Бу хәл мин шәкерт вакытымда булды.
Без, яшь шәкертләр, ясин намазынан алдарак чыгып, мәдрәсәгә кайттык. Китап укырга утырыдык. Шул арада ишек ачылды.
Кемдер бик нык тавышланып керде.
Хәзрәт күзлеген маңгаена күтәрде дә, ачулы тавыш белән:
– Ни бар!? Нәрсә булды? Ник шаулыйсыз?– диде.
Ишектән кергәннәр өзек һәм калтыравыклы тавыш белән:
– Хәзрәт, эш зур!.. Бозыклар аяк астында яталар икән... Шуларны тотып, сездән шәригать сорарга килдек!– диделәр.
– Нинди бозыклар?... Карак тоттыгызмы?– диде.
– Хәзрәт, сөйләргә дә авыр инде... теге Шакир малае Закир белән Фәхри кызын тотканнар... Менә шулай, эш харап, хәзрәт!.. Үзең шәригать кушканны эшлә! – диделәр.
"Фәхри кызы!.." Ул бит – безнең күрше һәм әтинең бертуган абыйсы Фәхри бабайның кызы – Гәлимә апай!.. Ул ничек болай булды икән?.. Ул мескен хәзер бу хурлыкка ничек чыдый икән?..
Хәзрәт, эшнең зур дәрәжәдә мөһим икәнен аңлап:
– Кемнәр күргән?.. Шаһитлар бармы?.. Мондый эшләрне шәригать каршысында дөресләү өчен дүрт шаһит кирәк!..– диде.
Хәзрәтнең сүзенә кешеләр арасыннан берничәсе:
– Бар!.. Бар!.. Шаһитләр әзер!– дип кычкырды. Хәзрәт тагын да җитдиләнде һәм:
– Алар кайда соң? Аларны монда алып килегез!– дигән боерык бирде.
Ишек ачылды.
Менә ике кулыннан ике егет тотып, Закир абыйны алып керделәр. Аның бишмәте ертылган, битеннән кан аккан, уң күзе кара янган иде...
Аның артынан Гәлимә апаны алып керделәр. Ул үзенең йөзен шәл белән бик нык бөркәгән.
нык тавышланып керде – зашёл шумя
хәзрәт – хазрат, религиозный деятель в Исламе
ачулы тавыш – злой голос
шәригать – свод убеждений, правил, предписаний образа жизни в Исламе
карак – вор
эш харап – дело плохо
мескен – бедный (син. бичара)
хурлыкка ничек чыдый – как терпит позор
зур дәрәжәдә мөһим – серьёзной степени важности/сложности
дүрт шаһит кирәк – нужны четыре свидетеля
җитдиләнде – стал серьёзнее
боерык – приказ
бишмәте ертылган – бишмет порвался
кара янган – образовался синяк
нык бөркәгән – сильно укутала
Хәзрәт тагын сүз башлады:
– Йә, кемнәр күргән?.. Кемнәр шаһит була?.. Шулар алгарак чыксыннар! – диде.
Хәзрәтнең бу сүзләрен ишеткәч, Гайфулла белән Сәлим, алгарак чыктылар.
– Башта без күрдек, хәзрәт, анан соң Сәйфулла белән Гәрәй күрделәр... шунан соң башкалар да килде...– дип җавап бирделәр.
Сәйфулла белән Гәрәй берьюлы:
– Күрдек, күрдек, хәзрәт!.. Бер-берсенә якын утыралар иде, – диделәр.
Шунда Гайфулла, урынынан кузгалып:
– Кочаклашып торалар иде, диген, – дип өстәп куйды.
Хәзрәт боларга каршы:
– Юк, алай якын утыру гына җитми, шәригать каршысында зина кылучыларны дүрт кеше күргән булырга тиеш, бу бик авыр мәсьәлә, – диде.
Сәлим чыдамады.
– Хәзрәт, күрдек инде. Болай гына утырмыйлар иде. Шаһитләр дә җитәрлек, – диде.
Шул вакытта Закир абый курыкып кына, әкрен тавыш белән:
– Юк, хәзрәт, буш әйтәләр, без сөйләшеп кенә утыра идек. Болар шул вакытта үч итеп... – дип сүз башлады, тик теге кешеләр:
– Тик тор син, кара йөз!.. Оялмыйча сүз сөйләгән буласың тагы!..– дип шаулаша башладылар. Хәзрәт, урынынан торып:
– Сабыр итегез, шаулашмагыз, шәригать хөкемен көтегез!.. – дип тынычландырмаса, Закир абыйны шунда ук кыйнап ташларлар иде.
Шул вакытта Гәлимә апа үзәк өзгеч тавыш белән:
– Әй ходаем, нахак бәла ягалар... Безнең һичбер гөнаһыбыз юк...– дип елап җибәрде. Тик аның сүзләрен бүлеп:
– Юк икән!.. Башка нәрсә кирәк иде сезгә! – дип кычкырдылар.
Шул вакытта теге кешеләр арасынан бер егет чыгып:
– Юк, хәзрәт, алар сөйләшеп кенә утыралар иде, эш алар әйткәнчә түгел, – диде.
Егет белән килешүче табылмады...
Күптәннән калтыранып, чак сабыр итеп торган Фәхри бабай тагын да кызып китте һәм, урынынан торып, Гәлимә апага карап:
– Минем йортыма кайтасы булма!.. Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын юк! – дип ачуланып чыгып китте.
Аның артынан ук Гәлимә апа белән Закирны алып чыгып киттеләр.
берьюлы – единовременно
кочаклашып – в обнимку
зина кылучы – прелюбодей
авыр мәсьәлә – сложный вопрос
чыдамады – не вытерпел
буш әйтәләр – утверждают ложно
үч итеп – в целях мести
оялмыйча – не стыдясь
сабыр итегез – терпите
кыйнап ташларлар иде – избили бы
нахак бәла ягалар – ложно обвиняют
һичбер гөнаһыбыз юк – нет на нас никакого греха
эш алар әйткәнчә түгел – дело обстоит не так, как они говорят
***
Мин урамга чыктым. Үткән бер кеше, Фәхри бабайның өенә карап, "бу йортны кәһәр сукты" кебек сүзләр әйтеп үтәләр.
Менә бервакыт каравыл өенән Закир абыйны алып чыктылар. Ул мескен башын түбән игән хәлдә халык дулкыны уртасында калды. Шул вакытта аның үзенә ишеттереп үк:
– Менә шәп егет, никахсыз кыз алган!..
– Туй белән булгач, акча чыга бит... ә болай ансат!
– Шәбрәк атла!.. Кичә бик шәп булгансыңдыр бит!..
– Малайның башы бүген түбән төшкән! – дип кычкыралар иде.
Аннан Гәлимә апаны китерделәр.
Халык арасынан:
– Әнә үзе!
– Бүген оялган була бит әле. Оятсыз!
– Кыз башы белән ни эшләп йөри?
– Матур кыз шулай була ул, – дигән тавышлар чыкты.
Закир абыйның да, Гәлимә апаның да йөзләрен карага буяп, авыл буйлап йөрттеләр. Артларыннан каргыш сүзләре ишетелде.
Фәхри бабай йортынан йөгереп чыкты да, туп-туры Гәлимә апа янына килеп, битенә сукты һәм аның йөзенә төкереп: "Моннан соң минем йортыма аяк басасы булма!" – дип бер-ике сүз әйтте дә, кире китте...
Бик күп вакыт үткәннән соң (ул вакытта миңа шулай тоелды), безнең урамда тавышлар ишетелә башлады. Гәлимә апайны җитәкләп, әни кайтып килә иде. Гәлимә апай бер сүз дә эндәшми, шәле белән йөзен каплап, башын түбән иеп, атлар-атламас кына кайта. Артыннан каргыш кычкырып, авыл халкы бара иде.
Өйгә кергәч:
– Юк, мин үләм! Мин китәм! Мин суга төшәм! – дип, әни кулынан ычкынырга тырышты. – Юк, мин кермим, ул мине ачуланыр, куркам... Мин оялам... булмый, китәм! – дия башлады. Ләкин әти аны җитәкләп алып керде.
Әти белән әни Хәмизә апаның керүен көттеләр. Ләкин ул күренмәде. Фәхри абый "Аяк басма!" дигәндер.
Төнлә безнең өй янында янә тавышлар ишетелде. Авыл халкы Гәлимә апа белән Закир абый турында инде такмаклар да уйлап чыгарган икән. Урамда:
Гәлимәнең калфагында бөртек-бөртек кары бар,
Гәлимәгә без кирәкми, аның сөйгән яры бар...
Фәхри бабай салган келәт, азбарларына терәп,
Келәт артына Гәлимә үзе чыккандыр теләп.
Гәлимәнең шәлендә бар микән соң ак җире,
Гәлимә янына куна барган түбән очның Закиры.
Тигәнәкләр үскән диләр Гәлимәнең юлына,
Гәлимәне бәйләгәннәр Закирның уң кулына...
Гәлимә, битең нигә яптың, нигә каралар яктың?
Йөзең кара булмас иде, Закир белән ник яттың?
– дигән сүзләр ишетелде.
– Этләрнең өрүләре бетәр, ил авызын тыеп булмас,– дигән сүзләр белән барыбыз да яттык.
каравыл өеннән – из караульного дома
башын түбән игән хәлдә – низко опустив голову
ансат – легко
каргыш сүзләре ишетелде – послышались проклятия
тоелды – показалось
җитәкләп – взяв под руки
атлар-атламас – еле волоча ноги
такмак – частушка
сөйгән яр – возлюбленный
түбән оч – нижняя улица
тигәнәк – репейник
нигә каралар яктың – почему напудрилась чёрным
***
Икенче көнне Хәмизә апа керде. Гәлимәгә озак карап торды да:
– Эй балам, балам!.. Сиңа ни булды?.. Безне дә хурлыкка калдырдың, үзең дә хур булдың, бөтен бәхетеңне югалттың! – дип сөйләнә башлады. Гәлимәнең җәрәхәтләнгән, әле дә төзәлә башламаган йөрәк ярасына тагын ук кадады.
Гәлимә апай әнисенең авыр сүзләренә җавап итеп:
– Мин гөнаһлы түгел!.. Әни, мине үтермәгез, мин үләм, уф алла! – дип елый башлады.
Ул арада Фәхри абый керде. Ул хатыны кызы янына киткәнен белмәгән. Аны безгә килгәне өчен әрләп, алып кайтып китте. Шулай Гәлимә апа бездә яшәргә калды.
җәрәхәтләнгән – раненое
төзәлә башламаган – не начавшее заживать
йөрәк ярасына тагын ук кадады – вонзила стрелу в сердечную рану
***
Гәлимә апаның хәле көннән-көн авырайды. Ул көн буе беркем белән сөйләшми, төннәрен саташып чыкты. Көндез әйберләрен җыя да:
– Мин китәм. Мине тотмагыз, җибәрегез. Мине кыйныйлар. Йөземне юарга кирәк, – дип ишеккә таба ашкына иде. Иртәләрен ул арыганчы битен юа иде. "Каралганы бетми, кара йөземне ничек чистартыйм?", – дип, кат-кат битен ышкый.
Бу халәте яхшырмагач, аның өстеннән төрле им-том башкарып, карчыклардан өшкертеп карадылар. Тик моның ярдәме тимәде. Гәлимә апаның "җенләнүе"нә борчылып, Хәмизә апа белән Фәрхи абый да йомшарды. Бер көн әтисе үзе Коръән чыгып карауны тәкъдим итте.
Өйгә дистә мулла чакырылды. Алар "бисмилла" әйтеп, өшкерүгә керештеләр. Алар өшкергән вакытта Гәлимә апай:
– Юк, мин гөнаһлы түгел!..Әй, алла, нигә минем битемә төкерәсез?.. Мин китәм!.. Хәзер барып суга төшәм!.. Әй, раббым, шулардан котылам бит!.. – дип ятты.
Алай да хәзрәт кызның әтисенә терелүдән өмет өзмәскә кушты. Без бераз тынычланып, җиңеләеп калдык. Тик авыл халкының апаны "җенле Гәлимә" дип йөртүе генә күңелне төшерә иде.
ишеккә таба ашкына – устремляется к двери
арыганчы – до усталости
ышкый – трёт
халәт – состояние
им-том – заговор, лечение травами
өшкертеп карадылар – пробовали заговаривать, наколдовать
җенләнү – бесовство
йомшарды – смягчились
дистә – десяток
алай да – всё-таки
терелүдән өмет өзмәскә кушты – велел не терять надежду на выздоровление
***
Закир теге вакытта булган хәлдән соң авылдан чыгып киткән иде. Аның турында күп сүзләр йөрде.
Кайберәүләр:
– Ул инде авылга кире катмый икән. Ояты зур, – дип сөйлиләр.
Кайберәүләр:
– Ул бик нык кыйналды бит, бик имгәнгән. Дәваланадыр, – диләр иде.
Бер айдан гына Закир абыйның кайту хәбәрен ишеттек.
Мин аны беренче тапкыр күреүемдә аптырадым: аның ике бите элекке кебек кызарып тормый. Күзләре эчкә баткан. Уң як күзе кысылган. Гәүдәсе бер якка кыегайган. Мин аны бик кызгандым.
имгәнгән – покалеченный
аптырадым – удивился, озадачился
эчкә баткан – впали
гәүдәсе кыегайган – тело скривилось
***
Яз җитте. Элек Гәлимә апай гел кыр эшләрендә йөри, иптәш кызлары белән күңел ача иде. Хәзер көннәрне су буенда ялгызы үткәрә. Әниләр аны, ялгыш суга төшмәсен дип, йә үзләре сагалыйлар, йә миңа күз-колак булырга кушалар иде.
Беркөн мин аны күзәтеп тордым. Ул үзалдына:
– Килделәр бит инде... Син нәрсә тагын?.. Туйдан качалар ди мени!.. Закир базарга китте, аның кайтуына чәй кайнатырга кирәк. Ул бүләкләр китерде, бик матурлар... Аллага шөкер, йөзем дә агарды инде...дигән кебек сүзләр сөйләнә иде.
Гәлимә апа шулай, курчак уйнаган сыман, үзалдына, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшеп яши башлады. Закир абының да, үзенең дә йөзләре агарган, имеш. Алар туйга әзерләнәләр, кунаклар көтәләр, имеш.
Бик көткән Закир абыйны күргәч, акылы кайтмасмы, дип өметләнеп, Закир абыйны чакырдык. Ул:
– Гәлимә! Бу синме, Гәлимә?..– дип, ике генә сүз әйтеп, җавап көткән кебек карап торды.
Гәлимә апай Закир абыйның соравын ишеткәч, бик җиңеләеп:
– Әй, Закир, син кайттыңмыни? Сине көтә-көтә арыдым... Юк-юк! Син кит, безне күрсәләр, харап итерләр! – диде.
– Гәлимә, авырыйсыңмы, эчең пошамы? – дип сорады. Аның бу соравына каршы Гәлимә апай көлеп:
– Юк, мин нигә авырыйм, ди, туйга кадәр авырдым. Хәзер терелдем инде... – дип җавап бирде
Без Гәлимә апаны алып киткәндә, борылып караган идем. Закир абый башын түбән иеп, әкрен генә урам буйлап атлый иде.
Галимә апа турында төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Янәсе, су буенда кечкенә балалар белән уйнап йөри. Имеш, суга бата язганда көчкә коткарганнар. Ярда ялангач йөгереп йөргән, дигән сүзләр ишеттерделәр.
ялгызы үткәрә – проводит в одиночестве
сагалыйлар – охраняют
күз-колак булырга – следить
үзалдына – перед собой, себе под нос
качалар ди мени – разве убегают
имеш – якобы
эчең пошамы – переживаешь(?)
суга бата язганда көчкә коткарганнар – еле спасли, когда чуть не утонула
ялангач – в голом состоянии
***
Шулай көз җитте.
Безнең гаиләдә ахун хәзрәтләргә элекке сыман хөрмәт белән караучы кеше калмады. Киресенчә, кеше гомерен һәлак иткән кешеләргә сыман карадылар. Гайбәт таратучылар арасында да алар бар иде. Мин дә үзебезнең авыл мәдрәсәсенә йөрергә теләмәдем. Әти мине кала мәктәбенә йөртергә ризалашты.
Укырга бару вакыты җиткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Барысы белән саубыллаштым, тизрәк юлга чыгарга теләдем. Китәр алдыннан Гәлимә апай янына барып:
– Исән бул инде, Гәлимә апай... – дип кулымны суздым. Ул әтисенә:
– Әти, мин дә калага барам. Анда күңелле булыр, – диде. Тик Фәхри абый аңа:
– Куй, балам, кызлар калага бармыйлар, – диде.
– Алайса суга барам, – дип җавап бирде Гәлимә апа.
Шулай авылдан чыгып китем.
Бераздан гаиләмнән беренче хат килде. Гәлимә ападан да сәлам әйткәннәр. Гәлимә апа һаман элеккечә икән. Тагын бер өшкертеп караганнар. Ләкин файдасы булмаган. Бәлки, элеккедән дә авырайган, диелгән. Хат мине бик күңелсезләндерде.
Мин Фәхри абый белән Гәлимә апаның калага килүләрен көткәндә, икенче хат килде. Хат китерүче күршебез иде, аннан: "Безнекеләр исәннәрме?", – дип сорадым. Ул артык сүз дәшми генә: "Башкалар исән, Гәлимә апаң гына дөнья куйды", – диде.
– Ничек үлде?.. – дип сораганымны белми дә калдым.
Хат ташучы:
– Бәкегә төшкән бичаракай, ике көннән соң гына табып алдылар. Фәхри абыйларга бик кыен булды. Алай авырудан котылу яхшы инде. Барыбер кеше булудан үткән иде, – дип бик гади генә җавап бирде...
Озак вакытлар Гәлимә апаның газаплары күз алдында торды. Гәлимә апайның күргән кыенлыклары, Закир белән бергә бәйләп, йөзләренә каралар ягып, артларыннан йөрүләре. Кичә булгандай хәтерлим:
– Кара йөзләр!.. – дип кычкыралар. Гәлимә апай күз алдыма килеп баса:
– Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе мин, – дигән кебек була.
Чынлап та, ул иске тормышның миллион корбаннарынан берсе, алардан да иң кызганычы булып бетте.
Киресенчә... – Наоборот...
кеше гомерен һәлак иткән – разрушивший жизнь человека
гайбәт таратучылар арасында – среди распространяющих сплетни
шатлыгым эчемә сыймады – радости не было предела
Куй... – Оставь... (в знач. не думай об этом)
һаман элеккечә – всё по-прежнему
дөнья куйды - үлде
кеше булудан үткән – потеряла человеческий облик
кыенлык – сложность
корбан – жертва
***
А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!