Авылдан китәргә тиешле кеше саны планы төшерелгән булган, якынча исемлек тә булган
Алмаз (исеме иминлек максатларында үзгәртелде) тирә-якта камералар булмаган Казансу ярындагы агачлыкта очрашуны, гаджетларны калдырып килүне шарт итеп куйды. Очрашуга килгәч, телефоннар эзләп, тентү оештырды. Әңгәмә барышында, һәр ботак шартлавына да сискәнеп, утырган җиреннән сикереп торып, тирә-якны әйләнеп йөрде. Һәр почмакны күз уңында тотарга тырышты. Аннары бу гамәлләрен курку белән аңлатып, кат-кат гафу үтенде.
Алмаз өчен бу инде икенче сугыш. Украинага кадәр ул Чечен сугышында да катнашкан. Тәҗрибәсенә күрә, ике сугыш арасындагы аерманы ачыклап сөйли. Мобилизация турында повестка алгач та, шунда ук качып китмәвенә, чакырылуга күнеп, сугышка баруына үкенә. Кире фронтка китәргә теләми, әмма ничек качып калырга белми, ысулларын эзли. Ярдәм итәрлек кешеләр булмавына борчыла, кире киткән очракта үлемнең котылгысыз булуы турында әйтә.
— Алмаз, Украинадагы сугышка китүегез ничек булды?
3-4 айдан соң гына үземне шул авыл җирлеге секретаренең ире өчен алып киткәннәрен белдем
— Өемә авыл җирлеге башлыгы белән сәркатибе килделәр. “Сиңа повестка килде”, диделәр. “Тагын армиягә алып китәләрмени?” дип сорадым. “Әйе”, диделәр. “Ярар”, дидем. Инде Украинада чакта, 3-4 айдан соң гына, үземне шул авыл җирлеге секретаренең ире урынына алып киткәннәрен белдем. Авылдан китәргә тиешле кеше саны планы төшерелгән булган, якынча исемлек тә булган. Шул исемлектәге кемнәрнедер алыштыра алганнар, мине шулай итеп башка берәү өчен җибәргәннәр дип әйттеләр. Кешеләр белән алай эшләргә ярамый инде. Киләчәктә ул кешеләрнең һәрберсе бу гамәлләре өчен җавап тотачак.
— Повестка алып та сугышка китмәгән кешеләр булды, сез нигә чыгып киттегез?
— Мин анда үз аякларымда бармадым, китерделәр. Чечнядагы вакыйгаларны күргән кеше буларак, сугышның нәрсә икәнен беләм. Аннан кайткач та, үземне яңадан кеше хәленә китерү өчен еллар кирәк булды. Бу повестка турында белгән көнне үк кайгыдан аракыга ябыштым. 10 елдан артык авызыма бер тамчы да хәмер капканым юк иде. Мине ул сугышка да исерек килеш төяп алып киткәннәр, үзем белми дә калдым. Казандагы ЭКСПОда гына аңыма килдем (2022 елның көзендә Татарстаннан мобилизацияләнгән ирләрнең бер өлешен шушы үзәктә җыйдылар — ред.).
— ЭКСПОдан чыгып йөрүчеләр, аннан да качучылар булды.
— Әйе, мин дә мунчага диеп чыккалап йөрдем, ләкин ул вакытта контрактка кул куелган иде инде. Качсам, төрмәгә утыртачакларын уйладым. Качучыларны тотып төрмәгә япканнар, аларны аннан алып китеп, туп-туры беренче сызыкка ташлыйлар икән дип сөйләделәр. Алар язмышын кабатлыйсым килмәде. Качмаганда, яхшырак урынга туры килү ихтималы кала кебек тоелды.
— Яхшырак урынга туры килдегезме?
— Юк, алгы сызыкта ук булмасам да, икенче сызыкта дияргә була. Сватоводан ерак түгел урында, ачыклыкта идек без.
— Чечнядагы сугышка ничек барып эләктегез? Хезмәт вакыты туры килдеме?
— Үз теләгем белән, килешү имзалап киттем. Акча эшләргә. Армиядә булган кеше белә, андагы атмосфера сагындыра. Шул армияне, хезмәттәшләрне сагыну хисе булдымы ул... Яшь чак, җүләр чак. Бергә хезмәт иткән дустым белән сөйләшеп, икәүләшеп киттек. Ул шунда үлеп калды. Моны бик авыр кичердем, бу хәлдән тернәкләнү өчен миңа еллар кирәк булды.
— Чечен сугышы белән Украинадагы сугыш аерыламы?
— Бу сугыш мең кат куркынычрак.
Бу автомат тотып сугыша торган сугыш түгел, артиллерия сугышы
— Нәрсәсе белән куркынычрак?
— Бу автомат тотып сугыша торган сугыш түгел, артиллерия сугышы. Окопта ятасыңмы, штабтамы, өстеңә туп, снаряд коела. Бу бик куркыныч. Күз алдыңда бик күп кеше үлә, үлмәгәннәре кыйпылчыктан да зур яралар ала. Чечен сугышын узганда андый әйбер күргән булмады.
— Бу очракта кайсы як хаклы дип уйлыйсыз?
— Алар хаклы. Без — аларның җирендә. Алар бу сугышта җиңәчәк.
— Ни өчен Украина җиңәчәк дип уйлыйсыз?
— Ярдәмнәре бар, бөтен дөнья аларга ярдәм итә. Аларның кораллары безнеке кебек кенә түгел. Зур, яхшы дроннары да бар. Гранаталар аталар. Өстеңә гранатлар коелганда югалып каласың. Шул ук артиллерия кораллары яңа, заманча.
— Русиянең нәрсәсе бар?
— Берние дә юк! Автомат белән гранаты гына бар.
— Русиянең артиллериясе юкмы?
— Бар, ләкин көлке ул. Иртән 3-4 тапкыр аталар да, планнары туламы, башка атмыйлар. Бу сугыш түгел, мин бит сугышның ни икәнен Чечняда күрдем, монысы — кешеләрне берьюлы күпләп кыру, үтерү генә.
— Бу сугыш тагын күпмегә сузылачак дип уйлыйсыз?
— Әле тиз генә тәмамланмаячак, берничә елга сузылачак дип уйлыйм. Аларның (Укриананың - ред.) кораллары бик күп. Безнең яктан (Русия гаскәре ягыннан - ред.) кеше бик күп кырыла, кешеләр җитми, яңадан мобилизация булачак. Бу — котылгысыз. НАТО илләрендә дә мобилизация булачак, бу сугыш дөнья сугышына әйләнәчәк дип уйлыйм. Ә ни өчен Русиядә шул икенче мобилизацияне ясамыйлар, әлегә җыелган халыкны гына азакка кадәр кыралар? Аңламыйм дияр идем, әмма барыбыз да аңлый — сайлаулар алдыннан яңа мобилизация ясыйсылары килми.
Сайлаулар алдыннан яңа мобилизация ясыйсылары килми
Бу бүген фронтта булган безнең егетләрнең тулаем кырылып бетүенә китерәчәк. Мин анда китәм икән — үләчәгемне беләм. Китәргә теләмим, әмма кемгә мөрәҗәгать итәргә, ничек качып калырга да белмим. Бу минем өченче армия, икенче сугыш. Миннән җитәр, Ватанга инде бурычым юк. Башка сугышка барырга теләмим.
— Русиядәге рәсми яңалыкларга караганда, кешеләр күп үлми. Русия дәүләт матбугаты бу хакта бөтенләй язмый диярлек, ара-тирә генә күренә, әмма күп кеше кырыла дип әйтерлек түгел.
— Яшерәләр. Мәскәү, Петербур хастаханәләре генә түгел, Себердәге һоспитальләр дә безнең яралы егетләр белән тулы.
— Ялга кайткан арада телевизор карыйсызмы?
— Карый алмыйм. Аннан сөйләгән сүзләр мине монда үтерә.
— Урамнарда ялга кайткан хәрбиләрнең Z символлы кепкалар, хәрби формалар киеп йөрүе күренә...
— Димәк, алар сугышта катнашмаган, тылда яткан. Алар сугышның ни икәнен күрмәгән, аңламаган дигән сүз, күрсәләр, андый кием белән урамга чыкмаслар иде. Мин монда Z кепкасы киеп йөри алмыйм. Өстенә ут яуган кеше гомумән сугыш киемнәре киеп йөри алмый.
Мин монда Z кепкасы киеп йөри алмыйм. Өстенә ут яуган кеше гомумән сугыш киемнәре киеп йөри алмый.
— Татарстанда, Русия төбәкләрендә Русия гаскәрләренә ярдәм дип һуманитар ярдәм җыела. Ул килеп җитәме?
— Юк, шушы бер елга якын вакыт эчендә, безгә берни дә килмәде. Чынлап та, кирәк әйбер күп. Мәсәлән, аякка кияргә оекбашлар юк. Тишелеп беткән оекбашны әйләндереп кисәң дә яхшы, мин бер махер оекбашны шулай киеп йөрдем. Бер тапкыр бер пар оекбашны хезмәттәшем белән чиратлап кидек, төнгә сакта торырга аныкын алып тордым. Кыш-яз көннәрендә җылы киемнәр кирәк иде. Азык-төлек җитә, анысын җитмәгәндә дә күрше бистәгә барып үзебез сатып алабыз. Әлбәттә, бәяләр бездәге кебек кенә түгел, биш-алты тапкыр кыйммәтрәк чыга.
— Акча түлиләрме?
— Түлиләр. 200 мең сумнан артыграк чыга, хәрби дәрәҗә өчен процентлар өстәп түләнә. Хезмәт хакы картасын туганнарымда тотам. Алар миңа икенче картага өлешләп күчерә, азык-төлекне шул акчадан алам.
— Спиртлы эчемлекләр китерәләрме, үзегез сатып аласызмы?
— Китерәләр дә, үзебез дә алабыз.
— Нәрсәләр ашап торасыз?
— Иписез генә сало ашыйбыз. Үзебез нәрсә әзерләсәк, шуны ашыйбыз. Ул мәсьәлә белән кыенлык юк. Алгы сызыкта икешәр атна ач яткан егетләр турында беләм, бездә андый хәл булмады.
— Яшәү шартларыгыз нинди?
— Кыш көне бер авылны алдык, андагы кешеләрне алты-җиде автобуска төяп Русиягә чыгардылар. Шул буш калган өйләрдә тордык. Кайтканчы Сватоводан ерак түгел окопта яшәдек, җир астында мунчага кадәр ясап куйдык. Аңарчы мунчабыз юк иде. Кабартылган чатырны җылытып, шунда юынуны көйли идек.
— Мобилизация белән киткәнегезгә бер ел тула. Русия хөкүмәте сөйләгән берәр "фашист"ны очраттыгызмы? Аларны ничек аерасыз?
— Аларның беләгендә ак тасмасы бар, шулай аерабыз. Үземнең очрашканым юк.
— Сез аның фашист икәнен каян беләсез?
— Ак тасмасы булгач, фашист инде. Безгә шулай диделәр.
— Кабат сугышка китәсем килми дидегез. Качып калу мөмкинлеге турында уйлыйсызмы?
— Уйлыйм. Берәр сәбәп белән хастаханәгә ятасым килгән иде, салмыйлар. Бар сөягем, мускулларым сызлый, бар җирем авырта. Хастаханә булмагач, бер бүлмәле фатир арендаларга кирәк, дип уйлаган идем, әмма мине анда табарлар, төрмәгә утыртырлар, дим. Төрмәдә утырасым килми. Ул фатирны арендаларга ярдәм итәрлек кешем дә юк. Үз исемемә арендалый алмыйм, бу мәсьәлә буенча телефоннан да шалтырата алмыйм — шунда ук табачаклар. Акчасында проблем юк, түләр идем. Кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә дип һәр көнемне баш ватып уздырдым, китәр вакытым җитә.
Без тегендә дә җирдә яшибез, монда да сукыр тычкан кебек җирдә яшәргә теләмим. Биредә очраган һәр икенче кеше мине полициягә тапшырачак. Мондагы һәр кешенең "сугышта җиңәбез" дип башы аңгырайган бит. Алар андагы хәлне белми. Чит илгә чыгарга чит ил паспортым юк, чикне уздырмаячаклары турында да уйлыйм.
— Украиннарның алдан килешеп әсирлеккә бирелү өчен оештырган “Яшисем килә” дигән проекты бар. Бу хакта ишеткәнегез бармы, ни уйлыйсыз?
— Сез нәрсә?! Бу үзеңә кул салуга тиң булачак.
— Сез үз язмышыгызны ничек күрәсез?
— Бернинди планнар да юк. Кайчандыр өйләнү, балалар турында уйлый идем, хәзер юк инде. Исән калырга кирәк. Исән калсам, планнарны уйлармын. Анда китәм икән, исән кайтмам дип уйлыйм.
- Русиянең Украинага каршы сугышын былтыр 24 февральдә башлады. Моны Мәскәү "махсус хәрби операция" дип атый.
- Украинада һәлак булучыларның мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Былтыр февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында әлләни хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
- Бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан — кимендә 608, Башкортстаннан 947 кеше һәлак булган. Бу — рәсми, расланган саннар гына, чынлыкта алар күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум