Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алсыновның адвокаты активистны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына ябуларын җиткерде


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр. Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков "Idel.Реалии"га активист хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторында тотыла, дип җиткергән.

Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр.

Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.

"Фаил Магнитогорскида тикшерү изоляторында, барыгызга да күп сәлам, аны яклап чыкканнарга зур рәхмәтен белдерде. Халыкны тынычланырга, канун бозмаска чакырды. Әйдәгез аек акыл һәм дөрес караш белән эш итик", дип язды адвокат.

Шул ук вакытта бүген, 19 гыйнварда, Башкортстанда Алсыновны яклап бер атна эчендә инде өченче каршылык чарасы уза. Беренче икесе 15 һәм 17 гыйнварда Баймакта үткән булса, бүген кешеләр Уфада Салават Юлаев һәйкәле янына җыела. Беренче тоткарлаулар турында хәбәр ителде.

  • Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.
  • Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров үтенече белән ачтылар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды.
  • Алсыновның үзен хөкем карары игълан ителер алдыннан Росфинмониторингның "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә керттеләр.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG