Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру заводын 2025 елда төзеп бетермәкчеләр


"Аның 25 проценты төзелгән инде", дигән Казан мэры Илсур Метшин ул.

Казан янында Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасын 2025 елга төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта журналистларга Казан мэры Илсур Метшин сөйләгән.

"Аның 25 проценты төзелгән инде", дигән ул.

Метшин шулай ук чүпне аерып җыю, экологик тәрбия һәм икенчел чималны яңадан эшкәртү турында програм әзерләнде, ул 2024 елда ул кабул ителәчәк диде.

Декабрь ахырында Татарстан эколония министры Самосырово чүплеген рекультивацияләү тәмамланды дип белдерде. Ә декабрь башында Илсур Метшин пластик куллануны киметү өчен пакетларны юып яңадан кулланырга киңәш итте.

  • Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.
  • Узган ел Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.
  • Күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Казан шәһәре янындагы чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Тик Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов чүп яндыру заводы кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG