Журналист Искәндәр Сираҗи Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать чыгарды. Ул анда "Ахмат" батальонында хезмәт иткән татарстанлы Артур Фазлыев белән килеп туган хәл һәм аны яклаганнан соң үзенә карата башланган эзәрлекләүләр турында сөйли. Нәкъ Кадыровка мөрәҗәгать итүен ул мөселман кардәше булуы белән аңлата.
Сираҗи сүзләренчә, Әлмәт районы Тайсуган авылында Ауди машинасында барган Штарк исемле кешене куып узып киткәннән соң Артур Фазлыевның проблемнары башлана. Ауди машинасы хуҗасына бу ошамый, алар Фазлыев белән сүзгә килә. Соңрак Штыркин улы ике билгесез кеше белән машинада авылга килә. Герман кибеткә кереп китә, ә билгесез кешеләр Фазлыевларга атлый.
Сираҗи видеомөрәҗәгатендә Артурның хатыны сөйләвенчә, ул чыкканда аның ире җирдә ята, ә теге ике кеше аны типкәли торган була.
Артурны аңсыз килеш Әлмәт шәһәре хастаханәгә китерәләр. Фазлыевка ярдәм күрсәтелә, әмма видеода әйтелгәнчә, туганнары хәле авыр булу сәбәпле аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) күчерүне сорый. Табиплар моңа каршы килгәч Фвзлыев туганнары журналист буларак Искәндәр Сираҗига шалтырата. Сираҗи әйтүенчә, ул сәламәтлек саклау министрлыгы кайнар элемтәсенә шалтыраткач, андый кешенең системада бөтенләй булмавы әйтелә.
"Бишенче көн хастаханәдә яткан кешене хәтта теркәмәгәннәр дә", ди Сираҗи.
Ул Әлмәткә барып Фазлыев һәм аны дәвалаучы табиб белән очраша. Шуннан соң авыруны РКБга күчерәләр. Хатыны полициягә шикаять язуга карамастан, "җинаять эше әле дә ачылмаган", ди Сираҗи. Фазлыевның баш миенә зыян килгән, шул сәбәпле ул хәзер эпилептик өянәкләр кичерә.
Сираҗи видеода сөйләвенчә, шушы хәлләрне ачыклап йөргәннән соң аның үзен эзәрлекли башлаганнар.
Кисәтүләр дә булган, участок полициясе күршеләрдән Сираҗи турында мәгълүматлар да җыйган. Ә берничә көн узгач, 16 ноябрьдә, Сираҗи өендә тентү була. Аны Азатлык татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормаш эше белән бәйле дип аңлаталар.
"Бу хәлләр мин шушы эш белән шөгыльләнә башлагач килеп чыга", дип сөйли Сираҗи.
Ул Кадыровтан әлеге материалны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрүне сорый.
"Без үзебез дә аңа мөрәҗәгать итер идек, әмма бу һич мөмкин түгел, чөнки аның тирәлеге мондый мәгълүматлардан яклый", ди ул.
- 16 ноябрьнең иртәсендә Искәндәр Сираҗиның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Моннан тыш берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.
- Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы, баш мөхәррире.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум