Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Фәннәр академиясе үзгәртеп корыла, Тарих институты академиягә кушыла


Татарстан Фәннәр академиясе
Татарстан Фәннәр академиясе

Аерым алганда, хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты да аерым структура буларак эшләүдән туктый. Ул Татарстанның Фәннәр академиясенә кушыла.

Татарстан хакимиятләре республика Фәннәр академиясен, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтын, Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәген һәм Тормыш иминлеге фәнни үзәген үзгәртеп кору турында карар кабул иткән. Соңгы өчесе милекләре белән бергә Фәннәр академиясенә кушылачак. Алар академиянең аерымланган бүлекчәләре булачак. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Үзгәртеп кору тәкъдиме белән республиканың Мәгариф һәм фән, Икътисад, Транспорт министрлыклары, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе чыккан. Бу карарны "фәннни тикшеренүләр сыйфатын яхшырту" һәм дәүләт милкен нәтиҗәлерәк куллану өчен кабул итүләре искәртелә.

Фәннәр академиясенә үзгәртеп коруга 90 эш көне бирелә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының мөстәкыйльлеген югалтып, Татарстан фәннәр академиясенә кушылу ихтималы турында Азатлык әле сентябрьдә үк язган иде. Тарихчылар академия президенты Рифкать Миңнехановның фәнни юнәлештә вертикаль төзергә җыенуын әйтә. Кайбер галимнәр моннан зыян юк дигән фикердә. Шулай да институтта кыскартулар башланыр, тарихка басым ясалыр дип шикләнүчеләр бар.

  • Тарих институты 1996 елдан 2014 елга кадәр Татарстан фәннәр академиясе карамагында, ләкин мөстәкыйль фәнни оешма буларак эшләде.
  • 2013 елда академиядә реформа башланды. Аның җитәкчелеге академия канаты астында эшләүче барлык институтларның юридик статусын бетереп, финанс эшләрен үз карамагына алырга теләде. Бу үзгәрешләргә Тарих институтының ул вакыттагы мөдире, сәясәтче һәм тарихчы Рафаил Хәкимов каршы чыкты. Нәтиҗәдә, 2014 елда институтны гамәлгә куючы дип Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнде. Тарих институтының Фәннәр академиясе белән бәйләнеше фәнни юнәлештә генә калды.
  • 2020 елның маенда Тарих институтын Археология институтына кушарга һәм аны тулысынча Татарстан фәннәр академиясенә күчерергә теләделәр. Республика хөкүмәтенең шундый нияте булуы расланды. Тарих институтын саклап калуны сорап татарның фәнни, мәдәни, иҗтимагый даирәләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты.
  • Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 1996 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте һәм институтның фәнни җитәкчесе булып калды. Мөдир вазифасына аның урынбасары Радик Салихов сайланды.
  • Быел 11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.

ТАРИХ ИНСТИТУТЫ

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә. 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Институтның төп хезмәте — җиде томлы "Татар тарихы". Ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

Институт ике елга бер "Алтын Урда" халыкара фәнни форумын уздыра. Ел саен дистәләрчә фәнни китаплар бастыра, татар тарихын популярлаштырган видеоязмалар ясый.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG