27-28 ноябрь Казанда XVI "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы узды. Анда Русиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты. Очрашуда төп ике тема күтәрелде. Беренчедән, барлык җыеннарда гадәткә кергәнчә, Русиянең җинаятьчел сугышын хуплау, андагы сугышучыларга ярдәм итү турында сүз булды. Икенчедән, сугыш аркасында инвесторларын югалткан Татарстанның төбәкләрдә татар эшмәкәрләрен үзенә чакыруы булды.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте. Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә. Бу хакта республиканың икътисади үсеш програмында әйтелә. Быел барлыгы 100 млн доллар чит ил инвестициясе булыр дип өметләнәләр. Мәсәлән, моңа кадәр програмда ул 520 млн доллар тәшкил итте. Рәсмиләр киләсе ике елда да чит ил инвесторлары республикага моның кадәр акча кертмәс дип фаразлый.
Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады. Бүгенге җыеннан күренгәнчә, республика рәсмиләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренә дә өмет итә.
Очрашуны алып барган Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев утырыш башында ук эшмәкәрләрне Татарстанга килергә чакырды.
"Төп эшмәкәр булып үз эшегезне Татарстанга күчерәбез дисәгез, без ачык һәм сезне көтеп торабыз", диде ул.
Эшмәкәрләр җыены вакытында Милли шура утырышы узган. Анда Дөнья татар конгрессы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан иткән.
Җыен сугыш пропагандасыннан башланды
Беренче итеп сүз Самар шәһәре эшкуары, "Дуслык" оешмасы президенты Фәхретдин Конюкаевка бирелде. Ул эшмәкәрләрне борчыган проблем күтәрү урынына, Русиянең Украинага сугыш башлавын хуплау, анда сугышучыларга ярдәм итү турында укып җиткерде. Аның чыгышы Русия пропагандасы рәвешендә барды.
"Безнең якташларыбызга, кулына корал тотып хәрби операциядә неофашизмга каршы көрәштә Русия суверенитетын саклаучы егетләребезгә төрле ярдәм күрсәтәбез", диде ул.
Эшкуар бу мәсьәләнең Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында күтәрелүен һәм шуннан соң бөтен татар дөньясы белән шул эшкә керешүләрен әйтте. Самар сабантуенда сугышта катнашучыларга ярдәм итү мәйданы булдырылуын да хәбәр итте һәм пропаганда рухында чыгышын дәвам итте.
"Без милләттәшләребезне, ватандашларыбызны беркайчан да ташламыйбыз. Солдатларга ярдәм җыюда гади халык та, безнең вәкилләр дә бик теләп катнашты", диде ул.
"Халык президент һәм армия тирәсендә берләшеп барлык авырлыкларны җиңеп чыга ала", дип тә кабатлады.
Ахырдан ул Курган өлкәсендә янгын кичергән Эчкен авылында бер йорт салып бирүләрен сөйләде. Бу аның утырышка бәйле бердән-бер сүзе булды.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев аның сүзләрен куәтләп, "барлык милләтләр дә безнең милли лидер Владимир Путин тирәсендә нык берләште" диде.
Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк
"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк. Шул ук вакытта тизрәк тынычлык килеп, егетләребезгә үз әти-әниләре һәм хәләл җефетләре янына кайтып, балалары белән тыныч тормышка күчәргә кирәк", диде ул элекке чыгышларын кабатлап.
Кыргызстан эшмәкәре санкцияләрне урап узуда ярдәм сорады
Бишкәк шәһәренең Кыргызcтан транспорт ширкәте мөдире, "Туган тел" оешмасы вице-президенты Линар Мансуров тауар ташуларны оештырган эшмәкәр. Әмма соңгы вакытта ул Русиягә каршы кертелгән санкцияләрдән зыян күрүен сөйләде. Монда ул күрше республикаларны гаепләргә тырышты. Кыргызстан белән Русия арасында Казакъстан һәм Үзбәкстан булуын исәпкә алганда, кайсы илләр турында сүз барганы аңлашыла.
"Санкцияләр һәм күрше дәүләтләрнең дустанә булмавы сәбәпле, транспортны җибәрү зур проблемга әверелә. Башка республикалар күп кенә тауарны Русиягә кертми", диде ул.
Эшмәкәр Татарстан белән Кыргызстан арасында йөк ташу өчен һава юлын булдырырга чакырды. Моңа кадәр Русия белән Кыргызстан арасында 28 йөк очкычы булдырырга килешкән булганнар ди ул, ләкин бүгенгә кадәр ул тормышка ашмаган. Линар Мансуров Казанга Кыргызстан аша тауарлар китерүне, ташламалы бәягә склад бирүне сорады. Аныңча, бу Татарстан тауарларын читкә сатарга да мөмкинлек бирәчәк.
Үзе Кыргызстан эшмәкәре булса да, аның Русиянең Украинага каршы сугышын хуплавы аңлашылды. Ул Эссе күлдә сәламәтләндерү үзәген төзүдә инвестицияләр кертергә чакырды. Аныңча, анда Татарстанга кайткан сугышчылар да ял итә алачак.
"Татарстанга үз проектларыгыз белән килегез"
Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамил Агиев татар эшмәкәрләре белән эшне көчәйтергә кирәк дип саный.
"Безгә татар эшмәкәрләрен активрак эзләргә кирәк. Республикада Сәнәгать министрлыгы нәтиҗәле эшли, Инвестиция агентлыгы актив эш алып бара. Май аенда мөселман эшмәкәрләре, 40тан артык дәүләт вәкиле килә. Анда һәркем үзенә партнер табарга тиеш. Шуңа да Татарстанга актив рәвештә үз проектларың белән килергә кирәк. Татарлар башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора? Безнең кан бер секундка тизрәк ага", ди ул.
Ул республикадагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм башка мәйданчыклар турында сөйләде. Агиев фикеренчә, Татарстан аша Көнчыгыш илләре — Кытай, Һиндстан, Иран белән эшләргә кирәк.
"Европа белән мөнәсәбәтләр озак вакыт әле гади булмаячак. Алла бирса, бар да үз рәтенә килер. Шулай да Көнчыгыш белән эшләргә кирәк. Безнең башка юлыбыз юк", диде ул.
Татар эшмәкәрләре Татарстанга килә башлаган
Җыенда Татарстанга инвестиция керткән чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренә дә сүз бирделәр. Республикага инвестиция керткән чит төбәктәге татарлар турында саннар китерелмәде. Васил Шәйхразиев татар инвесторларын җәлеп итүнең үзенчә моделен дә тәкъдим итте.
"Без әйткән модель — үзе эшмәкәр булып аякка баскан, табыш алгач аны татарлар белән бүлешеп, мәчет салырга, сабантуй уздырырга ярдәм иткән кеше. Алга таба үсеш өчен ул Татарстанны аерым мәйданчык буларак күрә. 800 млн сум белән кереп үз бәхетен тапты дип әйтергә дә була", диде ул Себердән Татарстанга килгән эшмәкәр Ринат Гайсин турында. Ул — Төмән шәһәре "Полимерпласт" оешмасы җитәкчесе. Алар 16 ел инде пенопласт ясый.
Гайсинны Татарстанга түрәләр чакырган. Шуннан соң ул узган ел Лаеш районында үз җитештерүен төзи башлаган. Эшмәкәр 800 млн сумлык инвестиция керткән. Барлыгы 84 эш урыны булачак ди ул. Киләсе елда беренче тауар җитештерә башларга уйлыйлар.
Башкалардан аермалы, Ринат Гайсин татарча чыгыш ясарга тырышты. Ул проблемнарга да тукталды. Аныңча, бүген хәләл өлкәсендә бизнес алып бару кыен.
"Хәләлгә бәйле бизнес белән шөгыльләнүчеләр бар. Бу өлкәдә үсеш өчен киртәләр тудырылган, чөнки махсус банк хезмәтләре кирәк. Аеруча чит төбәкләрдә. Бу эш башкарылса, зур ярдәм булыр иде", диде ул.
Татар инвесторы: "Кадрлар җитми"
Җыенда тагын бер үрнәк мисал буларак Омскидан килгән "Иртыш" өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаевны тәкъдим иттеләр. Ул 2021 елда Татарстанның Югары Ослан районында эш башлаган. Биредә АРТ җәмгыятен оештырган. Оешма 2022 елдан брендлы авыл хуҗалыгы техникасын җиткерү, төзәтү белән шөгыльләнә. Инвестиция күләме — 1 млн сум. Ул Татарстанда инвесторлар өчен барлык мөмкинлекләр бар диде. Шулай да аерым проблемнарга да тарыган.
"Бүген кадрлар җитми. Безнең өлкәдә генә түгел, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә кешеләр кирәк. Авылдан шәһәргә күпләп күчәләр. Аларны ничек авылда калдырырга? Бу минем эш түгел кебек. Шулай да без шушы өлкәгә инвестиция кертергә мәҗбүр. Безнең техникада шул ук механизаторлар эшли. Әгәр дә алар югары дәрәҗәдә булса, техника азрак ватылыр, кайтавазы да яхшы булыр", диде ул.
Инвестиция үзен бик озак вакыттан соң гына аклаячак, дип уйлый ул. Шулай да 100 эш урыны булдырачагын ышандырды.
Әстерхан өлкәсеннән килгән "Аквариум" балык кибете челтәре җитәкчесе Лилия Габитова да Казанда үз кибетен ачарга тели. Бүген аның үз төбәгендә биш кибете бар. 6 ел эчендә сәүдә 7 тапкырга артты ди ул.
"Мин монда партнерлар табарга өметләнәм. Без үсеш өчен ачык. Бу җыеннан соң 6нчы кибет Казанда ачылыр дип көтәм", диде ул.
Алтай татарлары мохтәрияте рәисе Әнвәр Әминов Таулы Алтай шәһәре янында "Карым" хуҗалыгына эшчеләр җитмәвен әйтте. Ул төбәктәге татарларны үзенә чакырды. Хуҗалыкта боланнар үрчетелә. Хәзер татар һәм алтай токымлы атлар белән шөгыльләнергә телиләр. Ул Алтайда барслар саны кимүен әйтте. Бүген бу җирлектә аларның саны 45кә генә калган.
"Туган тел белән проблем бар"
Очрашуда чыгыш ясаучыларның күпчелеге урысча сөйләде. Ахырдан сүз алган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моңа игътибар итте.
"Тел белән проблем бар. Моны төзәтербез, өйрәнербез. Элек тел өйрәнергә мөмкинлек булмаган. Хәзер андый мөмкинлекләр бар. Киләсе буын, балалар, оныклар ана телен белергә тиеш. Яхшы мәгариф, туган телне бирергә кирәк", диде ул.
Миңнеханов сугышчыларга ярдәм иткән эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта ул "зур ил" хакында гына түгел, татарларның кыйбласы Казанда икәнен онытмаса да кушты.
Татарстан президенты татар эшмәкәрләре һәм гомумән татарлар Курган өлкәсендәге Эчкен авылында булган янгыннан соң бердәм булды дип әйтте.
Очрашуга Эчкен авылы вәкилләре дә килгән иде. Мәктәп укучылары авыл халкы исеменнән республика түрәләренә рәхмәт әйтте. Аларга чаңгы бүләк иттеләр.
Курган өлкәсендәге Эчкен авылында янгын май аенда булды. Анда 228 йорт янып бетте, 7 кешенең гомере өзелде. Шуннан соң Татар конгрессы аша авылга 21 йөк машинасы белән һуманитар ярдәм китерелгән, 100 млн сумнан артык акча җыелган. Шулай да әле дә төзелеп бетмәгән йортлар булуы да әйтелде.
- 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессының VII корылтае Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Залда моңа каршы фикерен яңгыраткан Фәүзия Бәйрәмованы исәпкә алучы булмады, ул протест йөзеннән залдан чыгып китте. Бу карар төрле илләрдәге татар оешмалары арасында таркаулык китереп чыгарды.
- Чит илләрдәге күп кенә татарлар сугышка протест йөзеннән корылтайга барудан баш тартты. Финляндия татарлары да корылтайга бармады һәм сугышны хөкем итте. Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Конгресс резолюциясенә Украинадагы сугышны хуплауны кертүне зур мәгънәсезлек дип атады һәм оешманың Конгресстан чыгу эшен башлавын белдерде.
- "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае нәтиҗәләре нигезендә төзелгән кара исемлеген Украина тышкы эшләр министрлыгына җибәрде. Анда барлыгы 119 исем. Бу исемлектәге кешеләр корылтайда катнашкан һәм Русия гаскәрләренең Украинага басып керүен яклады диелде.
- Быел март аенда узган Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында икътисади һәм милли проблемнар күтәрелмәде. Васил Шәйхразиев Украинага каршы сугышучыларга ярдәм җыю, Русиянең җиңүен көтү турында сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум