Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янгын кичергән Эчкен авылы халкы төзелеш акрын баруга зарлана


Эчкен авылында төзелгән яңа йорт
Эчкен авылында төзелгән яңа йорт

Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылындагы янгынга өч айдан артык вакыт узды. 228 йорты янып беткән салага хакимият төрле ярдәм чаралары вәгъдә итте. Бүгенге көндә авылда бары 100гә якын йорт, ягъни зыян күргән гаиләләрнең яртысына гына торак төзелә. Йортларның шактый өлеше хакимияткә бәйле булмаган оешмалар ярдәме белән салына. Азатлык төзелешнең ничек алып барылуын һәм авылдан күпме гаилә бөтенләйгә диярлек күчеп китәргә мәҗбүр булуы турында белеште.

Эчкен авылы 2005 елда 450 еллыгын уздырды. Төп версиягә күрә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1556-1558 елларда монда татарлар күченеп килгән. Әмма авыл тагы да борынгырак. Чөнки Казан җимерелгәч, татарлар инде яшәп яткан авылга, милләттәшләре янына килгән, ул элек тә рухи үзәк булып торган, мәдрәсәләре белән танылган булган.

8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына килеп җитте. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алды. Нәтиҗәдә, җирлектәге 380 йортның 228 янып бетте. Восточный дип аталган урам ягында гына йортларга ут тимәде. Янгында 7 кеше һәлак булды.

Татар дөньясы берләшеп авылга ярдәм җыя башлады. Дөнья татар конгрессы аша гына да берничә тапкыр һуманитар ярдәм тапшырылды. Конгресс берничә тапкыр авылга барып халык белән сөйләште, мәктәп әсбаплары бүләк итте. Эчкен балаларына Актаныштагы җәйге аланга юлламалар бирделәр.

Шулай да халыкка кирәкле төп ярдәм — йортларны төзү эшләре акрын бара, ди Эчкен авылы имам-хатыйбы Әхмәдулла Хәбибуллин. Аның үз йорты да, ашлык саклаган келәте дә янып беткән.

"Эш күп, бригадалар җитми"

Хәбибуллин сүзләренчә, янып беткән 228 йортның 100гә якынын гына төзергә булганнар.

"Йортларны акрын төзиләр. Хәзер бераз активлаштылар. Эш күләме зур, бригадалар җитми, күрәсең. Халыкта ризасызлык бар. Безгә яңа җирләр дә бирделәр, чөнки янган 44 йорт су баса торган зонага карый. Шуңа да элекке урында төзергә рөхсәт бирмиләр. Яңа җирдә исә ут юк. Хәзер әкрен генә хәл итәбез. Шулай да вакыт бара", дип борчыла ул.

Аныңча, баштарак яңа җир кишәрлекләренә электр энергиясен сузу халык акчасына эшләнәчәк дигән булсалар, соңрак район хакимияте үз хисабына башкарачагын әйткән. Шул исәптән газны да түрәләр кертергә ышандырган. Әлегә 12 йортка ут һаман да барып җитмәгән.

Эчкен авылында яңа йорт төзелеше
Эчкен авылында яңа йорт төзелеше

Йорт төзелеше төрле програмнар аша башкарыла. Хәбибуллин аңлатканча, 65 гаиләгә Курган хакимияте төзелеш өчен сертификат биргән. 18 йортны "Татнефть" ширкәте салуга керешкән. Тагын 10лап торак төзүне төрле төбәкләрдәге мөфтиятләр үз карамагына алган. Cүз Чуашстан, Самар, Башкортстан, Удмуртия, Нижневартовск, Мәскәү, Мордовия мөфтиятләре, Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте турында бара. Моннан тыш, Казан мэриясе якынча 6 млн сумлык профнастил җибәреп ярдәм иткән. Курган өлкәсе хакимияте төзелеш материаллары юллаган.

"Кем йорт сала, шуңа Курган хакимияте 700 мең сум компенсация бирә. Бер йорт, зурлыгына карап, 2-6 млн сумга кадәр төшә. Төзелеш материаллары кыйммәт. Хакимият 65 гаиләгә сертификат бирде. Бу бердән-бер торагы янган кешеләргә генә бирелә торган таныклык. Сертификат кеше башына 18 дүрткел метр мәйдан өчен чыгымнарны каплый. Бер дүрткел метр чыгымын 37 800 сумнан исәплиләр. Минем өйдә ике кеше булганга күрә 2,4 млн сумлык сертификат бирелде. Шуңа тагын 700 мең сум өстәлде. Әлбәттә, бу акча гына җитми. Сумманың икенче өлешен кайдандыр табарга, яки кредит алырга кирәк булачак", ди Әхмәдулла хәзрәт.

"Татнефть" ширкәте һәм мөфтиятләр исә сертификат каралмаган гаиләләргә ярдәм итә. Алар үз вакытында йорт җирен рәсмиләштерә алмаган. Тиешле документлары булмаган кешеләргә дәүләт ярдәме каралмаган.

"Кайбер кешеләргә дәүләт ярдәме өлешчә генә булды. Әйтик, 300, 500 мең сум бирелде. Аларга мөфтиятләр ярдәм итә. Күп балалы гаиләләргә зур йорт кирәк, дәүләт ярдәме белән генә йорт күтәреп булмый. Аларга да мөфтиятләр булыша", ди ул.

"Кайбер йортларның нигезе дә салынмады"

Төзелешне хакимият тәкъдим иткән төзүчеләр — подряд оешмалары алып бара. Түрәләр халыкка төзүчеләрне 5-6 оешмадан сайлап алырга кушкан. Авыл кешесе, төзүче оешма һәм Курган өлкәсенең капиталь төзекләндерү идарәсе арасында өч яклы килешү төзелә. Әмма барсы да рәсмиләштерелсә дә, төзүчеләр эшне тиешенчә алып бара алмый ди Әхмәдулла Хәбибуллин.

"Әйтик, Төмән өлкәсеннән килгән төзелеш оешмасы эшли. Анда нигездә үзбәк, таҗиклар инде. Менә күптән түгел участок полиция хезмәткәре авылга килеп, аларның документларын тикшерде һәм өч-дүрт кешене алып китте. Хәзер беркетмә төзиләр. Аларга (мигрантларга) Төмән өлкәсендә генә эшләргә рөхсәт ителә. Бюрократиягә күз йомарга булыр иде, ләкин юк шул", ди ул.

Эчкен авылында яңа йорт төзелеше
Эчкен авылында яңа йорт төзелеше

Моннан тыш, авыл халкына төзүчеләрне дә кабат алыштырырга туры килгән. Шул сәбәпле, йортлар ышандырылган вакыттан күпкә соңрак сафка басачак.

"Соңгы тапкыр ачкычларны 15 ноябрьдә тапшырачакбыз диделәр, чөнки эшне соң башладылар. Төзелеш оешмалары намуссыз эшли. Алар зур күләмдә эш алдылар, ләкин башкара алмыйлар. Шуннан соң подряд оешманы алыштырырга туры килде. Хәзер кабат килешү төзедек.

"Татнефть" ширкәте йортларда фундамент өлешен бетерде. Кайбер йортларның нигезе дә салынмады әлегә. Аерым йортларда түбәне дә капларга өлгерделәр. Башкортстан һәм Нижневартовски татарлары төзегән йортлар әзер дияргә була", ди ул.

Кышка кадәр диярлек сузылачак төзелеш эшләре халыкның ачуын чыгарган. Хәбибуллин сүзләренчә, авылда октябрь аенда ук суыта башлаячак. Ул кешеләр әлегә фатир арендалап яшәвен дәвам итә. Шул ук вакытта авылда яшәүчеләрнең бер өлеше 4-5 вагонда көн күрергә мәҗбүр. Алар көзгә фатирларга күчеп торырлар дип уйлый хәзрәт.

"Халыкның нервылары чыдар хәлдә түгел. Сабырлык кирәк", ди ул.

Чәчү җирләре өч тапкырга кимегән

Йорт салып чыгымнары һәм бурычлары арткан халыкның тормыш алып барырга ярдәм иткән кәсепләренә дә зур зыян килгән. Авылда нигездә кече фермерлык һәм шәхси хуҗалык белән көн күргәннәр. Әхмәдулла Хәбибуллин үзе дә игенчелек белән шөгыльләнгән. Янгын сәбәпле аның чәчү җирләре өч тапкырга кимегән.

Эчкен авылында яңа йорт төзелеше
Эчкен авылында яңа йорт төзелеше

"Гадәттә елына 600-700 гектар мәйданда ашлык чәчә торган идем. Янгында 150 тонна орлык тутырылган ике келәтем янып бетте. Кызымның хуҗалыгы да янды. Миңа Марат Исламов 40 тонна, Валерий Сусляков 10 тонна ашлык бирде. Нәтиҗәдә, 220 гектар гына чәчә алдым.

Хәзер безгә өч келәт салалар. Аның 90 процентын Курган хакимияте күтәрергә вәгъдә итте. Үзебез 10 процентын түләп куйдык. Шулай да вакытында төзеп бетерә алмыйлар. Тиздән урып-җыю эшләре башлана. Уңышны күрше фермерның келәтендә куеп торырбыз дип сөйләшкән идек.

Безнең авыл хуҗалыгы техникасы да янды. Рулон ясый торган җиһаз гына да 750 мең сум тора. Моңа компенсация бирелми. Финанс хәлебез җиңел түгел", ди ул.

"Бюрократия аркасында йөзләп гаилә авылдан киткән"

Янгын фаҗигасе авыл халкы санын шактыйга киметергә мөмкин. Эчкен авылында янгынга кадәр 800 кеше яшәгән. Бүген авылда якынча 100ләп кеше генә көн күрә. Җирле халыкка караганда төзүчеләр күбрәк диләр авылда. Бер өлеше кире яңа йортларга әйләнеп кайтарга теләсә, 100ләп гаилә киләчәген авыл белән бәйләми. Шуңа да 228 йортның 100е генә сафка баска.

Әхмәдулла Хәбибуллин сүзләренчә, бюрократия аркасында кешеләр түзә алмыйча авылдан күчеп киткән.

"Проблемнар килеп тугач, күп кеше түзә алмыйча шәһәрдә һәм күрше районда фатир сатып алды. Бюрократия һәм 44 йорт төзергә рөхсәт бирмәү сәбәпле алар авылдан китте", ди ул.

Бу үз чиратында мәктәптә укучылар санын да киметәчәк. 1 сентябрьдән белем йорты төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачарга җыена. Узган укy елында 78 бала белем алган. Аларның саны күпмегә кимиячәген әлегә төгәл әйтә алмыйлар. Иң мөһиме — укытучыларны авылда калдыра алдык диләр.

"Укытучыларга беренче чиратта ярдәм итәбез. Мәсәлән, Чуашстан татарлары бер укытучыга йорт сала. Аларга 500 мең сумлык сертификат кына бирелгән иде", ди Әхмәдулла хәзрәт.

Шулай ук Эчкен авылы татар тарихына багышланган китаплар, әдәби әсәрләргә өмет итә. Янгын вакытында аларның бер өлеше янып беткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG