Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын бер кеше үлгән


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

Сүз Күгәрчен районының Качкын авылында яшәүче Миннияр Байгускаров турында бара. Медиа чыганакларына таянып аңа "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" - "ул асылынып үлгән" дип җиткерә.

Башкортстанда Баймктагы протестлар белән бәйле ачылган җинаять эшендә гаепләнүче тагын бер кеше үлгән. Җирле медиа, ул үзенә кул салган булырга мөмкин, дип яза. Сүз Күгәрчен районының Качкын авылында яшәүче 1958 елгы Миннияр Байгускаров турында бара.

Байгускаровның үлүен SotaVision-га киңкүләм тәртипсезлекләр эше нигезендә кулга алынган тагын бер кеше - Ильяс Байгускаровның туганы Илгиз Байгускаров раслаган. Ул әлегә мәрхүмнең туганнары элемтәгә чыкмады дигән.

"Аспекты" басмасы язуынча, расланмаган мәгълүматларга күрә Байгускаровка "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" - "ул асылынып үлгән". Басманың ике чыганагы әйтүенчә, ир үләр алдыннан хат язып калдырган.

Башкортстанда гыйнвар аенда Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан һәм ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган Рифат Даутов үлгән иде.

Медиа аның тоткарланганнан соң автозакта үлүен язды. Кайбер каналларда исә ялган хәмердән агуланып үлгән дип яздылар.

6 февральдә ОМОН һәм полиция контроле астында Рифат Даутовны җирләделәр. Мәрхүмнең гаиләсе җирләүгә күп кеше килмәсен өчен аны күмү көнен һәм вакытын сер итеп саклады.

Башкорт корылтае һәм республика башлыгы очрашуында Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Даутовның истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим итте.

Хәбиров моны тәкъдим иткәнче, "мондый ахмак әйберләр өчен гомер буе оят булмасын өчен", башта "биш тапкыр уйларга кирәк иде" диде.

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".

Башкортстан башлыгы сүзләренчә, Даутовның үлеме экспертизалары әле билгеле түгел, әмма беренчел нәтиҗәләр, янәсе, тәнендә күгәргән урыннар булмавын күрсәткән. Хәбиров Даутов тыелган маддәләр кулланган дип төрттермәкче булды.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны яклап Башкортстанда бер атна эчендә барлыгы өч каршылык чарасы үтте. Беренче икесе 15 һәм 17 гыйнварда Баймакта үткән булса, 19 гыйнварда кешеләр Уфада Салават Юлаев һәйкәле янына җыелды.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде: "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" , "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу", "хакимият вәкилләренә карата көч куллану".
  • Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG