Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санта-Клаусның тормышы һәм маҗаралары (Жизнь и приключения Санта-Клауса) — Фрэнк Баум


В новогодние каникулы хочется окунуться в волшебство и чудо. Мы перевели сказку Фрэнка Баума про Санта-Клауса на татарский язык, подготовили аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию. Читайте и слушайте вместе с Әйдә! Online!

Санта-Клаусның тормышы һәм маҗаралары
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:54 0:00

Клаус беренче уенчыгын ничек ясаган?

Клаус балачактан башкаларга ярдәм итәргә омтылган. Ул әкренләп кешеләр белән таныша башлаган. Балалар аннан курыкмаганнар. Ул алар белән бергә уйнаган, карлы таудан чанада шуган, кар бабай ясаган. Ләкин бер көнне Салкын килгән, һәм балалар өйләренә качканнар.

– Бүген мин рәхәтләнеп күңел ачам! – дигән Салкын Сантага. – Барысының борын, колак, бармакларын чеметәм! – дигән.

– Мине яратсаң, балаларга тимә, – дип ялварган Санта.

– Нигә? Алар бит шундый назлы һәм көчсез. Ә мин шундыйларны чеметергә яратам да инде!

– Ә син олыларны гына чемет, ә кечкенәләргә тимә.

– Әйе шул, чынлыкта олылар да миннән курка,– дип уйга калган Салкын.– Ярый, түземлегем җитсә, балаларга тимәм.

Клаус шулай балаларны Салкыннан коткарган. Дөресрәге, Салкын балаларны чеметмәскә сүз биргән, ә үзе шәһәрдән китмәгән. Балалар куркып өйдә утырганнар. Һәм Сантага дусларсыз күңелсез булган. Ул өйдә берүзе мәчесе белән сөйләшеп утырган.

Бер көнне Санта утын кисәге алган да пычак белән аны каезлый башлаган. Бер мәчегә, бер утынга карый икән. Берникадәр вакыттан утынның мәче башына охшый башлаганына игътибар иткән.

Тиздән мәченең гәүдәсе дә күренә башлаган. Бервакыт ул, утынга карап, көлеп җибәргән. Утын кисәге нәкъ каршыда утырган мәчегә охшаган икән.

Мырау кушаматлы мәче агач мәче янына килгән һәм мырлап караган. Агач песи генә аңа дәшмәгән. Аннан Мырау тыныч кына кире үз урынына утырган һәм, тәпиен ялый-ялый, кайвакыт агач мәчегә күз салган. Бәлки, аңа да, безгә уңышлы сурәтебез ошаган сыман, бу агач мәче ошагандыр.

Ә Санта Клаус шул көннән бирле балаларга үз кулы белән Яңа ел бүләкләре ясый башлаган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
балачактан – с детства
омтылган – стремился
карлы таудан чанада шуган – катался на санках со cнежной горки
кар бабай – снеговик
борын, колак. бармакларын чеметәм – щипаю носы, уши и пальцы
назлы – нежный
түземлегем җитсә – еслм хватит терпения
пычак белән аны каезлый башлаган – начал его ковырять ножиком
Бер... бер – То...то
нәкъ каршыда утырган мәчегә охшаган – похож на кота, сидевшего напротив
кушамат – кличка, прозвище
дәшмәгән – не откликнулся
тәпиен ялый-ялый – облизывая лапу

Мичкә оекбашлар элү гадәте кайчан барлыкка килгән?

Хәтерлисезме, Клаус туганчы, балаларның уенчыклары булмаган. Бу миһербанлы кеше килгән йортларда никадәр шатлык булганын күз алдына китерегез! Санта Клаус ел дәвамында уенчыклар әзерләгән, ә Яңа елда аларны балаларга тараткан. Тик уенчыклар иске чанасына сыймый башлаганнар. Клаус яңа чана ясарга булган. Башта ул Кәрләләр Патшасы белән күрешкән һәм өч барабан, торба һәм ике курчакны чана табанына алмаштырган.

Ниһаять, чана әзер булган. Ул зур матур булган. Клаус аны төрле төскә буяган.

– Глосси белән Флосси бик шатланырлар! – дип уйлаган Клаус.

Бу аның баш боланнары икән.

Боланнар чананы ошатканнар. Әмма чана бик авыр булган.

– Кардан баруын барырбыз, – дигән Глосси, – әмма ерак шәһәрләргә барып булмас.

Алайса тагын боланнар алырга кирәк,– дигән фикер килгән Клауска. Һәм баш боланнарын урманга җибәргән.

Глосси белән Флосси Җәнлекләр патшасыннан ун болан алганнар. Шулай, Йөгерек, Куркусыз, Кыюкай, Шук, Шаян, Җитез инде күп еллар Флосси һәм Глосси белән бергә Клауска бүләкләрне таратырга ярдәм итә башлаганнар. Санта Клаус боланнарын чанага җиккән дә юлга чыккан.

Шул көнне Марго һәм аның абыйсы Дик, аларның икетуганнары Нед һәм Сара ишегалдында кар бабайны ясаганнар. Аларның итек, бияләй, оеклары юешләнгән. Әмма әниләре аларны әрләмәгән. Бәйрәм көне бит! Итекләрне мич өстенә куйганнар. Ә оекларын мич алдына элгәннәр. Санта Клаус, торбадан төшкәндә, шул оекларны күргән. Ул бик ашыккан һәм бар уенчыкларны оекларга салган.

Бүләкләрне калдыруның мондый уңайлы ысулы Клауска бик ошаган. "Балалар оекларын гел шулай элсәләр икән,– дип уйлаган ул. – Ул очракта мин таңга кадәр барлык балаларның бүләкләрен калдырырга өлгерер идем"

Иртән Марго, Дик, Нед һәм Сара оектагы уенчыклар турында дусларына сөйләгәннәр. Һәм икенче Яңа елда шәһәрнең бөтен балалары оекларын мичкә элеп калдырганнар. Санта Клаус бүләкләрне тагын да тизрәк тарата башлаган.

Әкренләп бу ысул турында барлык балалар белгәннәр һәм Санта Клауска ярдәм иткәннәр. Сантаның Яңа елда эше бик күп, шуңа без дә ярдәм итсәк, яхшы булыр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
миһербанлы – милосердный
иске чанасына сыймый башлаганнар – перестали вмещаться в старые сани

чана табанына алмаштырган – обменял на полозья
баш болан – главный олень
ошатканнар – (кому-либо) понравилось
ерак шәһәрләргә барып булмас – в далёкие города поехать не получится
алайса – тогда, в таком случае

Йөгерек, Куркусыз, Кыюкай, Шук, Шаян, Җитез – Скакун, Смельчак, Бесстрашный, Шаловливый, Шустрый, Скорый
бүләкләрне таратырга – раздавать подарки
боланнарын җиккән – запряг оленей
икетуган – двоюродный
никадәр шатлык булганын күз алдына китерегез – представьте, сколько было радости
бияләй, оеклары юешләнгән – намочились варежки и чулки
уңайлы ысул – удобный способ

Беренче яңа ел чыршысы

Санта Клаус балаларга бүләкләр бирергә бик яраткан. Ләкин балаларның оеклары бик озын булган. Аларны тутырырга уенчыклар гына җитмәгән. Шуңа күрә башка нәрсәдер уйлап табарга кирәк булган. Санта Клаус феяләргә мөрәҗәгать иткән. Алар аңа тропиклардан әфлисун, бананнар алып килгәннәр. Аларны Клаус уенчыклар белән бергә оекларга салган.

Җирдә кышын кар булмый торган җылы илләр барлыгын беләсезме? Санта Клаус боланнары белән анда да була икән. Чаналарына көпчәкләр куя да тәгәрәп йөри, ди.

Бервакыт Клаус янына бер фея килгән һәм өч бала турында сөйләгән. Алар агачлар үсми торган җирдә яшиләр икән. Бу бичара балаларга әти-әниләре бер дә игътибар бирми икән. Клаус алар янына барырга уйлаган. Үзе белән сынган чыршының башын да алган.

Чана балалар яшәгән йорт янында туктаганда, таң атып килгән. Иң беренче Клаус агачны утырткан һәм шәмнәр белән бизәгән. Аннары гүзәл уенчыклар һәм кәнфитләр элгән. Эш беткәч, тәрәзәдән "Яңа ел котлы булсын!" дип кычкырган һәм чанага утырган да юк булган.

Беркайчан да бүләк алмаган балаларның шатлыгын күз алдына китерегез. Алар кулга-ул тотынышканнар да чыршы тирәли әйләнә башлаганнар. Әти-әниләре дә мондый могҗизага шаккатканнар һәм шуннан соң балаларына күбрәк игътибар бирә башлаганнар. Бәлки, алар Санта Клауска ышанмаганнардыр. Шуңа да бераз кырыс булганнардыр.

Яңа ел чыршысын кую фикере Сантага шулкадәр охшаган. Ул хәтта беркайчан чыршы күрмәгән кешеләрнең йортлары янына уенчыклар гына түгел, чыршылар да китерә башлаган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тутырырга – наполнить
мөрәҗәгать иткән – обратился
көпчәкләр куя да тәгәрәп йөри – ставит колесо и катится
бичара – бедный
таң атып килгән – рассветало
шәмнәр белән бизәгән – украсил свечами
кулга-ул тотынышканнар – взялись за руки
кырыс – строгий

***

Как вам текст, понравился? Не пропустите и другие новогодние сказки от нашего проекта:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Санта-Клаусның тормышы һәм маҗаралары

Тест: Санта-Клаусның тормышы һәм маҗаралары

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG