Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр шундый бурычларның күләме 34,91 млн сумны тәшкил иткән.

2023 елда Русия ватандашлары займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" диеп 34,91 млн сумлык әҗәт алып торган. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар. Бу хакта Кредит тарихлары милли бюросы белешмәләренә сылтанып "Ведомости" яза.

Займ оешмаларының былтыр бурычка биргән акчалары 2022 елдагысы белән чагыштырганда 12,25 процентка (ул елны 31,1 млн сум булган), 2021 елгыдан 22 процентка (28,62 млн сум) күбрәк.

Бу иң зур күрсәткечләр булып тора һәм моңа инфляция белән банкларның кредит сәясәтен кырысландыруы сәбәпче диелә.

  • Былтыр оябрь аенда билгеле булганча русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сум булган. Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.
  • Шул ук вакытта президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG