Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа гасыр" каналы басып алынган Луһанскида вәкиллеген ача


Вәкиллек җитәкчесе итеп ТНВ каналының башкарма мөдире Алинә Сөләйманова билгеләнгән
Вәкиллек җитәкчесе итеп ТНВ каналының башкарма мөдире Алинә Сөләйманова билгеләнгән

Баскынлыктагы Луһанскида "Яңа гасыр" (ТНВ) каналының вәкиллеге ачыла һәм ул аның җитәкчесе булачак. ТНВ җитәкчелеге вәкиллекне ачу сәбәбен андагы вакыйгаларны даими яктырту кирәклеге белән аңлата.

Украинадан басып алынган Луһански шәһәрендә ТНВ каналының вәкиллеге ачыла. Вәкиллек җитәкчесе итеп ТНВ каналының башкарма мөдире Алинә Сөләйманова билгеләнгән. Бу хакта бүген карар имзаланган, дип яза "Интертат" үз чыганакларына сылтама белән.

Алинә Сөләйманова 1976 елда Уфада туган. 1998 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. "Башкортстан" телевидениесендә хәбәрче, "Уфимское времечко" тапшыруын алып баручы булып эшләгән. 2015 елда "Вся Уфа" телевизион ширкәте мөдире булып билгеләнә. Шәһәр шурасы депутаты була. 2018 елда Уфа мэриясендә урынбасар булып эшли башлый. 2021 елда "Яңа гасыр" (ТНВ) каналының башкарма мөдире булып билгеләнә.

ТНВ җитәкчелеге вәкиллекне ачу сәбәбен андагы вакыйгаларны даими яктырту кирәклеге белән аңлата.

ТНВ каналының башкарма мөдире итеп моңа кадәр каналда баш продюсер булып эшләгән Лилия Кадыйрова билгеләнгән. Кадыйрова ТНВга килгәнче, 2023 елның ноябренә кадәр ТМТВ каналының баш мөхәррире булып эшләгән иде.

Алинә Сөләйманова ТНВ каналына 2021 елның маенда килде. Аңа кадәр ул Уфаның вице-мэры булып эшләде.

БСТ каналында озак еллар алып баручы, журналист булып эшләгән, Куштау хәлләре аркасында үз теләге белән бу дәүләт каналыннан киткән Таһир Вахитов Азатлыкка Алинә Сөләйманованың ТНВга билгеләнүе үз карары булмаска да мөмкин дигән иде. "Хакимияткә карата үтә дә лояль кеше. Хакимият белән бергә эшләгән кешеләр бертөрлерәк бит алар. Беренче чиратта хакимиятне яклый, кешеләрне түгел. Татарстанга китү карары үзенеке булмаска да мөмкин. Кемдер кемгәдер аны тәкъдим итә ала. Милли сәясәтне аңламый, һәрхәлдә бер тапшыруын да күргәнем юк. Ул тармакта аның көче җитмәстер, ә Башкортстанда, Татарстанда эшләгәндә милли сәясәтне белергә кирәк. Кимендә ТНВга яңа сулыш өрә ала", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Башкорт җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов та Алинә Сөләйманованы хакимият кушканны эшләп утыручы кеше буларак бәяләгән иде.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында Татарстан матбугаты да пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең баскын сугышта катнашырга мәҗбүр ителүен "каһарманлык" дип бәян итеп килә. Русиянең оккупацион сәясәте исә "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.
  • ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.
  • Хәзерге вакытта фетнәчел Луһанскиның ике шәһәре Татарстан карамагында.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Былтыр майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG