Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утырган активист Лилия Чанышеваны октябрь башында Дүртөйледәге 5нче тикшерү изоляторына күчерделәр.
Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин Уфа тикшерү изоляторыннан моның сәбәпләрен сораган.
Аңа килгән җавапта әйтелгәнчә, Чанышеваны тоткыннар санын "оптимизацияләү" һәм санитар нормаларны үтәү өчен күчергәннәр.
7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышеваны Уфадан Дөртөйлегә алып китүләре турында 9 октябрьдә билгеле булды.
RusNews хәбәр итүенчә, Лилияне Уфадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан тикшерү изоляторына күчерү мәхкәмә утырышы алдыннан адвокатлар эшен катлауландыра.
"Мәхкәмә карарына күрә, Лилия шикаяте каралганчы, Уфаның 1нче санлы изоляторында калырга тиеш! Иртәгә иртән Рамил Гыйзәтуллин тикшерү изоляторы җитәкчесенә керәчәк. Лилиянең аппеляциягә кадәрге чикләү чараларын үтәү хокукы бозыла", дигән иде Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко.
Шул ук вакытта Лилия Чанышева үзенең Telegram-каналында Дүртөйледәге 5нче тикшерү изоляторында кайнар су булмавын хәбәр итте.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләре бу хактагы сорауларга җавап биргәндә финанслауны сорасалар да, акча бирелмәвен әйткән.
"Алардан белдем - изоляторның бинасы 1961 елда төзелгән булган һәм 62 ел буе камераларда кайнар су юк. Шуның 20 елы - бюджет акчалары сарайлар, яхталар төзүгә һәм алтын бәдрәф чистарткычлар сатып алуга тотылган Путин идарә иткән чорга туры килә ", дип язган Чанышева.
- 4 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
- Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
- Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. Тиздән Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум