Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар юкка чыгар дигән курку юк". Татар эшмәкәрләре сугышны хуплады, милли һәм икътисади проблемнарны күтәрмәде


XI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар
XI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында икътисади һәм милли проблемнар күтәрелмәде. Шәйхразиев Украинага каршы сугышучыларга ярдәм җыю, Русиянең җиңүен көтү турында сөйләде. Миңнеханов исә "илнең гөрләп яшәвен" әйтеп, татарның юкка чыгу куркынычы булмавына ышандырырга тырышты.

13-15 март Казанда XI Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Очрашуга Русиянең 43 төбәгеннән һәм 5 илдән 500 эшмәкәр һәм фермер катнашты. Чәршәмбе җыенга нәтиҗә ясалды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау утырышы узды.

Җыенда катнашучылар Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авыллары тәҗрибәсен өйрәнде. Делегатлар Камал театрында Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектаклен карады. Русия каһарманы исемен алган очучы Дамир Йосыпов белән очрашты, аның каһарманлыгы турында фильм карады.

"СЕБЕРТАТАР ТЕЛЕ" МӘСЬӘЛӘСЕ КҮТӘРЕЛМӘДЕ

Русия авыл эшмәкәрләре җыены вакытында Татар конгрессы бюро утырышы җыеп, милли проблемнарны, шул исәптән күптән түгел Мәскәүнең "себертатар телен" аерым тел дип игълан итүе уңаеннан карар кабул итәргә җыенган иде. Ахыр чиктә Конгресс утырышны уздырмаска булды. Бу "себертатар теле" мәсьәләсен күтәрмәү күрсәтмәсе, "сәяси конфронтациягә керергә теләмәү" белән аңлатылды.

Республиканың милли сәяси проблемнарны күтерергә теләмәве авыл эшмәкәрләре җыенында да күренде: чыгышларда Украинага каршы җинаятьчел сугыш башлаган Путинны хуплау, сугышчыларга ярдәм итү, Русиядә татарларга куркыныч янамый дигән фикерләр әйтелде.

Җыенның пленар утырышында президиумда "себертатар телен" аеруга каршы булган Төмән өлкәсендәге татар оешмаларының координацион үзәге рәисе, эшкуар Ринат Насыйров утырды. Ләкин аңа сүз бирелмәде.

Җыенның пленар утырышы, президиум
Җыенның пленар утырышы, президиум

Себер төбәгеннән Төмән өлкәсе Тубыл районының Өстамак авылы фермеры Рушан Янабаев чыгыш ясады, "себертатар теле" мәсьәләсен ул да күтәрмәде.

"Мин Себердә яшәүче татармын" дип башлады эшмәкәр сүзен. Иртыш елгасы буенда урнашкан авыл эшмәкәре мөгезле эре терлек үстерүе, сөт җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киләчәктә ул терлек санын арттыру өчен буш авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртергә һәм ваклап сатуны көчәйтергә теләвен сөйләде.

Алга таба ул татар өслүбендә кемпинг, ял итү урынын эшләргә җыена. Туристларга алар хәләл ризык һәм җирле елгадан тотылган балык тәкъдим итәчәк. Себертатар үрнәгендә төзелгән агач мәчетнең реставрацияләнүен дә әйтте ул.

ТАТАР ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ЗАРЫ: ИКЪТИСАД ТҮГЕЛ, Ә УРЫСЛАШУ

Җыенда чыгыш ясаган эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Узган еллардан аермалы буларак катнашучылар икътисади проблемнар күтәрмәде. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгындагы кадрлар кытлыгы, импорт җиһазларга бәйлелек турында да сөйләүне хуп күрмәде.

Чуашстанның Комсомол районындагы "Бәрәңгегә дан" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Идиатуллин 5 мең гектар мәйданны ни рәвешле эшкәртүе, яңа җиһазлар куллануы турында сөйләде. Әмма аныңча, авылда дин үсүенә карамастан, урыслашу төп проблем булып кала.

Рамил Идиатуллин
Рамил Идиатуллин

"Хәзер телефон тотып, башка телдә сөйләшеп йөрүче балалар безнең авылда да бар. Белгәнебезчә, ана теленә мәхәббәт яшьтән үк башлана. Шуңа күрә мин балаларга бәрәңге тоттырырга уйладым. Безне бәрәңге хезмәт сөючән булырга өйрәтте", диде ул.

Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй районыннан килгән эшмәкәр Айрат Абдуллов та балаларның үзара урыс телендә аралашуын әйтте. Моңа гаджетлар, мультфильмнар гаепле дип саный ул.

"Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез, ләкин урыс телен кушып сөйлибез. Балаларыбыз урамда футбол уйный да, урысча сөйли башлый. Бу телефон, мультфильмнарның йогынтысы дип уйлыйм", диде ул.

Абдуллов авылда халыкның күпләп Мәскәүгә китүен дә әйтте. Үзе дә заманында Русия башкаласына киткән булган. Соңрак авылга кайтып, пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясый башлаган. Хәзер ул яңа җиһаз сатып алып, Русия базарын яуларга теләвен әйтте.

"ПУТИННЫ ХУПЛЫЙБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ КИЛСЕН ДИП ЭШЛИБЕЗ"

Проблемнарга урын табылмаса да, авыл эшмәкәрләре Русиянең Украинага каршы һөҗүмендә катнашучы сугышчыларга ярдәм күрсәтүе турында сөйләргә вакыт тапты. Пермь краеның Барда районында хәләл камыр ризыклары пешереп сатучы эшмәкәр Физия Акбашева, Барда мәчетендә дин сабаклары бирү белән бергә, Русия хәрбиләренә булышуы турында да әйтте. Ул хәрбиләргә җылы киемнәр тегү, азык-төлек җибәрүләрен санап китте.

"Ир-егетләребезнең, яклаучыларыбызның кәефен күтәрергә тырышабыз. Мәчетләребездә алар өчен дога кылабыз", диде ул.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев моңа өстәп татарларның Путинны хуплавы (күрәсең, узган ел Татар конгрессы корылтаенда кабул ителгән сугышны хуплау резолюциясе турында сүз бара) һәм Русиянең җиңүен көтүен ассызыклады.

Сулдан: Ринат Насыйров, Физия Акбашева, Данис Шакиров, Васил Шәйхразиев, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан: Ринат Насыйров, Физия Акбашева, Данис Шакиров, Васил Шәйхразиев, Рөстәм Миңнеханов

"Һәрбер өлкәдә, районнарда, авылларда эшмәкәрләр, татар халкы бик нык ярдәм итә. Бияләй бәйлибезме, мичләр алып барабызмы, ашарга илтәбезме - һәрвакыт бер-беребез белән элемтәдә торабыз. Сахалиннан Зәкия Вәлитова эшли һәм һәрбер киткән солдатка Татарстан байрагы бирә. Безнең егетләр Волгоградка төште, берничә сәгать ач торалар, татар оешмалары ярдәм итә алмыймы икән дип мөрәҗәгать итте. Без мөфтияткә чыктык. Алар тиз арада 500 кешелек итеп ашарга пешерде һәм безнең солдатларны ашатты. Бу изге эш. Бу эш дәвам итә, җәмәгать. Тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Без милли лидерыбыз Владимир Путин карарын хупладык һәм тиз арада тынычлык һәм безнең якта җиңү җитсен иде дип эшне эшлибез, дога кылабыз", диде ул.

Русиянең Украинага каршы сугышы 386 көн дәвам итә. Азатлык анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көндә бу сугышта Татарстаннан кимендә 311, Башкортстаннан кимендә 526 кеше үлгән. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

Ставрополь краеның Барханчак авылыннан килгән Рөстәм Хәмитов бу теманы дәвам итте.

Горурланып әйтәм, сугышта безнең авылдан 16 егет катнаша

"Махсус хәрби операция" башлангач, һуманитар ярдәм җыю үзәге ачтык. Киемнәр һәм кирәк-ярак алдык. Хәзер дә ярдәм күрсәтәбез. Горурланып әйтәм, "хәрби операциядә" безнең авылдан 16 егет катнаша. Аларны "Алла" дип көтеп утырабыз", диде ул.

Чит дәүләткә бәреп керүчеләргә ярдәм җыярга мөмкинлек тапсалар да, Рөстәм Хәмитов мәдәният йортының күп еллар төзекләндерелмәвен әйтте. Ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Ставропольдә эш сәфәре вакытында губернатор белән очрашкач кына бу мәсьәләнең кузгалуын әйтте. Моннан тыш, авыл мәктәбендә татар телен укыту бетүен, хәзерге вакытта бары мәдәният йортында урнашкан татар мәдәнияте кабинетында гына татар теле түгәрәк буларак өйрәтелүен белдерде.

МИҢНЕХАНОВ: "ИЛЕБЕЗ ГӨРЛӘП ТОРА, ТАТАРЛАР ҮЗЛӘРЕН МАТУР КҮРСӘТӘ"

Узган еллардан аермалы буларак, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзне кыска тотты. Ул икътисади, милли проблемнарны күтәрмәде һәм килгән делегатларны тынычландырырга тырышып, уңай үзгәрешләр булуын сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

"11 ел эчендә нинди зур үсешләр булуын күрәбез. Татар халкы югалыр, теле югалыр, динебез югалыр дигән бернинди куркыныч әйбер, кайгы юк. Сезне күргәч күңелләр күтәрелә, илебез гөрләп тора. Безнең татар халкы бу Русия илендә үзен матур итеп күрсәтә", диде ул.

Татар халкы югалыр, теле югалыр, динебез югалыр дигән бернинди куркыныч әйбер юк

Русиядә халык санын алу нәтиҗәләре билгеле булганнан соң бу Миңнехановның Русия төбәкләреннән җыелган татарлар алдында беренче чыгышы булды. Җанисәп мәгълүматына күрә, Русиядә татарлар саны 600 мең кешегә, татарча сөйләшүчеләр саны 1 миллионга кимегән. Җәмәгатьчелек Мәскәүдән бу хәлгә аңлатма сорарга таләп итсә дә, рәсмиләр моңа күз йомды.

Татарстан президенты үз чыгышында федераль сабантуйларны телгә алды һәм бу "татарның көчен күрсәтә" дип белдерде.

Җыенда быелның 8 июлендә беренче Идел буе Сабан туе Түбән Новгородта узачагы да әйтелде. Моннан тыш, Татар конгрессы алга таба да сабантуй сыман мәдәни проектлар юнәлешендә эшләячәген ачык белдерде. Хәзер Татарстан Русия күләмендә Каз өмәсе фестивален зурлап үткәрергә тели. Быел Татарстанның һәр районында һәм төбәкләрдә каз өмәләре үткәрергә, Мөслим районында аның финалын оештырырга һәм декабрьдә Татарстан шәһәрләрендә каз ярминкәсе оештырырга җыена. Шәйхразиев казны татар бренды дип атады. Аныңча, бүген Татарстанда - 1 млн каз, Башкортстанда - 2 млн каз асрыйлар. Казның уртача бәясе 2 мең сум дип исәпләгәндә, бу эшмәкәрдә 6 млрд сумлык каз бар дигәнне аңлата диде ул.

  • 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессының VII корылтае Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Залда моңа каршы фикерен яңгыраткан Фәүзия Бәйрәмованы исәпкә алучы булмады, ул протест йөзеннән залдан чыгып китте. Бу карар төрле илләрдәге татар оешмалары арасында таркаулык китереп чыгарды.
  • Чит илләрдәге күп кенә татарлар сугышка протест йөзеннән корылтайга барудан баш тартты. Финляндия татарлары да корылтайга бармады һәм сугышны хөкем итеп чыкты. Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Конгресс резолюциясенә Украинадагы сугышны хуплауны кертүне зур мәгънәсезлек дип атады һәм оешманың Конгресстан чыгу эшен башлавын белдерде.
  • "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае нәтиҗәләре нигезендә төзелгән кара исемлеген Украина тышкы эшләр министрлыгына җибәрде. Анда барлыгы 119 исем. Бу исемлектәге кешеләр корылтайда катнашкан һәм Русия гаскәрләренең Украинага басып керүен яклады диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG