Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанда экстремистик җинаятьләр саны артуын әйтте һәм протестларга юл куймаска чакырды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Узган ел Татарстанда 58 террористик һәм 24 экстремистик җинаять теркәлгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр саны артуын белдерде. Бу хакта ул бүген, 25 гыйнварда, Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык киңәшмәсендә әйтте.

"Узган ел экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр саны артты. Башка хокук саклау оешмалары белән бергә мониторинг үткәрергә, милләтара һәм динара низаглар туу ихтималын алдан кисәтергә һәм профилактика оештырырга кирәк", диде ул.

Моннан тыш, Миңнеханов "протест төркемнәренә үз эшчәнлеген активлаштыруга юл куймаска" чакырды. Шул исәптән, бу Русиянең Украинага каршы алып барган "махсус хәрби операциясе"нә каршы булучыларга карата да үтәлергә тиеш дип өстәде ул.

2023 елда Татарстанда 58 террористик һәм 24 экстремистик җинаять теркәлгән. Ел дәвамында экстремизм һәм террроризм юнәлешендә барлыгы 42 кеше хөкем ителгән, 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Миграция канунын катгый бозган өчен мәхкәмә Татарстандагы 3 061 чит ил кешесен Русиядән чыгарырга, 225 кешене депортацияләргә дигән карар чыгарган.

Узган ел республикада барлыгы 55 444 җинаять теркәлгән. Аларның 17 126сы авыр җинаять дип исәпләнә. 2023 елда IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны 1,5 тапкырга артып, 26,5 меңгә җиткән.

  • Узган ел Казанда яшәүчеләрнең 62% гына башка милләтләргә толерант мөнәсәбәттә дип әйтелде. Бу хакта 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлыгын ныгыту програмы өлгесендә язылган.
  • 2023 елның көзендә Русия думасында экстремизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллаган канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, "экстремизм идеологияләрен һәм тәҗрибәсен тану турында белдерү ясау" экстремизмны аклау булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG