Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан сайланган депутат абортлар турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итә


Айрат Фәррахов
Айрат Фәррахов

Айрат Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми. Әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур, ди ул.

Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов илнең абортлар турындагы канунын үзгәртергә тәкъдим итә. "Республика Татарстан" газетасы язуынча, якын арада аның бу тәкъдиме турында Русия хөкүмәтендә фикер алышачаклар.

Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми, әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур. Шулай ук, әгәр балага узган кыз балигъ булмаса, аның ата-анасы фикерен дә белергә кирәк.

Депутат канунны камилләштерергә кирәк булуын барысы да аңлый дигән фикердә. Әмма аны сайлаучылар соңыннан хупларлык итеп үзгәртергә кирәк, дип искәрткән ул..

Күптән түгел Русиядә аборт ясау фикереннән баш тартып, баланы тудырырга булган хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим иттеләр. Дума депутаты Солтан Хәмзәев хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голиковага шундый мөрәҗәгать җибәргән иде.

Бу тәкъдимдә акча түләп кенә калмыйча, алга таба баланы дәүләткә тапшырырга да тәкъдим ителә. Хәмзәев әйтүенчә, хатын-кыз аборт ясатырга булган икән, баланы коткаруның иң нәтиҗәле ысулы - аны дәүләт тәрбиясенә алу.

  • Июль ахырында Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан. Бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аерым алганда аннексияләнгән Кырым да бар.
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG