Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан колониясендә тоткыннар сугышкан, берсе үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"5нче колониядә ике тоткын арасында чыккан низаг аркасында аларның берсе һәлак булды, тагын дүрт тоткын сугышучыларны аермакчы булганда җәрәхәтләр алган", диелә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстандагы идарәсе белдерүендә. Хәзерге вакытта колониядә вазгыять тотрыклы дип бәяләнә.

Татарстанның Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсендәге 5нче колониядә тоткыннар сугышкан. Бер кеше һәлак булган, берничә кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Мәгълүматны Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстандагы идарәсендә дә раслаганнар.

"5нче колониядә ике тоткын арасында чыккан низаг аркасында аларның берсе һәлак булды, тагын дүрт тоткын сугышучыларны аермакчы булганда җәрәхәтләр алган. Әлеге хәл җәзаны кырыс шартлар белән үтәү отрядында чыккан. Бөтен яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтелде", дип җиткергәннәр Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә.

Хәзерге вакытта колониядә вазгыять тотрыклы һәм идарә ителердәй дип бәяләнә.

  • 2019 елда Сарытау өлкәсендәге аеруча куркыныч җинаятьче-рецидивистлар өчен 7нче санлы колониядә 200ләп тоткын фетнә оештырган иде. Анда ике төркем тоткыннар арасында низаг чыкты. Алар сугышкан, җиһазларны җимергән һәм колония хезмәткәрләренең таләпләрен үтәүдән баш тарткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG