Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан җырчысы протестларда тоткарлангач үлгән Даутовны бер минут тынлык белән искә алган


Минзәлә Яхина. Архив фотосы
Минзәлә Яхина. Архив фотосы

"Мин бу һәйкәл янында Рифат Даутовның авылдашын очраттым һәм ул миңа ышандырып әйтте: Рифат беркайчан да эчкече булмады. Армиягә киткәндә дә хәмер кулланмады, айнык китте дип сөйләде. Мин Риф Габитовка кушылып мәрхүм булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алам", ди ул видеода.

Башкортстан җырчысы Минзәлә Яхина Уфада ачылган Мортаза Рәхимов һәйкәле янында полиция тарафыннан тоткарланып, аннары вафат булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алган.

Моны ул видеога төшергән һәм Вконтакте челтәренә элгән. Җырчы шул рәвешле биюче, хореограф Риф Габитовның Радий Хәбиров катнашында узган җыенда яңгыраткан тәкъдименә теләктәшлек күрсәтү дип аңлата.

"Мин бу һәйкәл янында Рифат Даутовның авылдашын очраттым һәм ул миңа ышандырып әйтте: Рифат беркайчан да эчкече булмады. Армиягә киткәндә дә хәмер кулланмады, айнык китте дип сөйләде. Мин Риф Габитовка кушылып мәрхүм булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алам", дип әйтә ул видеода.

Ул шулай ук Риф Габитов минем исеменнән дә чыгыш ясады, мин - Башкортстан халкы дип язган.

Ике көн элек Башкорт корылтае һәм республика башлыгы очрашуында Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Даутовның истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим итте.

Хәбиров моны тәкъдим иткәнче, "мондый ахмак әйберләр өчен гомер буе оят булмасын өчен", башта "биш тапкыр уйларга кирәк иде" диде.

"Сезнең бер минут тынлык тәкъдименә килгәндә, ул - күңел кайтаргыч һәм оятсыз, минемчә. Чөнки бер минут тынлыкларны без чынлап та ватаны, азатлык өчен һәлак булган, кешеләрнең хөрмәтен казанган кешеләргә игълан итәргә тиеш", диде Хәбиров.

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".

Башкортстан башлыгы Даутовның үлеме экспертизалары әле билгеле түгел, әмма беренчел нәтиҗәләр янәсе тәнендә күгәргән урыннар булмавын күрсәткән. Хәбиров янәсе Даутов тыелган маддәләр кулланган дип төрттермәкче булды.

  • Рифат Даутов 25 гыйнварда Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. Даутовны дүрт елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсынов белән бәйле протестларда катнашуда шикләнеп тоткарладылар. Аның гаиләсе ирнең эчмәвен, наркотиклар кулланмавын, митингта катнашмавын әйтеп килә.
  • Медиалар аның тоткарланганнан соң автозакта үлүен язды. Кайбер төркемнәрдә исә ялган хәмердән агуланып үлгән дип яздылар.
  • 6 февральдә, ОМОН һәм полиция контроле астында Рифат Даутовны җирләделәр. Мәрхүмнең гаиләсе җирләүгә күп кеше килмәсен өчен аны күмү көнен һәм вакытын сер итеп саклады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG