Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе медиаполиция хезмәткәрләре әзерләячәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар интернеттагы экстремист материалларны ачыклау белән шөгыльләнәчәк.

Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) "медиаполиция" - интернетта экстремист материалларны ачыклаучы белгечләр әзерли торган бакалавр програмы ачкан. Бу хакта "Известия"га югары уку йортының матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Рәсми рәвештә бу юнәлеш "Дәүләт мәнфәгатьләрен һәм иминлеген медиа-тәэмин итү" дип атала. Програм Русия террорчылыкка каршы дәүләт комитеты ярдәме белән тормышка ашырыла.

РАНХиГС вәкиле әйтүенчә, бу белгечләр террорчылыкны, криминаль мәдәниятне, үсмерләр арасында үзләренә кул салуны пропагандалауга һәм дин тотучыларның хисләрен мыскыллау пропагандасына каршы көрәшергә тиеш.

"Известия" Роскомнадзор, Иҗтмагый пулат һәм Русия думасы вәкилләренең сүзләрен китергә, алар әйтүенчә интернетта "җимергеч контент" күләме даими артып тора.

Идарә дәүләт университеты ректоры Владимир Строев әгәр медиа-иминлек белгечләренә дәүләтнең ихтыяҗы барлыкка килгән икән, университетлар мондый белгечләрне әзерләп чыгарырга тиеш дип белдергән.

  • 2023 елның икенче чирегендә Роскомнадзор Украинадагы сугыш турындагы 26 меңнән артык интернет-сәхифәне томалаган – бу балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салу һәм наркотиклар пропагандасы белән бәйле сәхифәләрдән дә күбрәк.
  • РАНХиГС — Русиядә алдынгы уку йортларыннан берсе. Гыйнварда академия барлыкка килгәннән бирле беренче тапкыр аның ректоры алышынды. Икътисадчы Александр Мау урынына (кайбер хәбәрләргә күрә ул илдән киткән) Алексей Комиссаровны билгеләделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG