Дөньяда журналистикада эшләүләре өчен 521 кеше төрмәләрдә утыра диелә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) оешмасының еллык хисабында. Иң күбе - Кытайда (121), Мьянмада (68) һәм Беларуста (39) утыра. RSF исәпләүләренә караганда, Русиядә тикшерү изоляторларында һәм төрмәләрдә 28 журналист тотыла.
Хисапта әйтелүенчә, ел башыннан 2023 елда үз вазифаларын башкарган вакытта 45 журналист һәлак булган, бу 2002 елдан бирле иң түбән күрсәткеч.
Күпчелеге (23 кеше) хәрби низаглар барган җирләрдә үлгән. Аларның 17се - Газзә сызыгында, Израил һәм Лүбнәндә. Украинада ике ел барган сугышта барлыгы 11 журналист, аларның икесе 2023 елда һәлак булган.
Соңгы 20 елда иң күп журналист 2012 һәм 2013 елларда үлгән - 144 һәм 143 кеше. Бу чорда Сүрия һәм Гыйракта иң авыр сугышлар барды. 2022 елда 61 журналист үтерелгән.
2024 ел башына бөтен дөньяда 84 журналист хәбәрсез югалган дип санала. 2023 елда тагын җиде кеше өстәлгән.
Быел 2 июньдә Казанда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Декабрь уртасына аңа инде өченче эш ачылды.
11 декабрьдә аңа Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә эш ачылды. Әлеге эш Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.
Икенче җинаять эше нигезендә, федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде.
БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум