Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нинди кием сайларга? (Какую выбрать одежду?)


Ежедневно каждый из нас сталкивается с вопросом: что надеть? А будет ли достаточно комфортно, тепло или наоборот прохладно? А подойдет ли выбранный наряд к любимой обуви? Итак, сегодня мы поговорим о выборе одежды на татарском языке.

Начнём с актуальной лексики для этой темы.

Лексика урока
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Лексика урока

  • киеп карарга – померить,
  • тап-таман – как раз, впору,
  • килешә – идет, подходит, к лицу,
  • сайларга – выбирать,
  • урарга – мотать, обматывать,
  • өстенлек бирергә – предпочитать,
  • өсне алыштырырга - переодеться,
  • артык (кыска, озын, чуар) – слишком (короткий, длинный, пестрый)
  • кечерәйгән – стало малым,
  • сузылган – растянутый,
  • искергән – состаренный,
  • ерык – разрез,
  • ямау – заплатка.

Больше слов вы сможете найти на предыдущем уроке по этой теме.

Разные события предполагают разные наряды. Читаем рассказы и мысли наших героев и отвечаем на вопрос по какому случаю они подбирают себе наряд.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
Алия, 22 яшь.
– Ах, сәгать биш тула икән бит. Килеп җитә хәзер. Нәрсә кияргә? Уйла, тизрәк уйла… Бу джинс итәк ничек булыр икән? Кыска булыр. Урамда салкын, озак йөрсәк, өшиячәкмен. Кая соң теге йон чалбар? Ул бу ефәк кофтага бик килешә, җылы да. Ә монда икән. Аякка?! (Телефон шалтырый.) Алло! Әйе, аста көтәсеңме? Хәзер чыгам.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
Сәрия, 30 яшь.
– Мондый мөһим очрашуга киемне уйлап сайларга кирәк. Киемгә карап каршы алалар бит. Менә бу мамык күлмәк туры килә кебек: чуар да түгел, буе да уртача, сыланып та тормый, ерыгы да юк. Аякка үкчәсез ботинка киям. Муенга җиңелчә шарф урыйм. Чәчемне җыям. Булды, мин әзер!

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00
Арслан, 42 яшь
– Уф, яратмыйм бу җыенуларны. Мин нәрсә уңайлы, шуны кияргә телим, ә хатын: "Матур итеп киенергә кирәк, кеше арасына чыгабыз", – ди. Беренче һәм соңгы тапкыр туйда кигән костюмымны киимме?! Кечерәйгән бит инде ул. Ярый, шакмаклы күлмәкне һәм кара чалбарны киям. Аяк киемен дә майлап куярга кирәк икән, май кояшыдай балкып торсын. Кая әле: менә – яшь кияү кебек булдым.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00
Әлфия, 53 яшь.
– Әтисе дим, әтисе, тиздән килеп җитәләр. Әйдә, өстеңне алыштыр инде, өй киеме белән йөрү килешмәс. Сузылган ыштаныңны сал, ямаусыз футболкаңны ки. Миңа да алъяпкычны салырга кирәк, чәчемне дә тарасам була.

Сопоставьте героев и ситуации.

Найдите фразы или слова в текстах.

  • шелк –
  • разноцветный, пестрый –
  • облегает –
  • без каблуков –
  • сборы –
  • выходим в свет (в люди) –
  • в первый и последний раз –
  • пусть блестит –
  • как жених –

Ответьте на вопросы по тексту.

  • Алия башта нәрсә кияргә уйлый?
  • Алия кая ашыга?
  • Сәрия ничек киенә?
  • Арслан костюмны еш кияме?
  • Ул үзенә нинди кием сайлый?
  • Әлфия иреннән ни өчен киемен алыштыруны сорый?

Вопросы, связанные с выбором одежды

  • Син ничәнче үлчәм күлмәк/чалбар/ аяк киеме киясең? – Какого размера платье/ брюки/ обувь ты носишь?
  • Нинди төсләргә өстенлек бирәсез? – Какие цвета предпочитаете?
  • Үкчәле аяк киеме сезнең өчен уңайлымы? – Вам удобно носить обувь на каблуках?
  • Бөрчекле күлмәккә кайсы алкалар килешер икән? – Какие серёжки подойдут к платью в горошек.
  • Бу костюмга галстук тагаргамы яки күбәләкме? – К этому костюму повязать галстук или бабочку?

Фразы для помощи выбора одежды:

  • Бу сезонда табигый тукымалардан тегелгән киемнәр кияләр.
    В этом сезоне носят одежду из натуральных тканей.
  • Теге бала итәкле күлмәкне киеп карагыз әле, сезгә килешер кебек.
    Попробуйте померить то платье с воланами, кажется вам подойдёт.
  • Кызыл күлмәкнең итәге үтәкүренмәле икән, астыннан тагы бер итәк кияргә кирәк.
    Низ красного платья оказывается прозрачный, нужно надеть подъюбник.
  • Бу свитерның иңсәләре сезгә таман, ләкин җиңнәре озын.
    Плечи этого костюма вам впору, но рукава длинные.
  • Сыйфатлы, чыдам аяк киеме алырга теләсәгез, менә бу күн ботинкаларны киңәш итәм.
    Если хотите купить качественную, прочную обувь, советую эти кожаные ботинки.

Прослушайте и прочитайте диалог.

Диалог
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Диалог

  • Алсу. Исәнмесез! Шушы пәлтәләрне киеп карарга телим. Киеп карау бүлмәләре кайда икән?
  • Консультант. Кассаларга кадәр туры барасыз, аннан уң якта киенү бүлмәләре. Әйдәгез, сезгә ярдәм итәм.
  • Алсу. Әйбәт булыр иде, рәхмәт. Алайса, кайсын сайларга белмим.
  • Консультант. Менә бу ачык төслесеннән башлагыз әле. Сезгә ачык төсләр килешер кебек.
  • Алсу. Матур, сәдәфләре дә затлы, якасы әйбәт утыра, кесәсе дә тирән, әмма иңсәләре таррак кебек һәм көз көне ачык пәлтәдән йөрү куркыта. Тиз пычыраначак бит.
  • Консультант. Менә сорысын киеп карагыз. Соры төс һәрнәрсәгә килешә. Муеныгызга ачык төстәге җиңел шәл бәйләсәгез…
  • Алсу. Менә инде соры тычкан кебек булдым, койрык тагасы гына калды. Пи-пи-пи… Моның сәдәфләре дә юк, путасы гына бар икән. Ә бу капюшон монда нәрсәгә? Юк, бу бармый.
  • Консультант. Ә менә бу көрән төслесе иркен дә, җылы да. 70% йон дигән.
  • Алсу. Җылы булуы әйбәт, ләкин озын бу. Машинада йөргәндә уңайсыз булачак.
  • Консультант. Сезгә килешә…
  • Алсу. Әни әйткәндәй, сылу кешегә солы капчыгы да килешә, ә бу чыннан да солы капчыгыннан ким түгел.
  • Консультант. Ә менә бу куе зәңгәре нәкъ сезгә үлчәп теккән кебек.
  • Алсу. Рәхмәт, мин аңладым: бу сезонда пәлтә кирәкми миңа!

Устойчивые фразы и выражения:

  • Сылу кешегә солы капчыгы да килешә – букв.: стройному человеку подходит и мешок для овса.
  • Ким түгел – не хуже.
  • Үлчәп теккән кебек – будто на вас сшит.

Проверьте понимание диалога методом Әйе/Юк.

  • Алсу үзенә көзгә пәлтә сайлый.
  • Ачык төстәге пәлтәнең сәдәфләре юк.
  • Соры төстәге пәлтәнең капюшоны бар.
  • Көрән төстәге пәлтәнең җитмеш проценты йоннан эшләнгән.
  • Көрән төстәге пәлтә машинада йөргәндә җайлы.
  • Алсу куе зәңгәр пәлтәне ала.

Вспомните и перечислите преимущества, а потом недостатки каждого предложенного пальто.

  • ачык төстәге пәлтә
  • соры төстәге пәлтә
  • көрән төстәге пәлтә
  • куе зәңгәр төстәге пәлтә

*****

На этом наше занятие закончилось. Не забудьте пройти итоговый тест, чтобы закрепить пройденный материал:

Тест: Нинди кием сайларга?

Тест: Нинди кием сайларга?

Сынау

Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский на каждый день

Данный курс рассчитан для практики татарского языка в бытовых ситуациях, для каждодневного использования. Урок включает в себя набор необходимой лексики и фраз, жизненные диалоги с аудио озвучкой, интересные фразы, тест для самопроверки.

XS
SM
MD
LG