Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевкә "Алсу Кормашева — журналист, җинаятьче түгел" плакаты өчен штрафны гамәлдән чыгарган


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Элегрәк аны бу плакаты өчен "җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу"да гаепләп 15 мең сум штрафка тартканнар иде.

Бүген, 20 мартта, Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевтан "Алсу Кормашева — журналист, җинаятьче түгел" плакаты өчен 15 мең сум штраф түләттерү турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Бу карарны 1 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

Мәхкәмә аны Административ хокук бозулар кодексының 20.2нче маддәсе 5нче өлешендә (Халык алдындагы чарада катнашучының җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозу) гаепле дип тапты.

"Idel.Реалии" мәгълүматынча, эшне яңадан карау өчен Вахитов районы мәхкәмәсенә кире кайтарганнар.

Былтыр 10 декабрьдә Казанның Тинчурин паркында матбугат иреге һәм журналистларны эзәрлекләүгә каршы пикет үтте. Чара хакимиятләр белән килештерелгән иде. Анда катнашучылар нигездә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны яклап чыкты.

— Чара башланып берничә минут үткәч тә безнең янга башкарма комитет вәкиле Марат Исхаков килде. Ул чараны оештыручы Дарина Лунцовадан һәм миннән Алсу Кормашева исеме язылган плакат пикетның темасына туры килә дип саныйсызмы, дип сорады, дип сөйләгән иде Ясәвиев. Мин Кормашева - журналист, ул төрмәдә, аны нигезсез эзәрлеклиләр, шуңа күрә плакат пикет максатына туры килә дип саныйм дип белдердем. Әмма чараны оештыручыга җәза бирелмәсен өчен бу плакатны алып куярга әзер булуымны әйттем һәм алып куйдым, диде ул.

Шулай да берничә көннән полиция Дарина Лунцовага "халык алдындагы чараны оештыру кагыйдәләрен бозу" турында беркетмә төзеде. 22 декабрьдә мәхкәмә аны 20 мең сум штрафка тартты.

  • Узган елның 18 октябреннән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.
  • 20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 4 апрельгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG