Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның "Пруфы" басмасы республика хакимиятләренең басымы турында җиткерде һәм укучыларыннан ярдәм сорады


"Безгә Куштауны яклар өчен халыкны күтәрергә булышуыбызны гафу итә алмыйлар. Хакимиятне безнең гел авырта торган сөялләргә баскалап торуыбыз, әйберләрне үз исемнәре белән атавыбыз әрнетә", ди видеомөрәҗәгатендә басма журналисты Рамил Рәхмәтов.

Башкортстанның "Пруфы" басмасы республика хакимиятләренең басымы турында җиткерә. Басма журналисты Рамил Рәхмәтов шул хакта укучыларга видеомөрәҗәгать чыгарды. Бу хакта "Пруфы" сайтында хәбәр ителә.

"Безгә Куштауны яклар өчен халыкны күтәрергә булышуыбызны гафу итә алмыйлар. Хакимиятне безнең гел авырта торган сөялләргә баскалап торуыбыз, әйберләрне үз исемнәре белән атавыбыз әрнетә", ди видеомөрәҗәгатендә Рамил Рәхмәтов.

Аның әйтүенчә, Башкортстан хакимиятләре басманы "мәхкәмә дәгъваларына күмә", "социаль челтәрләрдә журналистларга каныга", аларның туганнарын эштән җибәрә.

"Әгәр без булмасак, башкорт хакимиятенең коррупциягә бирелгән өлеше үзен бөтенләй ирекле хис итәчәк. Аларга беркем сүз белән дә, эш белән дә комачаулый алмаячак. Кычкырып тора торган җинаятьләргә прокуратураның, тикшерү оешмаларының игътибарын беркем җәлеп итмәячәк", диелә мөрәҗәгатьтә.

2023 елның октябрендә "Пруфы" журналисты Рамил Рәхмәтов ихтыяри булып Украинадагы сугышка китте, ул бу карарын әле сигез ел элек үк ясавын әйткән иде.

  • "Пруфы" басмасын бер ел элек вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганнан туган сеңлесе Рәүфә Рәхимова оештырды.
  • Элегрәк ул "Про Уфу" дип атала иде, 2021 елның апрелендә генә "Пруфы"га үзгәрттеләр. Басма Башкортстандагы иң популяр бәйсез басмаларның берсе булып санала һәм үзендә чыккан язмалар өчен берничә тапкыр республика хакимиятләре басымына дучар булды.
  • 2018 елда Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитовның хатыны Гөлшат Хәмитова үзенең намусы һәм абруен яклап басманы мәхкәмәгә биргән иде.
  • 2019 елда "Про Уфу" журналистлары редакциягә Башкортстан хакимияте тарафыннан сәяси басым бара дип белдерде. Республиканың министрлыклары һәм кайбер оешмаларында сайтка керү томалана, сайтның үзенә вакыт-вакыт "көчле DDOS-һөҗүм" ясала диелде.
  • 2020 елда "Про Уфу" медиасы хуҗасына, редакциягә һәм аның аерым журналистларына каршы Башкортстан түрәләре берничә шикаять бирде. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин, "Башинформ" мөдирләр шурасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов, Русия президенты каршында Башкортстан вәкиллеге хезмәткәре Азат Казакбаев "Про Уфу"да чыккан материаллардан соң үзләренең намусын һәм абруен яклау турында шикаятьләр юллады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG