Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең кайбер тарихчылары Уфага кертелмәгән татар тарихчыларын яклап чыкты


Моңа кадәр татар тарихчылары Башкортстандагы урта гасыр төрбәләренең башкортка катнашы юк дип белдерде һәм бу мәсьәләгә багышланган фәнни конференциягә кертелмәде.

Уфада яшәүче галим, тарих фәннәре докторы Владимир Иванов Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләрен яклап мөрәҗәгать белән чыкты. Ачык хатны ул үзенең "Вконтакте"дагы битендә элде.

"Бу фән өлкәсендәге башкорт идарәчеләреннән ноу хау (галим-профессионаллардан шундый тәкъдим чыгуы нонсенс)", дип язды ул.

Әлеге ачык хатка башка тарихчылар да үз имзасын калдырган. Алар арасында Уфадан Гөлнара Обыденнова, Пермьнән Андрей Белавин, Чиләбедән Илья Любчанский һәм Пенза шәһәреннән Владимир Винничек бар.

"Гомумән, сораулар күп, ләкин беренче хис — Башкортстанның заманча тарих фәне өчен оят хисе. Тирән традицияләре, күп якты исемнәр биргән фән өчен оят", дип язды ул.

Күптән түгел Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.

Бу вазгыятькә Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аңлатма бирде. Ул мондый мәсьәләгә Төрки каһанлыгыннан чыгып карарга, алайса "һәркем үз ягына тарткалый башлый", дип белдергән иде.

Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков бу таш төрбәләрне фәнни китапларда Алтын Урда чорының гомуми үсеше контекстында карала диде.

Октябрь уртасында Чиләбедә узган фәнни җыен резолюциясендә тарихчылар Башкортстанда урнашкан Алтын Урда төрбәләренең башкортларга катнашы юк дип белдерде.

  • Бүген Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.
  • Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
  • 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырылды.
  • Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
  • 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG