Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Крокус Сити Холл"да атышлар һәм шартлау


"Крокус Сити Холл"да янгын
"Крокус Сити Холл"да янгын

Бинага кимендә биш кеше һөҗүм иткән, алар кешеләргә ут ачкан. Һәлак булучылар саны арта.

Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залында җомга кич "Пикник" рок-төркеме концерты алдыннан атыш башлана. РИА Новости хәбәренчә, "камуфляж киемдә кимендә өч кеше ут ачкан". Бинада шартлау һәм янгын турында да хәбәр ителә.

"Пикник" төркеме концерты кичке 8дә башланырга тиеш иде.

Башка мәгълүмат чаралары язуынча, һөҗүм итүчеләр кимендә бишәү. Аларның мотивлары билгеле түгел. Кем икәннәре дә билгесез. Куәт структуралары бу һөҗүмне теракт дип тасвирлый.

Вакыйга урынына 50ләп "ашыгыч ярдәм" машинасы килгән.

112 телеграм-каналы 40 кеше һәлак булган, 100 кеше яраланган дип хәбәр итте.

Концерт карарга Русия думасы депутаты Айдар Метшин да килгән булган. Ул концерт залыннан качып китә алган. Бу хакта Дума депутаты Максим Топилин хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматларга караганда, дүрт һөҗүмче качып киткән.

Спецназ концерт залы штурмын башлаган.

Мәскәүдә спорт, мәдәни һәм башка чаралар кичектерелгән.

Ике атна элек АКШ илчелеге Мәскәүдә терактлар ихтималы бар дип кисәткән иде. Өч көн элек Владимир Путин моны "шантаж" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG