Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин 2024 елдагы сайлауда катнашырга булган


 Владимир Путин
Владимир Путин

Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш низагы дип карый һәм "берничә дистә еллар эчендәге иң куркыныч вакыттан Русияне алып чыгарга кирәген" хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле, диелә.

Владимир Путин Русия президенты вазифасында калырга булган һәм 2024 елгы президент сайлауга үз нәмзатен тәкъдим итәчәк. Әгәр җиңеп чыкса, аның вәкаләтләре 2030 елга кадәр озаячак. Бу хакта исемнәре күрсәтелмәгән алты чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы яза.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу язмага җавап итеп Путин катнашачагы турында игълан итмәде һәм сайлау әле билгеләнмәде, дип белдерде. Канунга ярашлы, Федерация шурасы аның көнен декабрьнең беренче яртысында билгеләргә тиеш, сайлау исә якынча 17 мартта узар дип фаразлана. Элегрәк Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

Агентлык чыганаклары әйтүенчә, Путинның нинди карарга килүен Кремльдә беләләр һәм хәзер киңәшчеләре аның сайлау алды кампаниясе планын әзерли.

Чыганаклар сүзенчә, Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш арасындагы низаг дип карый һәм "Русияне соңгы берничә дистә елда иң куркыныч чордан алып чыгарга кирәген" хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле.

  • Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.
  • Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
  • Элегрәк "Медуза" Кремльдә 2024 елда президент сайлавында Владимир Путинның "көндәшләре" кем буласын хәл иткәннәр, дип язган иде.
  • Путинның "көндәшләрен" сайлап алганда төп таләпләрне берсе – намзәтләрнең яше булган диелә. Түрәләр уйлавынча, әгәр дә теркәлгән намзәт-сәясәтчеләр 50 яшьтән яшьрәк булса, русияләрдә 70 яшьлек Путин – "хакимияткә каты кулы белән килгән чактагы кеше түгел инде" дигән фикер туарга мөмкин.
  • 2024 елгы президент сайлаулары алдыннан узасы кампания кысаларында Кремль "Бу безнең гаиләнеке" ("Это у нас семейное") дигән Русиякүләм бәйге үткәрәчәк. Катнашучылар арасында биш миллион сумлык 30 торак сертификаты, Русия эчендә 300 сәфәр һәм башка бүләкләр уйнатмакчы булалар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Медуза җиткергән иде.
  • Басма чыганаклары әйтүенчә, әлеге бәйге "мондый катлаулы вакытта кампания уздыру өчен уңай вазгыять тудырырга" тиеш. Басма әңгәмәдәшләре "катлаулы вакыт" дигәндә чикләүләр кертелү белән бәйле бәяләр кыйммәтләнүне, валюта курсының артуын күз уңында тота диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG