дигәннәре ата-бабалар рухы дип кабул ителә, күркәм традиция буларак яшь буынга сеңдерелеп килә икән?" дип кинаяли.
Гыйбрәтле язмышлар рәвешендә күрсәтү
Сугыш барышында үлеп калган Русия хәрбиләрен каһарман итеп күрсәтүдән тыш, алар турында гыйбрәтле язмышлар итеп сөйләүгә дә зур урын бирелә. "Ватаным Татарстан" улы мобилизацияләнгән ананың социаль битләрендә калдырган язмасын чыгарган. "Бу пост Әмирхан Еникинең "Бер генә сәгатькә" хикәясен хәтерләтә сыман", дип тәкъдим ителә. Һәм хәтта әлеге темага татар җыры белән видео да элеп куелган.
Журналистлар нигездә сугышка китүчеләрнең ата-аналары белән уллары хакында нинди "каһарманлык" кылуларын, үткән тормышларын барлый. Язмалар хисси рәвештә, кызгану хисен тудыра торган итеп бирелә. Шул ук вакытта башка дәүләткә агрессив сугыш корбаны булуы турында әйтелми.
"Шәһри Казан" мәкаләсендә 23 яшьлек Илназ Хәбибрахмановның Русия оккупациясендә калган Украинаның Луһански өлкәсендә "батырларча һәлак булуы" языла. Язмада ана үз улының үлемен сизүен, дусларының "күпме сугышчыны ут эченнән чыгаруы" бәян ителә.
Шул ук вакытта матбугатта Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең гомум саны турында хәбәр ителми.
Эзотерикага бирелү
Федераль каналларда исә кайвакыт эзотерикага, ниндидер "югары көчләргә" бирелү шаукымы күзәтелә. "Ватаным Татарстан" газеты да, дәүләт басмасы булына карамастан, болгар күрәзәчесе Ванга сүзләренә мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле, укучыларга Русиянең алдынгы мәмләкәт булачагы, бу кризисның озакка сузылачагы турында фаразлар тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта "Ватаным Татарстан"ның Telegram каналы сәясәттән читләшеп, нигездә аш-су пешерү осталыгы, төрле мәзәк видеолар кую белән шөгыльләнә. Украинада үлеп калган Татарстан егетләре турында мәгълүмат сирәк кенә бирелеп бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум