Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар җыены: татар тарихы милли үзаңга ничек тәэсир итә?


"Ufa.Tatar" форумында катнашучылар
"Ufa.Tatar" форумында катнашучылар

Бу атнаны Уфада зур татар җыены узды. Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә кысылышы юк, татарлар үзара җыелышып финанс ягын күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар телле мохитенең киңәюенә этәргеч булачак дип ышана оештыручылар.

2023 елның 6 декабрендә Уфада "Ufa.Татар" дип исемләнгән форум узды. Ул көне буе барды һәм биредә якынча 150 кеше катнашты. Катнашу ирекле, кем тели, шул килде, диде оештыручылар. Ә оештыручылар Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссия клубы, Уфадагы Дөнья татар конгрессы һәм "Барристер" агентлыгы булды. Бу аларның бергәләп уздырган зур чарасы иде. Һәм ул яңа заманча форматта узды. Берничә мәйданчыкта төрле темаларга дискуссия оештырылды. Мәсәлән, татарлык һәм милли үзаң, үз тарихыңны белү кешегә ничек тәэсир итә, милли мәдәниятне нәрсә һәм кем саклый, сәнгатьне нәрсә милли итә, милли кием миллиләккә ничек тәэсир итә.

Бу дискуссияләрдә Уфа татарлары да, Казаннан килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, сәнгатькәрләр дә катнашты, бәхәсләште. Моннан тыш аерым лекцияләр дә оештырылды. Форумда катнашучылар биюче Нурбәк Батулланың "Сәяхәт" перфомансын карады, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыкант Ислам Вәлиев чыгышларын күрде һәм тыңлады.

Нәфисә Акчурина, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб җитәкчесе
Нәфисә Акчурина, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб җитәкчесе

— Безгә бу чараны Уфада уздыру мөһим иде, беренче чиратта Уфадагы яшьләр өчен кызык булсын дип тырыштык. Чынында татарның чаралары җыелышып чәй эчүгә, Сабантуйларда күңел ачып кайтуга гына кайтып калу сизелә, ә яшьләргә ул кызык түгел, өлкәннәрне генә татарлык кызыксындыра дигән хис кала. Бәлки, яңача, башка форматта җыелышу вазгыятьне үзгәртер, ачыктан-ачык милләт турында сөйләшү бер урында таптанудан китәргә ярдәм итәр дидек, — дип аңлата Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина. — Яшерен-батырын түгел, Уфа вакытында гөрли иде, татар мәсьәләләре даими күтәрелә, төрле чаралар узды. Соңгы елларда торгынлык, яшьләр милли хәрәкәткә аз килә, чараларда катнашмый диярлек. Тагын бер күренеш - Казан бердәнбер татар үзәге булып калу курыкынчы бар. Вакытында Оренбур белән Әстерхан татар үзәкләре булудан туктаган кебек, анда татарлык тарихта гына калган кебек, Уфаны да шундый язмыш көтә ала. Ә Уфа гомер-гомергә татарның милли һәм мәдәни үзәге булган, монда алдынгы фикерләр яңгыраган һәм тормышка ашырылган. Шушы форумның яңача узуы, бәлки, хәлне үзгәртер дип тырыштык. Яшьләр килде, шөкер. Казан, Мәскәүдән килгән яшь фикер ияләре белән аралашу, алар белән дискуссияләрдә катнашу барыбызны да селкетеп җибәрер дип өметләнәбез. Уфада татар һәм башкорт мохите барлыкка килсен иде, без шул чаткылар тәмам сүнмәс өчен тырышабыз.

Нәфисә Акчурина әйтүенчә, бу җыенны оештыруның финанс ягын Конгресс һәм иганәчеләр күтәргән. Хәйриячеләрнең исемнәрен ул әйтмәде, әмма чара бернинди дә каршылыкларга юлыкмады, барысы да җайлы узды диде.

"Ufa.Татар" форумының тагын бер зур һәм мөһим өлеше — ул "Татары в истории Уфы" дигән китапны тәкъдим итү. Китапта танылган тарихчыларның да, төбәкне өйрәнүче һәвәскәрләрнең дә Уфа татарлары тарихына багышланган мәкаләләре урын алган.

"Ufa.Tatar" форумы спикерлары
"Ufa.Tatar" форумы спикерлары

Бүген без сезгә бу җыенда "Милләт. Кичә, бүген, иртәгә" дигән дискуссиядә яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез. Анда тарихчы Илдар Шәфыйков, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов, "Гыйлем" проекты җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Айдар Шәйхин, иске татар телен өйрәнү "Лисан: тел ачкычы" проекты җитәкчесе Азат Якупов катнашты. Ә бәхәснең модераторы форумны оештыручыларның берсе, адвокат Айдар Муллануров булды.

Яшьләрдә милли үзаңны формалаштыруга нәрсә этәргеч бирә, татар телен белмәгән, әмма үзен татар дип санаган кешеләргә мөнәсәбәт нинди булырга тиеш, 1552 елдагы фаҗигане онытырга кирәкме, әллә бу татарлыкка көчле йогынты ясыймы, татар авылгамы, әллә шәһәргә ябышырга тиешме — менә шундыйрак сораулар күтәрелде. Берничә мөһим фикерне сезгә дә тәкъдим итәбез.

1552 ел фаҗигасе. Аны ничек ничек кабул итәсе?

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

— Бу тема интернетта татар яшьләре арасында соңгы вакытта еш күтәрелә. Нәрсәгә кирәк бу теманы шигар урынына күтәрү, аны гел искә алу, XXI гасырда бу тарихи вакыйганы искә төшереп, аңа ябышу яраны чокып торуга тиң һәм ул алга хәрәкәт итәргә комачаулый дип фикер әйтүчеләр бар. Андый фикерләү тамырдан дөрес түгел, чөнки бу тарихи вакыйга татарлыкны саклауга тәэсир ясый, милли үзаңны формалаштыруга да ярдәм итә, диючеләр бар.

XXI гасырда яшәсәк тә, нигә татарга тарихын белү кирәк? Бер карасаң, Русиядә, күпмилләтле дәүләттә яшибез, дөньяда зур тизлек белән глобальләшү бара. Нигә татарга үз тарихына ябышып яту кирәк?

Юрист Айдар Муллануров һәм тарихчы Айрат Фәйзрахманов (у)
Юрист Айдар Муллануров һәм тарихчы Айрат Фәйзрахманов (у)

Милли үзаң миллилекнең нигезе булып тора. Моңа тагын телне белү, дин, мәдәният һәм тарих өстәлә. Болар — татарлыкның төп маркерлары. 1552 елдагы фаҗиганы искә алудан туктыйк, бу алга таба үсәргә комачаулый, диләр. Әмма нәкъ тарихны өйрәнә башлау татарлыкка юлны ача, милли үзаңны формалаштыра. Тарих аша кеше милләт белән кызыксына башлый, образлар туа. Әйе, 1552 елдагы тарихи вакыйгалар фаҗигагә бәйле, бу кешеләрнең буыннан буынга күчкән, заманча сүз белән әйткәндә, "психик травма"сы. Әмма шушы сызланулардан башка, тарихи вакыйгаларны йөрәк һәм акыл аша уздырмаудан башка татарда милли үзаң формалаша алмый. Миллилек турыдан-туры тарихка бәйле. Һәр милләтнең үз тарихи фаҗигасе һәм беркем дә, әйдәгез, бу турыда гел сөйләмик әле, дими. Әйе, тарихи вакыйгаларга төрлечә караш була ала, аны анализлау да төрле яктан була ала, әмма аны оныту, көнүзәк мәсьәләдән төшереп калдыру — хата. Телибезме, юкмы, татарның тарихында 1552 елның хәлләре булган һәм ул аның тәэсире әле дә көчле. Бүген татар булып саклануның төп нигезләрнең берсе дә шуңа бәйле.

"Татарның үзен татар дип санавы да җитә. Калганы артык"

Илдар Шәфыйков, тарихчы:

— Милли үзаң булган, бар һәм аны дәвам иттерергә кирәк. Әмма ул ничек барлыкка килә. Дин, тел, мәдәният бүген бар, иртәгә юк. Алар бетсә, минем татарлыкны миннән кем тартып яки бәреп чыгара ала? Бүгенге татарлар башлыча урысча сөйләшә, әмма, ни хикмәт, күпчелеге үзләрен татар дип саный. Беркем дә аны татар түгел дип әйтә алмый, андый хокукы юк. Катнаш никахтан туучы кеше үзен татар дип саный икән, кем аңа "Юк, иптәшем, син татар түгел" дип әйтә ала? Мин, мәсәлән, татар мәдәнияте турында берни белмичә яши алам, мин, Липка татары буларак, Польша яки Литвада тормыш итәм ди, татарча белмим, әллә мөселман мин, әллә юк, әмма мин — татар. 500 ел дәвамында татар булуымнан туктамыйча яшим.

"Ufa.Tatar" форумы спикерлары
"Ufa.Tatar" форумы спикерлары


Менә утырабыз бит әле, кемдер татарча белми, тарихны белми, әмма үзебезне татар дип саныйбыз. Татарның бәласе гел бүлергә тырышуда. Син татарча беләсеңме? Әһә, димәк син — татар. Начар сөйләшәсең икән бит! Андый кеше инде ярымтатар дип кабул ителә. Минем нәселдә төрле кешеләр бар, кем генә юк анда, әмма мин — татар. Хатыным да ярымтатар. Хәзер нәрсә, балаларым татар түгел булып чыгамы? Алай уйларга ярамый. Татар милләте башта, акылда. Урысча сөйләшсәк тә, татар бит без.

Әле татарларның саны 7 млн тирәсе, әмма 50 елдан нибары 500 мең татар калачак, диләр. Ышанмыйм аңа. Кеше кемдер тарафыннан язылган кодексны укып, мин татарча белмим, димәк, мин татар түгел икән дигән нәтиҗә чыгаруын теләмим. Бәзнең максат, мәгънәле кешеләрне туплауга юнәлдерелергә тиеш. Чын татар эзләүдә мәгънә юк. Аңа нәрсә тәэсир ясый — икенчел мәсьәлә.

Кем үзен татар дип атый, шул татар!

Айдар Шәйхин, җәмәгать эшлеклесе:

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

— Мин саф татар җирлегендә тудым, минем өчен урыс дөньясы ул чит булды. Урыс телен дә, аның мәдәниятен дә авылдан чыга башлагач кына күрә башладым, шуңа минем фикерләвем, дөньяга карашым татарча. Чын татарларны эзләү мәсьәләсе тар даиргә генә хас дигән фикердәмен. Шулай да, мин татарча белмәгәннәрне дә, татарлыгын онытучыларны да татар дип санау яклы. Кем үзен татар дип саный, татар булсын!

Милли үзаңның чыганагы нәрсәдә? Татар нәрсәгә нигезләнеп үзен татар дип саный башлый? Кайсы мизгелдә аның соравы туа? Бу сорауга җавап бирә башласаң, барыбер шул ук тарих, "милли маркерлар — әдәбият, мәдәнияткә барып тоташасың. Димәк, татарлык барыбер шул ук элеккеге принципларга бәйле. Әмма без фикернең төрлелегенә һәм татарлыкның төрлелегенә әзер булырга, телне белмәгән, традицион карашлардан ерак торган милләттәшләрдән йөз чөермәскә тиеш. Аларга туган телле, тарихлы, мәдәниятле булырга җирлек әзерләргә бурычлыбыз.

Мин татар да, башкорт та, урыс та була алам, мәсәлән, кемдер аны уңышлы файдалана да, урыс янында урыска әйләнеп, башкорт янында башкортка әверелеп… Җырчы Альберт Исмаил мисалында моны ачык күрдек.

Татарның менә болай җыелышып сөйләшүнең мәгънәсе бармы? Милли мәгарифне нигә саклап калырга тырышабыз соң алайса? Ник без һаман үҗәтләнеп татарча сөйләшергә тырышабыз, татарча проектлар булдырабыз? Безгә бит мөһим ул. Татар телле татар булып калырга тырышу бар. Камиллеккә омтылу. Милләтнең чиксез моделен төзи алабыз. Минем өчен татар мең төрле кавем, кабиләләргә бүеленгән, мең төрле диалекталарда сөйләшкән һәм бүленгән бер супер милләт. Мишәрчә сөйләшергә тели икән кеше, сөйләшсен, себертатарча — рәхим ит, бик шәп! Ахыр чиктә кеше сәяси милләт, татарның бер өлеше булып калачак.

Милли үзаң һәм татар теле

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

— Милли үзаңның баганалары нинди һәм нәрсәгә бәйле дигән сорау туа, ул баганалар образлы һәм ул идеаль картина турында бара. Берсен алсаң, яши милләт, өчесен алып атсаң, аксый башлый. Милли үзаңны булдыруга берсе дә җитә дип кабул итәргә мөмкин. Телсез дә, урысча яки инглизчә генә сөйләшкән татар була ала, әмма идеалга омтылабыз икән, без туган телне инкарь итә алмыйбыз. Татарча сөйләшергә, язарга өйрәнергә тиешбез. 10 ел элек татарчам бик начар иде. Эштә аралашу урысча, мәктәптә укыган вакытта да ул ясалма тел булды. Әмма практика белән телем шомарды бераз. Ник тырыштым соң дигән сорау туа, нәрсәгә кирәк иде бу миңа? Миңа кирәк иде ул, үземне шушы милләт вәкиле итеп тояр өчен, аңлар өчен кирәк. Кеше үзен татар дип саный икән һәм ул телне белми икән, өйрәнә ала. Казанга килә кеше, илһамлана! Милләтне тану, милли үзаңны булдыру төрле маркерларга бәйле. Мәсәлән, хатын-кызлар милли бизәкләр белән ясалган заманча киемнәрне күрә дә гашыйк була. Шулай киенә башлый. Кемдер киенми, әмма тарих турында лекцияләр тыңлый, китаплар укый. Кемдер дин аркылы татарлыкка килә. Ул дини нигезләрне урысча да өйрәнә ала, Коръәнне укырга өйрәнү дә татар теле аркылы булмаска мөмкин. Вариантлар төрле булсын, әмма ахыр чиктә телгә дә ихтирамлы караш, аны өйрәнү теләге тусын иде.

Илдар Шәфыйков, тарихчы:

— Татарларга Казан да, андагы Сөембикә манарасы да мөһим түгел, аларны алып атсаң, юкка чыгамы татар? Юк. Ә менә идея калса, татар да кала. Ничек хис итәбез үзебезне, шуңа бәйле. Мөмкин кадәр татарча аралашыйк, гаиләдә татарлыкны үстерик, әмма кеше тудырган, тәкъдим иткән маркерларга бәйләнеп яшәмик.

Милли үзаң һәм татар авылы

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

— Шартлы маркерлар мөһим. Сөембикә образы — мәңгелек культ, кайчандыр барлыкка килгән икән, ул нинди формада булса да дәвам итәчәк. Сөембикә манарасы бар, Кол Шәриф мәчете бар, Казан кирмәне бар, Казан ханлыгы дәүләтенең егылу фаҗигасе бар. Алар барысы да кешегә тәэсир итә. Бездән соң да калачак.

​Татар авылы татарларны булдыру урыны буларак яшәүдән туктады, диләр. Әмма, минемчә, бу — ялгыш фикер. Моңа кадәр татар авылыннан татар зыялылары чыкты һәм бу процесс дәвам итәчәк. Тататарның киләчәге авылга барып тоташачак, менә күрерсез. Ни өчен? Карагыз, бүген эре шәһәрләрдән авылларга кайту, күченү процессы бара. Дөньяда яңа тендеция — җир байлык булып санала. Авылда бераз булса да кеше калыр, бераз булса да шәһәрдән авылга кайтучылар да, анда бизнес башлаучылар да булыр дип саныйм. Шәһәрдә яшәр татар, әмма җәйгә, күчмә тормышны искә алып җәйләүләргә киткән кебек, авылларда да яшәрләр. Бүген дә берничә буын шәһәрдә яшәгән татарларның авылга китүе күзәтелә. Тамырдан шәһәр кешеләре булса да. Кешеләр шәҗәрәләрен өйрәнә, зиратларын карый.

Бу дискуссиядән соң форумның дигитал мәйданчыгында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре дә яңгырады. "Сезгә татарның кайсы тарихи вакыйгасы тәэсир ясады?" дигән сорауга күпчелек "1552 елдагы татар дәүләтенең юкка чыгуы" дип җавап биргән. Шулай ук, Идел буенда исламны кабул итү, әлифбаны алмаштыру, Татарстанның суверенитеты турында Декларациянең кабул итү вакыйгалары да телгә алынган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG