Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХӘМӘС Израилгә һөҗүм иткәндә тотык итеп алган 20 кешене азат итте


АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларның тагын 20сен азат иткән.

Тотыклар Кызыл Хач оешмасына тапшырылган.

Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 яки 42 фәләстинне бирәчәк.

Тотыклар белән алмашу шимбә көндезге вакытка билгеләнгән булса да, ул җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтә генә хәл ителде.

Сугыштагы тәнәфес җомга көнне башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк.

ХӘМӘС шушы дүрт көндә 50 тотыкны азат итәргә вәгъдә итә, шул рәвешле Газзәдәге тотыклар саны 190га калачак. Израил исә ХӘМӘСкә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы 150 фәләстинне тапшырырга җыена: сүз, шулай ук, хатын-кызлар һәм балигъ яшькә җитмәгән яшүсмерләр турында бара.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы көннәрдә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.

  • Израилнең саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгында җир өсте операциясе алып бара. Ул 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израил көньягына һөҗүм итүенә җавап буларак башланды. Ул чакта 1200 кеше үлде, 240 кешене, шул исәптән берничә дистә чит ил ватандашын җиһадчылар тотык итеп алып Газзәгә алып чыкты.
  • Фәләстин ягы Израил хәрбиләрен тыныч кешеләрне үтерүдә гаепли. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге саклану министрлыгы ышандыруынча 7 октябрьдән башлап Газзә сызыгында 14 меңнән артык кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар һәм хатын-кызлар. Бу мәгълүмат бәйсез чыгынактан расланмаган.
  • Израил ХӘМӘСнең хәрби объектларына гына, шул исәптән җир астындагыларына да һөҗүм итүен белдерә, алары сивил корылмалар арасында урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG