Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда журналистларны эзәрлекләүгә каршы чараны оештырган Дарина Лунцовага Алсу Кормашева белән бәйле плакат өчен беркетмә төзелгән


Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь 2023 ел
Журналистларны эзәрлекләүгә каршы чара. Казан, 10 декабрь 2023 ел

Кичә, 18 декабрьдә Дарина Лунцовага полициядән шалтыратканнар һәм "пикет турында сөйләшергә" чакырганнар.

Казанда 10 декабрьдә журналистларны эзәрлекләүгә каршы чараны оештырган Дарина Лунцовага "халык алдындагы чараны оештыру кагыйдәләрен бозу" турында беркетмә төзегәннәр. Бу хакта SOTA яза.

Моннан тыш "Алсу Кормашева - журналист, ә җинаятьче түгел" дигән плакат белән чыккан Искәндәр Ясәвиевне рөхсәтсез чарада катнашуда шикләнәләр.

Ул чакта Казан башкарма комитеты вәкиле М.Исхаков һәм Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре Альберт Галләмовка Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева белән бәйле плакатны ошатмаган иде. "Митинг темасына туры килми" дип алар Алсу белән бәйле ике плакатны алып куюны таләп итте. Чарада катнашучылар каршы килмәде.

"Берни булмаган кебек кыланырбыз", дигән иде ул чакта башкарма комитет вәкиле.

Кичә, 18 декабрьдә Дарина Лунцовага полициядән шалтыратканнар һәм "пикет турында сөйләшергә" чакырганнар. Полиция бүлекчәсендә аңа пикетлар темага туры килми иде дип беркетмә төзегәннәр.

10 декабрьдә Казанда ике киңкүләм пикет узды. Беренчесе - хосусый клиникаларда абортлар ясату хокукын, икенчесе - журналистларны яклап.

  • Бер айдан артык хезмәттәшебез, Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева Казанның 2нче тикшерү изоляторында сак астында кала. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган. Бу - Русиядә ачылган шундый беренче җинаять эше.
  • Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
  • 13 декабрьдә Русия тикшерүчеләренең Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага яңа җинаять эшенең ачылуы турында билгеле булды.
  • "Ят агент" статусы белән бәйле ялган гаепләүләрдән соң Кормашевага Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә яңа эш ачылды. 11 декабрьдә ачылган әлеге эш 2022 елда чыккан "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. Бу журналистка ачылган инде өченче җинаять эше. Әлеге җинаять эше нигезендә аңа 10 елга кадәр төрмә яный ала.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG