Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда элекке рухани үз хатынын үтереп тураклаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фаҗига кичә, 31 октябрьдә булган. 41 яшьлек рухани Михаилны октябрьдә чиркәүдән читләштергән булганнар. Аның соңгы вакытларда үзен сәер тотуы әйтелә.

Түбән Камадагы Казан храмының элекке рухание Михаил Зубарев хатыны Викторияне үтергән һәм аның мәетен тураклаган. Башын суыткычка яшереп куйган. Мәрхүмәнең мәете калдыкларын Зубаревның улы тапкан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" җиткерә. Мәгълүматны басмага Казан епархиясе матбугат хезмәтендә дә раслаганнар.

Фаҗига кичә, 31 октябрьдә булган диелә. "Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бу куркыныч хәл турындагы хәбәрне тирән хәсрәт белән кабул итте. Архипастырь Виктория анакайның туганнары кайгысын уртаклаша. Митрополия башлыгы аның җаны тынычлык тапсын өчен, ятим калган балаларының исәнлеге өчен дога укый", дип җиткергәннәр епархиядә.

41 яшьлек рухани Михаилга чиркәүдәге нормаларны бозган өчен октябрь уртасыннан гыйбадәт эшләре белән шөгыльләнү тыелган булган. Ул Татарстанга 2014 елда Мурманскидан күчеп килгән. "Чиркәүгә йөрүчеләр Михаил атадан зарланып Татарстан митрополиясе башлыгына язган иде инде. Башка руханилар да аның үзен ярамаганча тотуы турында раслады", дип белдергәннәр басмага.

Ул чакта өйрәнү өчен дип материалларны Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомийга җибәргәннәр. Аларны караганда соңгы вакытларда рухани Михаилның үзен тотышында сәерлекләр сизелүе ачыкланган. Болар аның психик яктан сәламәт булуы турында шик тудырган диелә.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, хәзер рухани сак астында. Тикшерү комитеты үтерү турында җинаять эше ачкан. Әлегә Зубаревның үз карашлары һәм үтерү сәбәпләре билгеле түгел.

  • 2017 елда Урыс православ чиркәвенең дин әһеле, телевидение алып баручысы һәм блогер Андрей Ткачев ирләргә "тәрбияви максатларда" хатыннарын "тезләренә сугып сындырырга" кушты.
  • Ел саен 700 меңләп русиялегә өендә даими рәвештә көч кулланулары бар. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә.
  • Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигезндә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.
  • Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
  • Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG