Бүген авылда мәктәпне ябалар. Ябалар дип әйтү дә бик хак түгел, дөресрәге. сүтеп, күрше авылга күчерәләр. Айсылу карчыкка боларны үги улы Касыйм кайтып сөйләде. Балалар күрше авыл мәктәбенә йөриячәкләр икән.
Айсылу карчык мәктәп тирәләреннән бер әйләнеп кайтырга булды. Ул укытудан киткәннән бирле анда инде берничә яшь кыз эшләп чыкты. Килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Җәй ахырында, Өтернәснең иң матур чагында киләләр иде дә ул кызлар, аһ итәләр иде. Өтернәскә беренче тапкыр килгән кеше: "Дөньяның җәннәте шушында икән'"– дип китә. Аннан кара көзләр башлана. Авыл урамнарына соры, салкын, ябышкак пычрак җәелә. Атлы да, җәяүле дә үтә алмый аннан. Яшь укытучы кыз да, авыл хатыннары кебек, аягына резин итек киеп йөри башлый. Аннары кыш килә. Озын, салкын, ялгыз авыл кышы. Һәркөн мәктәп белән ике араны таптаган укытучы кыз инде тизрәк кышның үтүен көтә. Алты– җиде балалы авыл мәктәбенә ул икенче елны килми. Быел менә бөтенләй ябарга булганнар.
Айсылу карчык йоклый торган почмакның тәрәзәсе дә шул якка чыга иде. Хәтта яз–көз көннәрендә кыңгырау биргән тавышлар ишетелә иде... Кыңгырау! Бөтенләй исеннән чыккан бит! Тавышын әле яз көне генә ишеткән иде, куанган, уйланган иде...
Айсылу карчык, авырту аякларын өстерәп, мәктәпкә барды. Башлангыч сыйныфлар бүлмәсеннән чыңлау ишетелде. Карчык шунда китте. Сыйныфта беркем юк иде.
дөресрәге – вернее
сүтеп – разобрав
күчерәләр – переносят
үги улы – пасынок
мәктәп тирәләреннән бер әйләнеп кайтырга – обойти разок окресности школы
киткәннән бирле – с тех пор как ушла
ябышкак пычрак җәелә – под ногами грязь
җәяүле – пешеход
үтүен көтә – ждёт когда пройдёт
бөтенләй – совсем
кыңгырау – колокольчик
куанган – радовалась
уйланган – размышляла
авырту аякларын өстерәп – волоча больные ноги
чыңлау ишетелде – послышалось звон
Кыңгырау да юк иде... Елыйсы килде. Елый алмады. Кинәт карчыкның колагына көмеш кыңгырау чыңлаган кебек тоелды. Парта астыннан акрын гына башта бер кара баш күтәрелде, аннан йөзе дә күренде. Бу алты-җиде яшьтәге малай иде. Тик аның йөзен күргәч, карчык сискәнеп китте: баланың күзләрендә бернинди нур юк, әйтерсең, маңгай астында ике буш чокыр, ә ачык авызының бер кырыеннан теле күренеп тора. Малай кулына кыңгырауны тоткан. Малай тиле иде.
– Улым, бир ул кыңгырауны миңа, – диде ул, малайның күзенә туры карарга тырышып. – Бир, мәктәпнеке ул.
Ләкин малай икенче парта артына качты.
"Кем баласы икән соң бу? – дип уйлады Айсылу карчык. – Берәрсенә кайткан баладыр. Галимҗанның төсе булган кыңгырауны ничек алырга инде?"
Малай, чәченә Айсылу карчыкның кулы кагылуга, яман тавыш белән үкерде. Малай үкергән тавышка коридордан кемдер йөгереп керде. Кыяметдин. Изүе ачык, җиңе сызганулы, протез кулындагы кара бармакларын бер җыя, бер җәя.
– Нигә акыртасың ул баланы? Сиңа гына һаман җитмәде, инде сүтеләсе мәктәпкә дә килеп җиткән, төрмә кошы...
Соңгы сүзләр Айсылу карчыкның йөрәгенә пычак булып кадалды. Кыяметдин кыңгырауны кулына алып әйләндергәләде, җиңенә сөртеп, чистартты.
– Кыңгырау кирәк булган. Кара аны, килеп җиткән! Мина да кирәк ул...
Ләкин Айсылу карчык моннан кыңгыраусыз чыкмаячак! Ул – ире Галимҗанның төсе, анда баласының нәни бармак эзләре саклана. Тегендә, төрмәдә, төннәрендә шул кыңгырау тавышын ишетеп уяна иде. Берсе дә калмады! Яхшысы да, яманы да. Бары шушы кыңгырау гына.
– Кыяметдин, – дип башлады ул сүзен акрын гына. – Кыңгырау – Галимҗанның төсе. Чәч тәңкәләремнән койдырып ясатып алып кайткан иде. Син аны үзең дә хәтерлисең. Бир миңа кыңгырауны.
– Кыңгырау исенә төшкән. Кабереңә дә алып китәргә уйлыйсыңмы аны?
– Сиңа да шунда барасы. Без анда инде мең тапкыр киттек...
Ватык тәрәзәдән жил бәреп керде. Айсылу карчыкның ак чәчләрен битенә сипте. Кыяметдингә бу элекке бер елны хәтерләтте. Ул вакытта да шулай иде бит! Август ае иде. Ул чагында да менә шушылай каршысына басканнар иде. Әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта хатирә...
тиле – глупый, дурак
Галимҗанның төсе булган – память о Галимджане
кулы кагылуга – как только коснулась рука
үкерде – заревел
изүе ачык, җиңе сызганулы – грудь нараспашку, рукав засучен
җыя, җәя – собирает в кулак, растопыривает
сүтеләсе мәктәпкә – в школу. которая должна
төрмә кошы – тюремная птичка
пычак булып кадалды – ножом вонзилось
әйләндергәләде – повертел
җиңенә сөртеп – потерев о рукав
хәтерлисең – помнишь
исенә төшкән – вспомнил
кабереңә дә – и в могилу
ватык тәрәзәдән – из разбитого окна
хәтерләтте – напомнил
хатирә – воспоминание
***
Кыяметдин Айсылудан берничә яшькә генә кече. Бераз белем алсын дип, атасы аны Айсылу укыткан мәктәпкә китерде. Малай башта беркем белән дә аралашмады, маңгай астыннан гына карап утырды. Үзеннән күпкә яшь бала-чага аннан курка иде. Айсылу аны, кулыннан алып, иң соңгы партага утыртты. Шул көннән бирле Кыяметдин күзләре белән Айсылуны "ашады". Дәрескә аның әллә ни исе китми, бераз хәреф таный, хисап белә. Ләкин малай мәктәпне ташлап кайтып китәргә дә ашыкмый.
Бер көнне Айсылу янына мәктәпкә бер яшь егет – Галимҗан килде. Кыяметдин шул көннән ачу саклый башлады. Ул көнне Кыяметдин аларның сөйләшкәннәрен тыңлап, карап торды. Айсылу таралган чәчләреннән чулпысын алды да егеткә сузды. Тегесе, әллә нәрсә алып кайтырмын, дип, төреп, кесәсенә салды. Аннан, кыз белән саубуллашып, чыгып та китте.
Айсылуның үзеннән башка берәү белән аралашуын бер дә яратмады Кыяметдин. Бер күрүдә Галимҗанны кан дошманы итте.
Кыяметдин кыңгырауны бирмәде.
– А как же! Дәүләт милке. Бу карчык сорар ул,– диде ул Айсылу карчыкның элекке укучылары – эшчеләргә.– Сорар. Ул аласын алып бетерде инде. Көмеш бу! Юкка чыкса, кое-кому җавап бирергә туры килмәсен.
Барысы да уңайсызланып, тынып калдылар. Айсылу карчыкка күтәрелеп карарга да кыен. Кыяметдин карт сүзендә дә хаклык бар кебек. Авыл советы икән, авыл советы.
хәреф таный – знает буквы
хисап белә – умеет считать
ачу саклый башлады – начал копить злость
төреп кесәсенә салды – свернув, положил в карман
кан дошманы итте – сделал кровный врагом
дәүләт милке – государственная собственность
җавап бирергә туры килмәсен – как бы не пришлось отвечать
уңайсызланып, тынып калдылар – всем стало неловко, замолчали
***
Ул вакытта Айсылуга утыз өч яшь иде.
Яшен ул вакытта сайлап алып кына сукты... Иң бәхетлеләрне, яшәргә иң омтылганнарны, иң ышанганнарны. Менә, ярты гасыр вакыт үткәч, ни өчен сугылганнарын да белмиләр. Кешеләр дә белми. Аяклары йөргәндә, Казанга, Зөләйхаларга барган иде. Өстәлендә – Сталин портреты. Шуның чорында бит Зөләйха ун ел төрмәдә утырды, ирен югалтты, өч баласы ил буйлап чәчелде – һәм, үләр вакыты җиткәч, өстәлендә һаман Сталин портреты! Бернәрсә әйтә алмады Айсылу Зөләйхага. Таныш рәсемгә карады, аннан җавап эзләде, көтте. Теге еллардагы кебек! Сталинның исемен өметләнеп телгә алмаган көннәре булдымыни аларның?! Гел: "Ул белмидер, ул белсә, коткарыр", – диделәр.
Ягылмаган камераларда, баракларда төрле телләрдә аңа ялвардылар, ышандылар, көттеләр. Ләкин баш очларында һаман салкын. Себер урманы гына шаулады. Меңләгән хатынның хәсрәтен киметергә теләгәндәй, кара урман гына шаулады.
омтылганнарны – стремящихся
ярты гасыр вакыт үткәч – по прошествии полувека
ил буйлап чәчелде – распределились по всей стране
үләр вакыты җиткәч – когда настало время умереть
гел – всегда
ягылмаган камераларда – в неотопляемых камерах
ялвардылар – умолялм
баш очларында – над головами
хәсрәтен киметергә теләгәндәй – стараясь уменьшить страдания
Айсылу караватында яшен яшьнәгәнне карап, үткәннәрне искә алып ята иде. Галимҗанны алып киткәннәренә җиде ай. Эштән чыгардылар, фатирларының бер бүлмәсен алып, күршеләренә бирделәр. Унөч яшьлек улы Газизҗан олыгаеп киткәндәй булды. Казанда яшәү авырлашты. Элек бергә мәҗлесләрдә утырган кешеләр эндәшмичә үтеп китәләр, һәркем үзе өчен курка, шикләнә. Газеталар яман хәбәрләр белән тулган – әле тегендә, әле монда шпион тотканнар дип язалар. Телгә "халык дошманнары" дигән куркыныч сүз керде. Бу шау-шу башлангач, Галимҗан сизенгән кебек йөрде.
– Сине алмаслар, Галимҗан. Безнең бит байлыгыбыз да, чит илдә туганыбыз да юк, – дип Айсылу ирен юатырга тырышты. – Сине алмаслар, Галимжан. Ул бит барысын да күрә, белә. Син – намуслы коммунист, намуслы җитәкче. Юк, сине алмаслар.
Галимҗан Айсылуны авылга кайтырга үгетли башлады.
– Айсылу, кайт Өтернәскә. Балалар укытырсың. Газиз дә үз яныңда булыр, – диде ул.
Гел кемдер күзәтә кебек тоела иде Айсылуга. Төнлә ятса – тәрәзәдән карыйлардыр, көндез урамда артыннан киләләр кебек тоелды. Менә тотарлар, менә алып китәрләр. Чыннан да, Галимҗанны утыз җиденче елның гыйнварның салкын төнендә алып киттеләр. Икенче көнне үк Айсылу белән беркем исәнләшми башлады, читләштеләр, качтылар.
Айсылу ирен тыңлады, авылга китте. Шәһәрдән качты, ләкин Өтернәстә калырга насыйп булмады Айсылуга. Халык арасында "дошман хатыны" дигән сүз чыкты...
мәҗлесләрдә утырган кешеләр – сидевшие вместе на праздниках
юатырга тырышты – старалась утешить
намуслы җитәкче – совестливый руководитель
үгетли башлады – начал уговаривать
читләштеләр – отдалились
насыйп булмады – не было суждено
***
Кыяметдин карт авыр гына уфылдап куйды. Яшьлеген, үзенең беренче яратуын искә төшереп сөенмәде ул. Мескенлеге, түбәнлеге тагын бер кат бугазыннан алды. Һәм барысына да гаепле кеше – шул Айсылу, якын килә алмаслык, буй җитмәслек, үлгәндә дә якыная алмаслык укытучы Айсылу иде..
...Галимҗаннан көнләшеп узды Кыяметдиннең көннәре. Ләкин Галимҗан авылган берничә ай кайтмагач, кәефе күтәрелде. Менә шахтага барырмын, киенеп, баеп кайтырмын. Айсылу Галимҗанга түгел, миңа карар, дип уйлады ул.
Тик беркөн колагына ниндидер сәер тавыш ишетелде – туй атларындагы кебек, кыңгырау чыңлый иде! Нишләп мәктәп ишеге төбендә чыңлый соң ул?! Нәрсә булган? Шулчак ишек ачылып китте дә... Ул!.. Кара чәчле, бөркет күзле, Галимҗан керде. Әнә ул укытучы кыз каршына килеп басты. Кулында нидер чыңлый иде. Кыңгырау бит бу! Бизәкләп эшләнгән көмеш кыңгырау!?
– Айсылу, менә чулпыларыңнан кыңгырау койдырып кайттым! Менә монда исемеңне дә яздырдым. Ай-сы-лу! Ай, сылу! – диде Галимҗан.
– Бигрәк матур, – диде Айсылу.
Шулай Кыяметдин укытучысын һәм беренче мәхәббәтен кияүгә озатты.
бугазыннан алды – взяло за горло
буй җитмәслек – до которого не дотянуться
кәефе күтәрелде – настроение поднялось
сәер тавыш ишетелде – послышался странный звук
каршына килеп басты – предстал перед ней
Бизәкләп эшләнгән көмеш кыңгырау!? – С узорами налитый колокольчик?!
кияүгә озатты – проводил замуж
***
Ул көннән соң күп елар узды. Айсылу гаилә корды, улын үстерде. Һәм 37 нче ел килде. Инде хәзер ул баласы белән янә авылга кайтырга мәҗбүр. Качып, тынычлык эзләп кайтты ул. Тормышны җайга салырга кирәк иде. Шуңа Айсылу колхоз рәисе янына эш сорарга китте. Юлда каршысына үсмер малай чыкты. Кулында көмеш кыңгырау чыңлый.
– Кыяметдин... – Айсылу башка сүз әйтә алмады.
– Таныйбыз икән әле..
Айсылу каршысында гәүдәсе киңәйгән нык яшь ир тора иде.
Кыяметдин кесәсеннән тәмәкесен чыгарды.
– Авылда калырга булдың инде, алайса, шулаймы?
Айсылу дәшмәде.
– Авыл советы рәисе мин монда. Йомышың бармы?
– Эш кирәк иде шул, Кыяметдин...
Бер мәлгә Кыяметдиннең башына тиле уйлар да килде. "Менә хәзер Айсылуга өйләнсәң! Теге карчыга төрмәдә чериячәк ул, инде диварга терәмәгән булсалар. Менә ул хәзер сынар иде". Үз уйларыннан үзе куркыпмы, хурланыпмы, ул Айсылуга болай диде:
– Айсылу, кит! Кит син Өтернәстән. Сиңа монда калырга ярамый.
– Кая?! – Айсылу, ярдәм көткәндәй, күзләрен тутырып Кыяметдингә карады, – кая китим?
Кыяметдиннең башында мең төрле уй котырды. Кая дисен? Авылдан башка җиргә качырса, аның үзен утыртачаклар. Өйдә үлем көтеп, карт атасы ята. Бөтен хуҗалык Кыяметдин өстендә. Үзенең дә һәр адымы күзәтү астында. Кая җибәрсен ул бу бәхетсез хатынны. Бәлки, бергә китәргәдер?! Кыяметдиннең бугазына төер тыгылды.
– Китик бергә? Айсылу, казах далаларына качыйк! Миндә документлар бар... Айсылу, качыйк! Харап буласың!
– Юк...– диде Айсылу. – Үлгәндә дә бу хәл булмас. Галимҗан исән, ирем исән, аның гаебе юк, ул кайтыр. Ничек телең әйләнә синең миңа шундый сүзләр әйтергә?
Кыяметдин башкасын ишетмәде. "Үлгәндә дә!.."
– Ярар. Җирәнәсең димәк. Кит! – диде ул, үз-үзен кулга алып. – Мин сиңа теге сүзләрне әйтмәдем. Бүгеннән үк Казанга кит. Мин халык дошманының хатыны өчен җавап бирә алмыйм. Мин сиңа моны авыл советы рәисе буларак әйтәм…
Нишләсен? Августның кояшлы, җылы бер көнендә, әнисе Асылбикә карчыкны елатып, улы Газизҗанны җитәкләп, Айсылу тагын юлга чыкты.
мәҗбүр – вынужден
тынычлык эзләп – ища спокойствие
җайга салырга – положить в русло
үсмер – подросток
кесәсеннән тәмәкесен чыгарды – вынул сигарету из кармана
Йомышың бармы? – Просьба какая есть?
төрмәдә чериячәк – сгниёт в тюрьме
ярдәм көткәндәй – словно ожидая помощи
мең төрле уй котырды – в голову пришли тысячи мыслей
һәр адымы күзәтү астында – каждый шаг под наблюдением
бугазына төер тыгылды – подкатил ком к горлу
Харап буласың! - Пропадёшь!
рәисе буларак – в качестве председателя
***
Өйдән чыгарга да куркып, тагын Казанда яши башладылар.
Бер көнне улы Газизҗан, иптәш малай Фәтхи янына барам, дип чыгып киткән иде. Бу Айсылуның улын соңгы күрүе булды.
Ишеккә шакыдылар. Керделәр. Ниндидер кәгазьләр күрсәттеләр, җыенырга куштылар. Үзен алып чыгып киткән хатынны да Айсылу соңыннан Себер төрмәләрендә күрде. Аның да бары тик корбан икәнен аңлады. Урамга чыккач, борыла-борыла улын эзләве хәтерендә. Шул китүдән Айсылу бу йортка кайтмады. Галимҗан да кайтмады, Газизҗан да.
Айсылуны ире шпион диелгән кәгазьләргә кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән баш тартса, аны чыгарырлар иде, янәсе. Күп хатыннарга шулай иткәннәр. Ләкин алар да барыбер Себер ягына киттеләр. Лагерьда Айсылу күп танышларын күрде. Әнә Фәтхинең анасы Мәрьям, әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган табиблар, юристлар. Аларның кайсын – ун, кайсын – унбиш елга Себергә сөрделәр. Балаларын ятимнәр йортына тапшырдылар. Илне дошманнардан арындырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм юләрләр йортлары тулды...
Ун ел! Айсылу аяк араларыннан үрмәләп ишеккә бара. Башы белән тимер рәшәткәгә килеп төртелә. Кая барсаң да – шул рәшәткә, рәшәткәгә йөзләгән хатын сарылган. Вагон коридоры буйлап эт житәкләгән хәрбиләр йөри...
Ишеккә шакыдылар. – В дверь постучали.
бары тик корбан икәнен аңлады – поняла, что является всего лишь жертвой
борыла-борыла – оборачиваясь
эзләве – поиск
кул куярга өндәделәр – призывали расписаться
иреннән баш тартса – если откажется от мужа
танылган табиблар – известные врачи
Себергә сөрделәр. – Сослали в Сибирь.
дошманнардан арындырдылар – избавили от врагов
каберлекләр – могилы
аяк араларыннан үрмәләп – волочась меж ног
тимер рәшәткәгә килеп төртелә – натыкается на забор
сарылган – нависли
эт житәкләгән хәрбиләр – военные с собаками
***
Теге вакытта, Айсылу белән улын Казанга куып жибәргәч, Кыяметдин аларны башка күрмәм, дип уйлаган иде. Кулга алалар икән – алалар, анда Кыяметдиннең бер катнашы да юк. Айсылуның Казанга киткәнен тиешле урынга хәбәр итеп кайтты. "Вакыты шундый", – дип аклады ул үз-үзен. Кыяметдиннең гаебе, булса да, Айсылуның улы каршында гына бар.
Шәһәргә барган көнне Кыяметдин иске киемнәр кигән ябык, йөзе каралган бер карчыкны күрде. Тик карашы никтер таныш тоелды аның. Тукта! Айсылуның улы түгелме соң бу?! Аларның җитәкләшеп чыгып китүен авыл советы тәрәзәсеннән әле бер көнне генә карап калган иде бит. Малайны тануга, эшнең нидә икәнен аңлады Кыяметдин. Димәк, Айсылуны да алганнар. Бала авылга кайтып бара. Качып кайтканга охшаган.
– Син Айсылуның улы, ахры? – диде ул.– Әбиең янына кайтасыңдыр? Утыр, мин дә шунда . Ничек бу хәлгә төштең?
Газизҗан дусты Фәтхи янына барган, ләкин алар ишекне ачмаганнар. Ә өйгә кайтканда, инде әнисе дә юк булган. Тоткарлануы турында күршеләре әйткәннәр. Малай җәяү Казаннан авылга кайтып киткән.
Кыяметдин дежур милиционерны уятты да малайны кертте.
– Менә. – диде. – Халык дошманының малае. Казаннан качып кайткан.
Кыяметдин Айсылуның улын шунда калдырды. Аннан малай юкка чыкты. Соңрак аның балалар йортында икәнен белделәр.
Бу вакыйганы искә төшерергә яратмый Кыяметдин. Заманы шундый иде, бетте-китте.
Шулай да Кыяметдин картның бу дөньядан андый зур гөнаһ белән китәсе килми. Кыңгырауны алуы да шуңа иде. Аның артыннан Айсылу карчык барыбер килер, ялыныр, йомшарыр, сөйләшер дип уйлады. Бәлки, ул еллар өчен кичерер дә иде. Тик гомер ахырында нигә Кыяметдин алардан кичерү көтә соң?! Аның ни гаебе бар? Төптә ятып, исән калганы өченме? Аның да гомере бер генә бит.
бер катнашы да юк – никакого отношения не имее
аклады – оправдал
карашы никтер таныш тоелды – взгляд почему-то показался знакомым
эшнең нидә икәнен – в чём дело
тоткарлануы турында – о задержке
гөнаһ белән китәсе килми – не хочется уходить грешным
барыбер килер, ялыныр, йомшарыр – всё равно придёт, будет умолять, смягчится
кичерер – простит
Кыяметдиннең хатыны рәттән берничә үле бала салды. Сугыш ахырында зәгыйфь кенә бер кыз бала табып, үзе дөньядан китеп тә барды. Үлгәндә генә йөзенә елмаю билгеләре чыкты Аның нинди тормышта яшәвен белүчеләр: "Котылды, бичара" – диделәр.
Кыяметдингә хатын-кыз бетмәде. Ул чагында авылда хатын-кыз чутсыз иде. Айсылу төрмәдән кайтып күзенә күренгәнче, шулай азып-тузып өй борынча кунып йөрде. Айсылу кайтып күзгә күренгәч, авыл аның өчен яктырып та, караңгыланып та китте. Үзенең хайванга әйләнеп баруын да, дөньяда бернинди изге нәрсә, сөенече калмаганын да аңлый башлады. Айсылуга ул теше-тырнагы белән ябышты, төрмәдән кайтса да, кипсә дә, чәчләре агарып бетсә дә – ул аның өчен барыбер элекке Айсылу, чулпы таккан укытучы кыз иде.
***
Соңгы елларда Айсылу шахтада эшләде. Ирек кәгазен кулга алгач, сөенмәде дә, кайгырмады да. Беренче товар поезды белән үк Казанга кузгалды. Төрмәдә әйттеләр – аны Казанга кертмәячәкләр. Киткән җирдән алтмыш чакрым ераклыкта торырга, ди. Айсылу Өтернәскә кайтачак. Әнисе исән булырга тиеш. Бәлки, Газизҗан да шунда кайткандыр. Әлбәттә, шунда кайткан. Ун ел бит! Ун ел!!
"Әни, мин кайттым бит! Кайтты-ы-ым". Карчык кызы кочагына егылды. Йә. хода! Аның кызымы сон бу?! Күзләрендә адәм күтәрә алмаслык кара моң, хәвеф, өмет. Яңаклары эчкә баткан, тәне – коры сөяк.
– Әни, улым Газизҗан кайда?
Нинди тынлык бу?! Карчыкның кулында саргаеп беткән кәгазь. Үлгән? Юк... Яраланган? Юк... Нәрсә булган соң алайса?! Кайда аның Газизҗаны? Нәрсә дигән? Хәбәрсез югалды? Ничек кеше хәбәрсез югалсын ди? Сугышта хәбәрсез югалалармыни? Аның улы – Мостафин Газизҗан Галимҗан улы – ничек инде югалсын? Сугыш беткәнгә кайчан? Ике ел? Ул кайчан югалган? Кырык икенең кышында. Биш ел узганмы? Ул биш ел дөньяда юкмыни инде?! Кайда югалган?! Кайда?!!
1947 ел. Кыш. Өтернәс авылы. Газизҗанны соңыннан военкоматлар аша эзләтеп-эзләтеп тә карады Айсылу. Хәбәрсез югалган, диделәр. Пленга эләккәнме, үлеп, җир астында калганмы – беркем белми. Детдомнан авылга берничә хаты, сурәте килгән, фронттан бер фотосын җибәргән. Ул да кебек, түгел дә кебек. Күзләрендә әллә нинди катылык. Сугышка да үзе теләп, язылып киткән. Гаризасына: "Әти-әни китергән оятны каным белән юарга телим", – дип язган. Нинди оят?.. Әй, бала, бала... Соңгы сүзең, соңгы уең ни булды икән? Анаң – төрмәдә, атаң – төрмәдә, ә син билгесез җирләрдә үлеп ятасың...
Улының югалганын белгәч, яшәүнең мәгънәсе калмады. Авылдан чыгарга ярамый – һаман күзәтү астында. Сөйләшергә, аралашырга кеше юк, барысы да шикләнеп карыйлар. Ире Галимҗаннан хәбәр юк. Ул кайдадыр Магадан якларында. Бәлки, тәвәккәлләп, Галимҗан янына чыгып китәргәдер? Аның да кара чәчләре инде агаргандыр, горур башы иелгәндер. Ул хәзер иреккә чыгарылган булырга тиеш. Ләкин бу якларга кайтырга барыбер ярамый. Барыбер күзәтү астында. Шул барып, бәлки, шахтага урнашыргадыр? Тагын ун ел бик күп гомер бит әле ул. Галимҗанның көче җитәрме? Һәм Айсылу үзен ире янында күз алдына китерә...
Күзләрендә адәм күтәрә алмаслык кара моң, хәвеф, өмет. – В глазах печаль, трагедия, надежда, что неподсилу перенести человеку.
яңаклары эчкә баткан, тәне коры сөяк – щёки впали, тело – одни лишь кости
саргаеп беткән кәгазь – пожелтевшая бумага
хәбәрсез югалган – без вести пропавший
җир астында калганмы – или под землёй остался
оятны каным белән юарга телим – желаю искупить стыд кровью
шикләнеп карыйлар – смотрят с сомнением
***
Нишлисең? Тормышны дәвам итәргә кирәк. Айсылу хуҗалыкта эшләде. Бер йортта ике карчык гомер иттеләр. Хәер, берсе вакытсыз картайган хатын иде.
Беркөн Кыяметдин Айсылу янына килде.
– Сине алырга килдем,– диде ул. Тик Айсылуның сүзе нык иде. Сөймәде, якын күрмәде ул Кыяметдинне. Шулай да әнисенең сүзен тыңлап, кияүгә чыкты. Әмма Кыяметдингә түгел.
Өйгә бер ир, аннан өч бала керде. Өй эче җылынып китте.
– Менә, кызым, Вәлиулла, – диде әнисе. Вәлиулла ике кулын сузып, Айсылу белән күреште.
– Менә, кызым. Вәлиулла, – диде әнисе тагын бер кат. – Ике ай элек хатыны үлде. Өч бала ятим калды. Ризалаш, балам, ана бул шул өч ятимгә.
Уртанчы малай мич арасына качкан. Иң олысыдыр инде. Айсылуның шул чак башы әйләнгән кебек булды. Малай үзенең улы Газизҗанга охшаган иде. Шундый ук караш, шундый ук чәчләр, шундый ук язмыш. Анасыз язмыш...
– Рәнҗетмәм,– диде Вәлиулла, – Көтүче хатыны булырга хурланмасаң, өч баладан курыкмасаң, чык үземә.
– Кызым, минем дә үләр вакытым җитте. Син дә бик бетеренгәнсең. Ир-атсыз булмый. Галимҗан кияү кайтамы-юкмы – билгесез. Үзеңне дә яңадан алып китәргә мөмкиннәр.
– Ярар, – диде Айсылу. – Галимҗанны хурламасаң, мин сиңа чыгарга риза. Балалар хакына.
Шулай үткәннәр белән ялгаган соңгы җеп өзелде. Халык дошманы хатыныннан ул көтүче хатынына әйләнде.
Иреннән ваз кичүе турында кәгазь язды. Аңа бүтән кагылмадылар. Көтүче хатыны булып, Айсылу авылда яшәп калды. Дөньялар бераз тынычлангач, үз урынына кайткач, аңа мәктәптә эш тә бирделәр. Авыл халкы да бу хатынга ияләште. Әнисе Айсылуның үз кулында тынычлап җан бирде. Тормыш салмак кына дәвам итте. Унөч елын түзде, ундүртенчесендә тормышка чыкты. Егерме ел көтә. Юк, ирен гаепләмәде ул, аның өчен утырдым, дигән уй башына килмәде. Галимҗан үзе дә корбан иде ич. Билгесез корбан.
хәер – хотя
вакытсыз картайган – безвременно постаревшая
ризалаш – соглашайся
башы әйләнгән кебек булды – будто голова закружилась
рәнҗетмәм – не обижу
бетеренгәнсең – потрепалась жизнью
Балалар хакына. – Ради детей.
Шулай үткәннәр белән ялгаган соңгы җеп өзелде. – Так оборвалась последняя нить, соединявшвя с прошлым.
ваз кичүе турында – об отречении
ияләште – привыкла
җан бирде – умерла
тормышка чыкты = кияүгә чыкты
***
Айсылу Казанга, Зөләйханың хәлен белергә барган иде. Нигәдер аяклары элек яшәгән җиренә – Театр мәйданына тартты. Алар яшәгән ике катлы йорт исән. Айсылу үзләренең тәрәзәсенә карады. Бераз элекке тормышын искә алып, эскәмиядә утырды. Борылышта зур гәүдәле, киң җилкәле картны бер хатын җитәкләгән иде. Картның күзендә кара күзлек, бер кулында нечкә таяк. Менә алар Айсылу утырган эскәмиягә утырдылар.
– Җеп өзәрлек хәлем калмады, – диде ул. – Һаман шушында алып киләсең.
Ир башта дәшмәде. Аннары:
– Күп йөрисе калмагандыр. Күңелем сизә.
Айсылу өнсез калды. Йә хода! Галимҗан тавышы бит бу! Күзләрен ачты. Менә янәшә утыралар. Әйтерсең лә арада утыз ике ел аерым тору да юк, төрмә дә юк. Әйтерсең, ишек төбенә һава суларга чыкканнар, оныклар турында уйлыйлар. Оныклар? Нинди оныклар?! Оныклар юк. Нәсел юк, бетте, теге елларда ук тамырына чабылды. Ай, язмыш. Менә тагын янәшә утыртты. Мөгаен, соңгы тапкырдыр, соңгы тапкыр.
Галимҗан сискәнеп башын күтәрде.
– Монда кемдер бар, ахры? – диде ул. Кулында сукырлар таягы иде.
– Галимҗан. Бу – мин, Айсылу.
Карт урыныннан кузгалды. Айсылу ягына борылды. Нечкә таягы кулыннан төшеп китте. Карт, кулларын Айсылу ягына сузып, аның йөзен, чәчләрен сыйпады. Бармаклары белән тирән җыерчыкларны аралады, әйтерсең лә алар арасыннан Айсылуның яшьлеген эзли иде.
– Көтмәдең... – Беренче сүзе шул булды.– Баш тартырга ашыктың. Курыктың.
Айсылуның бугазына төер килеп утырды. Төрмә газаплары, Газизҗанның хәбәрсез югалуы, ачлык турында сөйләргә теләде. Дәшмәде. Көтмәве дә хак. Барысы да беткән иде шул.
– Улыбыз Газизҗан сугышта югалган, Галимҗан.
– Беләм. Кырык икедә үк... Мин кайткач эзләткән идем. Ленинград тирәсендә юкка чыккан бала... Тегендә Магаданда синең хакта уйлау гына алып калды. Барыбер кайтам, – дидем. – Минем беркем алдында да гаебем юк – ил алдында да, партия алдында да. Синең алдыңда гына гаебем бар. Минем аркада күргәннәрең өчен.
– Синең гаеп белән түгел. Син үзең дә минем кебек үк корбан. Күзең... кайчан болай булды?
– Тегендә. Жир астында. Андагы хәлләрне үзең беләсең, сорама.
– Миңа рәнҗемә, Галимҗан. Гаилә кордым, өч ятим бала тәрбиялим.
– Беләм. Кайтуга сине эзләтә башладым, Өтернәстән дә белештем. Тормышта, өч бала үстереп ята, диделәр. Үз-үземә кул салырга уйладым. Менә, Рәнгыя алып калды. Яшәү түгел инде бу. Гел караңгылык... Бер якты нур юк, бер өмет юк... Нәрсә өчен?! Айсылу, нәрсә өчен болай булды соң бу?!
...Менә Галимҗан йөзе белән Айсылуның кулларына капланды, буыла-буыла: "Бәхил бул, бәхил бул..." – дип пышылдады. Айсылу чал башын аның күкрәгенә куйды, күзләрен йомды, әллә үзенә, әллә Галимҗанга: "Мең бәхил. Бәхил..."– дип әйтә алды.
Кемнәр алар, бер-берсеннән бәхиллек сорап, чат башында басып торган карт белән карчык? Очраклы танышлармы, авылдашлармы, кемнәр алар – ике ялгыз?
***
Бер иртәдә авыл халкын тавыш уятты. Халык кычкыра, каядыр йөгерә иде. Кыяметдин дә шул якка йөгерде. Мәктәпне ялкын урап алган. Кыңгырау! Кыңгырауны алырга кирәк!
Ул иртәдә мәктәп янында Айсылу карчыкны да күргәннәр. Ак күлмәген киеп, кулларын күккә күтәреп торган ул. Янгыннан соң аны башка беркем күрмәде.
Айлар узгач та, көл өстеннән көн саен Кыяметдин генә нидер эзләп йөри. Халык аны акылдан язган дип уйлый. Ә ул бит утлы күмерләр арасыннан Айсылу карчыкны эзли, утлы елларны туздырып, аннан чулпы таккан укытучы кызны эзли. Шуны беркем дә белми, шуңа беркем дә ышанмый.
Авыл кыңгыраусыз, Айсылу карчыксыз калды.
Җеп өзәрлек хәлем калмады. – Не осталось ни малейшей силы.
күңелем сизә – сердце чувствует
өнсез калды – опешила
һава суларга чыкканнар – вышли прогуляться
оныклар – внуки
соңгы тапкыр – последний раз
урыныннан кузгалды – тронулся с места
тирән җыерчыкларны аралады – перебрал глубокие морщины
белештем – разузнал
үз-үземә кул салырга – наложить на себя руки
чал башын – седую голову
ялкын урап алган – охватил огонь
акылдан язган – сошёл с ума
утлы күмерләр арасыннан – среди горящих угольков
***
А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!