Әфганстан татарлары Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта "Говорит Не Москва" яза. Йомыркалар сатарга әзер булулары турында Әфганстан татарлары шурасы башлыгы Забихулло Надери Татар белдергән.
"Татарстанда әфган азык-төлеге сатыла торган павильоннар оештырырга ниятлибез, анда иң түбән бәяләр булачак. Мәсәлән, безнең исәпләүләргә күрә, ун данә йомырка 80 сумнан да артмаячак", дигән ул.
Надери Татар Русиягә болай да авыл хуҗалыгы, терлекчелек продукциясе һәм башка тауарлар җибәрелүен искәрткән. Аның әйтүенчә, хәзер югары категориядәге тавык йомыркалары белән тәэмин итү өчен гариза җибәрелгән.
"Әгәр Русиянең бюрократик системы комачауламаса, Татарстанга әфган йомыркалары керәчәк", дигән Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин.
Элегрәк Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркалардан пошлина алмауны хуплады. Чит илдән кертелгән йомырка өчен пошлинаны 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр алмаячаклар. Хәзерге вакытта бу салым продукция бәясенең 15 процентын тәшкил итә.
Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен тырыша.
Росстат мәгълүматынча, ноябрьдә йомырка 15,1 процентка кыйбатланган, ә ел башыннан - 35,5 процентка. РБК белгечләре фикеренчә, йомыркага бәянең артуы - тәкъдимнәргә караганда ихтыяҗның артыграк булуы белән бәйле.
- Соңгы вакытта йомыркага бәяләр артты. Бу Русиянең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Татарстанда бер дистә йомырка бәясе 95 сумнан башлана. Бу беренче категориядәге йомыркалар шулай тора. Ә югары категорияле йомыркаларның бер дистәсе 135 сумга кадәр җиткән. Хәләл тамгасы куелган йомыркалар исә 139 ук сум тора. Башкортстанда да шул ук хәл. Бер дистәнең бәясе 110 сумнан башлана.
- 11 декабрь көнне Белгородтагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә йомырка сату контрольгә алынган иде. Кешеләр аларны йөзләгән итеп ала башлаган, шуңа ыгы-зыгы барлыкка килгән, дефицит туа башлаган. Хакимият күпләп йомырка сатып алуны тыйган, бер кулларга ике дистә йомырка гына сатуны керткән.
- Күптән түгел Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте Русиянең 10 төбәгендә йомырка һәм тавык ите җитештерүче 12 ширкәтне тикшерде.
- Быел октябрьдә Әфганстанның Һерат шәһәрендә булган җир тетрәүдән соң торыр җирләрен югалткан Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерерү тәкъдим ителде.
- Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.
- Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.
- Әфганстанда Талибан хәрәкәте хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде. Әфганстан татарларының Татарстаннан ярдәм көтүе әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум