Русиянең Украинага каршы сугышын башлавына 24 октябрьдә 8 ай тулды. Хакимият бу сугышта профессионал армия генә катнаша дип әйтеп килсә дә, моның баштан ук ялган булуы ачыкланды. Хәрби белгечләр контрактлы хәрбиләрнең сугыштан күпләп баш тартуын да, Русиянең сугышка тырыша-тырыша ихтыярилар җыюн да хәбәр итә.
21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин кешеләрне мобилизацияләп сугышка җибәрергә кушты. Моны белгечләр сугышта кешеләр җитмәве белән аңлата. Хокук яклаучылар "кулыгызга повестка алмагыз, военкоматка бармагыз" дип киңәш бирсә дә, мобилизациягә эләккәннәр күпләп хәрби полигоннарга озатылды, аларның сугышта инде һәлак булуы турында хәбәрләр арта бара.
Русия халкы нигә сугышка китә яки китәргә әзер? Сугышка үз теләге белән китәргә әзер булучыларның мотивациясе нинди? Мобилизациягә эләккәннәрнең зур өлеше нигә каршы чыкмый, хакимият кушуы белән күрше дәүләткә каршы сугышырга китәргә әзер?
Бу сорауларны социолог, галим Искәндәр Ясәвиев һәм психолог Солтания Гатауллинага бирдек. Алар сугышка китүнең 5 төп сәбәбен атады.
1. Кырыс кануннар һәм үз хокукларын яклый белмәү
Халыкта үз хокукларын белү дәрәҗәсе югары түгел, аерым алганда, үзеңне яклау өчен хокукый механизмнар бар дип белүчеләр дә күп түгел, ди социолог Искәндәр Ясәвиев. Русиядә хакимият карарларын шикаять итү, аңа каршы чыгу очраклары арта бара, ләкин бу процесс акрын бара, ди ул.
Күп кешедә хакимият карарларына каршылык күрсәтү тәҗрибәсе юк
— Төп фактор дип мин халык конформизмын күрәм. Күп кенә кешедә хакимият карарларына каршылык күрсәтү тәҗрибәсе юк. Моны мин "буйсыну гадәте" дип атар идем. "Нәрсә эшли алам соң, барыбер берни эшли алмыйм" дигән агымга буйсыну күренеше бу, — ди Ясәвиев.
Фәндә моның өчен "ияләшелгән хәлсезлек" төшенчәсе бар. Кешеләр бу очракта "сугышка чакыралар икән, ярый, барырбыз" дигән позиция белдерә, ди ул.
Аның белән психолог Солтания Гатауллина да ризалаша. Мобилизациягә эләккәннәр, беренче чиратта, җәзадан куркып, мәҗбүрмен дип бара, ди ул. Әгәр кулына повестка тоттырсалар, бармый башка чарам юк дип уйлый. Әгәр качып йөрсә, аңа җәза яный. Хәтта утыртырга да мөмкиннәр.
Кешенең сугышка китәргә теләге булмаса да, ул җәзадан курка. Кеше алдында телисеңме-юкмы дигән сорау куелмый бит, шуңа баралар, дип аңлата психолог.
2. Финанс авырлыклар, акчага ихтыяҗ
Баштан ук "махсус операция"гә китүчеләрнең төп сәбәбе – акча кытлыгы, ди Гатауллина. Ул бу адымга тормыш дәрәҗәсе түбән булганлыктан баралар, дип саный. "Хәзер күп кешенең ипотекасы бар. Үлгән очракта да, акча бирерләр дип өметләнүчеләр юк түгел", ди ул.
Социолог та илдә кредит алучылар, ипотекага милек сатып алучылар бик күп булуын әйтә. Күп кешедә чыннан да финанс авырлыклар шактый. Бу очракта сугышта катнашу, аның өчен акча алу – бурычтан котылу дип кабул ителә.
— Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең зур өлешен авыл һәм районнар халкы тәшкил итә. Башка төбәкләрдә дә охшаш хәл. Аларның кереме шәһәр халкыныкы белән чагыштырырлык түгел. Шуңа авылдан сугышка китүчеләр арасында моны акча эшләү мөмкинлеге дип кабул итүчеләр дә бар, — ди Ясәвиев.
3. Тормыштан канәгатьсезлек, проблемнардан качу
Сугышка китү сәбәпләре арасында үз тормышларыннан канәгать булмау да мөһим урын алып тора. Социолог моны "бәхетсез көнкүрештән качу" дип атый.
Бәхет тапкан кешеләр сугышка шулай җиңел генә китми
— Кайбер кешеләр үз тормышларыннан канәгать түгел. Гаиләдә проблемнар булырга мөмкин, тормышлары ошамый. Перспективалар күрмәү дә тәэсир итә. "Мин проблемнарымны монда хәл итәргә теләмим, сугышка китеп, анда хәл итәм", дигән иллюзия бар. Бу ярдәм итми, әлбәттә, киресенчә, авырлыкларны күбәйтә генә, — ди ул.
Үз тормышларын яраткан, бәхет тапкан кешеләр сугышка шулай җиңел генә китми, дип саный Ясәвиев.
Психолог моны төп сәбәп итеп күрми. Шулай да, хатыннары белән талашкан вакытта китәм әле дип куркытучылар бар, ди Гатауллина.
— Әгәр ир белән хатын арасында көн дә ызгыш бара икән, китәм диючеләр табыла. Мин үткәргән сораштыруда шулай дип җавап бирүчеләр булды. Монда хатын-кызга бераз акыллырак булу кирәктер. Мин сине җибәрмим дип түгел, исән-сау кайтуыңны көтәм дип әйтү мөһим. Бу аларга исән кайтарга бер этәргеч булып тора, — дип сөйләде ул.
4. Агрессияне чыгару мөмкинлеге, психологик проблемнар
Сугышта катнашу еш кына агрессияне чыгару мөмкинлеге дә була ала. Мисал өчен, чечен сугышында контузия алып кайткан кешеләр яңадан китәргә тели. Алар үзләрен сугышчы итеп тоя һәм гомер буе сугышларда йөри, ди психолог.
Агрессияне каядыр чыгарырга кирәк
— Араларында психологиясе какшаганнар дә бардыр. Агрессияне каядыр чыгарырга кирәк. Бу бик аз процент булырга мөмкин. Мондый кешеләр турында канына сеңгән дип әйтәләр, — диде ул.
Искәндәр Ясәвиев илдә "вербаль агрессия" дәрәҗәсе югары дип саный. Русиянең "тарихи традицияләре" арасында көч куллану да бар. Кайбер тикшеренүләр илдә көч куллану кими дип күрсәтә, ләкин бу очраклар әлегә барыбер күп, ди ул.
— Дөньяны аклы-каралы гына итер күрү дә моңа өстәлә. Менә дуслар, ә менә дошманнар бар. Дошманнар үлемгә лаек, алар белән кырыс булу кирәк, дигән караш киң җәелгән. Бу халәт сугышның башлануын да, кешеләрнең үз-үзләрен тотышын да аңлата, — дип сөйләде безгә социолог.
5. Пропаганда тәэсире, чыннан да ватанны саклауга ышану
Кемдер сугышка чыннан да "безнең дәүләткә яныйлар, аны якларга кирәк" дигән фикер белән бара. Алар бу сугышны гадел дип уйлый, ди Ясәвиев. Андыйларның күпме булуын әйтеп булмый, ләкин алар бар, шул ук вакытта, аларның саны да күп түгелдер, ди ул. Шул ук вакытта ул моны төп сәбәпләрнең берсе дип санамый.
Урта яшь кешеләрнең мәгълүматның башка чыганаклары да бар
— Олы буын, олы яшьтәге кешеләр телевидение тәэсиренә тулысынча бирелгән, алар арасында сугышка баручыларның мондый мотивациясе булырга мөмкин. Урта яшьтәге кешеләрнең исә, барыбер, смартфоннары, мәгълүмат алуның башка чыганаклары да бар, гомумән алганда, аларның мотивациясе башкачарак дип саныйм, — дип сөйләде социолог.
Шулай да, психолог сүзләренчә, яшьләр арасында да үз теләге белән китәргә теләүчеләр бар. Алар социаль халәте яхшы булган кешеләр. Ул бу хакта алардан сорашкан, "ә нигә бармаска" дигәннәр. Ватанны саклауны алар гаиләне, балаларны яклау дип тә күрә, ди ул.
— Авылдагы туганым, яшем туры килсә, үзем барыр идем ди. Ул моны ватанны саклау дип күрә, — дип аңлата психолог Гатауллина.
* * *
Русия рәсмиләре Украинага каршы сугышта никадәр хәрби һәлак булуын яшереп килә. Русия ягыннан корбаннар саны соңгы тапкыр 21 сентябрьдә чыкты, 5937 кешенең үлеме рәсмән хәбәр ителде, ләкин белгечләр һәм журналистлар үлгәннәр санының чынбарлыкта күпкә зуррак булуын әйтә.
"Медиазона" һәм BBC ачык чыганакларга нигезләнеп, сугышта инде кимендә 7822 кеше үлемен раслый алды. Сүз бары тик ачык чыганаклар аша расланган очраклар турында гына бара, чынлыкта аларның саны күбрәк, ди медиа чаралары.
Азатлык та Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлгән хәрбиләрне үз исемлегенә теркәп бара. Ачык чыганакларга караганда, Татарстаннан 160лап, Башкорстаннан 240лап үлем очрагы билгеле.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
- Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!