Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт: ниләр билгеле


"Крокус Сити Холл" концертлар залы янында
"Крокус Сити Холл" концертлар залы янында

Кимендә 133 кеше һәлак булган, тагын 100дән артык кеше яраланган.

Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт нәтиҗәсендә соңгы мәгълүматка күрә кимендә 133 кеше һәлак булган. Корбаннар саны арта дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Оешма мәгълүматынча, кешеләр атышта һәм искә агуланып үлгән.

Шимбә иртәсендә һәлак булучылар саны башта 60, соңрак 93, аннары 115 дип хәбәр ителгән иде. Эзләү эшләре әле бара, шуңа үлүчеләр саны да арта.

Билгесез кешеләрдән торган төркемнең "Крокус Сити Холл"га һөҗүме 22 март кичендә, концерт алдыннан булды. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоларга күрә, кораллы кешеләрнең бина буенча баруы һәм каршыларына чыгучыларга ут ачуы күренә. Бинада паника башлана, концертка килүчеләр ишек эзләп йөгерә. Эчтә булучылар сүзләренчә, янгын башлана, түбәнең бер өлеше җимерелә.

Концерт залына килгән хокук саклау оешмалары вәкилләре бинаны камап ала, кешеләрне чыгара һәм һөҗүм итүчеләрне эзли. Бинаны штурмлыйлар икән, һөҗүм итүчеләр качкан икән дигән каршылыклы фикерләр килә башлады. Социаль челтәрләрдә һөҗүм итүчеләр дип фаразланган кешеләрнең машинада китү фотолары да чыкты.

Күп шәһәрләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанның бөтен урыннарында киңкүләм чаралар, концертлар, спектакльләр кичектерелде.

Русия думасы депутаты, Түбән Каманың элекке мэры Айдар Метшин "Крокус Сити Холл"да "Пикник" төркеме концертына килгән булган.

"Мин концерт башланырга 15 минут кала партерда идем. Зал якынча 30 процентка тулы иде. Бер ир белән сөйләшеп торганда артта ниндидер тавыш ишетелә башлады. Борылып карасам, кешеләр төп ишеккә каршы якка йөгерә. Глушительдән аткан тавышлар ишетелде. Бу бер генә автомат түгел, берничә мылтыктан аткан тавыш иде", дип сөйләгән Метшин "Татар-информ"га.

Аның сүзләренчә, концертка килүчеләр музыкантлар белән бергә сәхнә аркылы башка ишеккә йөгергән.

"Сәхнә әле ачык түгел, музыкантлар сәхнәдә тора иде. Паника башланды, кешеләр ишеккә таба йөгерде. Без ниндидер бер ишектән чыгып киттек. Меңләгән кеше урамга агылды. Бер ир баласын күтәреп чаба иде. Ни булганын беркем аңламады. Таптау башланыр, кешеләр бер-берсенә зыян салыр дип курыктым", дигән депутат.

Аннары Метшин бина яныннан киткән.

"Һәлак булучылар турында мәгълүмат килә. Мин шок хәлендә. Күңелдә шом. Бу курку да түгел, ә ни булганын аңламау. Кешеләр бер-берсен төртү булмады, әмма нишләргә белмәү бар иде", дигән ул.

Һөҗүм артында кем тора?

Русия Украинада сугыш алып баруын исәпкә алып, кайбер Русия сәясәтчеләре "Крокус Сити Холл"га һөҗүмдә украин эзе күренә дип әйтергә ашыкты.

Украина үзе моңа бер катышы да юклыгын белдерде, сугыш алып барганда террор алымнары кулланмыйбыз диде.

АКШ терактта Украинаның катышы билгеләре юк диде. Шул ук вакытта ике атна элек, Русиядә президент сайлау алдыннан АКШ илчелеге Мәскәү терактлар булу ихтималы турында кисәтте, америка ватандашларына халык күп җыелган урыннарда йөрмәскә киңәш ителде.

Сайлаудан соң Владимир Путин Көнбатыш илләренең мондый белдерүләрен "провокацион" һәм "җәмгыятьне куркытырга һәм тотрыксызландырырга" юнәлгән дип атады.

"Крокус Сити Холл" концертлар залы янында
"Крокус Сити Холл" концертлар залы янында

"Крокус Сити Холл"га һөҗүмнән соң берничә сәгатьтән теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчы төркеме алган дигән хәбәр таралды. Баштарак моны "фейк" дип атадылар, әмма соңрак CBS һәм New York Times үз чыганакларына сылтанып, АКШ күзләү мәгълүматлары "Ислам дәүләте"нең Мәскәүдәге һөҗүмгә катышын күрсәтә дип язды. Журналистлар белдерүенчә, АКШ Русиягә ихтимал теракт турында күзләү мәгълүматларын тапшырган.

Аерым алганда, сүз "Ислам дәүләте"нең Әфганстанда утырган бүлеге (Хорасан вилаяте) турында бара дип яза NYT, имеш, ул Әфганстан, Чечня, Сүрия өчен Русиядән үч ала.

Анализ

Тикшерүче Христо Грозев "Настоящее время" эфирында "Ислам дәүләте"нең катышы була ала дип белдерде.

"Америка ягының Русия ягын кисәтүе белән бәйләргә кирәк. Кисәтү конкрет булды, гәрчә Русия моны "гомум кисәтү" дип кенә белдерсә дә. Русия шулай салкын гына җавап бирүгә карамастан, Америка күзләү мәгълүматынча, соңгы ике атнада Русия буйлап әлеге оешма вәкилләре тоткарланган.

Журналист Дмитрий Колезев:

"Мәскәүдәге куркыныч теракт Русия махсус хезмәтләре провокациясенә охшамаган, бу аларның гаять зур уңышсызлыгы. "Иминлек" өчен фантастик акчалар тотыла, ә бу иминлек чынлыкта тәэмин ителми. Нык зур һәм, ихтимал, бик яхшы әзерләнгән терактны күрми калдылар. Бу сезгә ялгыз атучы түгел, бу тулы бер операция. Һөҗүмчеләрне әле дә тапмаганнар (ә таба алырлармы?).

Махсус хезмәтләр сәяси эзләүгә һәм кешеләрне куркытуга корылган. Җәмгыятьне чын куркынычлардан саклау йөкләмәсен алар үтәми. Әлеге мәсьәләне оппозиция сәясәтчеләре һәм бәйсез журналистлар куярга тиеш. Кызганыч, тегеләре дә, болары да федераль каналларга үтеп керә алмый. "Силовиклар"га тияргә ярамый, чөнки алар - режим баганасы. Шуңа күрә пропаганда әлеге фаҗигане "байрак тирәсендә" берләшүнең чираттагы этабы буларак куллана, һәм уңышка да ирешергә мөмкин".

Сәясәт белгече Владимир Пастухов:

"Фаҗиганең өч ягын аерып карарга кирәк:

  1. Нәрсә булды?
  2. Җаваплылыкны кемгә йөкләячәкләр?
  3. Моннан соң нәрсә булачак?

Беренче сорауда Дмитрий Колезев белән килешәм - бу Русия махсус хезмәтләренең уңышсызлыгы, провокациясенә охшамаган. Аларның провокация оештыруына ышанмыйм дигән сүз түгел бу, мин аларның кирәкле нәтиҗә алыр өчен бөтенесен дөрес итеп исәпләп бетерә алуларына ышанмыйм.

Икенче сорау буенча карар сәяси яссылыкта кабул ителәчәк. Җаваплыны билгеләячәкләр, тапмаячаклар дип уйлыйм. Бу Украина булмаса, бик гаҗәпләнәчәкмен. Шулай да, әгәр Русия махсус хезмәтләре Америка һәм аларның беректәшләреннән җитәрлек мәгълүмат алган икән, Украина дип атау авыр булачак һәм "украин эзен" чыгарганда күзләү мәгълүматларын бетереп ташлап булмаячак.

Өченчегә килгәндә, теракт Русиядә әле барган вакыйгалар җирлегенә ятачак һәм ахыр чиктә күптән башланган һәм үз көе белән барган процессларның катализаторы гына булачак. Ил террор һәм ватандашлар сугышы ягына тагын да тирәнрәк керәчәк.

Үлем җәзасына мораторийы бетерү, ватандашлыкны гамәлдән чыгаруны яңадан кертү, дөнья интернетын өлешчә сүндерү, сугыш тәртибен кертү һәм мобилизацияне тизләтү - шундый вакыйгалар була ала".

Реакция

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыкларыннан беренчеләрдән булып кайгы уртаклашты. "Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның барысының кайгысын уртаклашам… Бөтен йөрәгем сезнең белән", дип язды ул.

Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та кайгы уртаклашу посты чыгарды.

"Бөтен Башкортстан исеменннән "Крокус Сити Холл"да һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Яраланучыларга сәламәтлек һәм көч! Башкортстан сезнең белән. Тыныч кешеләр гомерен алган явызларча теракт. Мондый вәхши җинять кылучылар җәзасын алачак", диде ул.

2017-2018 елларда Хәбиров "Крокус Сити Холл" урнашкан Красногорски шәһәре мэры булып эшләде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да "Крокус сити холл" концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты:

"Татарстан мөселманнары бу хәсрәтне сезнең белән бергә кичерә, мөхтәрәм ватандашлар. Фаҗиганең гаепсез корбаннары булырга дучар ителгән туганнарыгызны һәм дусларыгызны югалтудан булган сезнең хәлегезне без уртаклашабыз. Сезгә сабырлык һәм ныклык сорап, шулай ук яраланган һәркемгә шифа сорап, дога кылабыз".

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин да кайгы уртаклашу белдерүләре чыгарды.

Ак йорт киңәшчесе Джон Кирби Мәскәүдәге хәл уңаеннан кайгы уртаклашты һәм моны "коточкыч" һөҗүм дип атады.

Русия ватандашларының кайгысын уртаклашу турында шулай ук Германия, Британия, Төркия һәм тагын 20дән артык ил белдерде. Европа берлеге һәм БМО тыныч кешеләргә һөҗүмне хөкем итте.

Русия һәм дөнья шәһәрләренә теракт корбаннары истәлегенә мемориаллар барлыкка килә: Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Ростов, Париж, Таллин, Вена, Ташкент, Кишинев һәм башка шәһәрләрдә кешеләр чәчәкләр китерә.

Оппозиционер сәяәсәтче Алексей Навальный хатыны Юлия Навальная кайгы уртаклашты.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков Русия президентына мәгълүмат беренче минутларда ук тапшырылды диде.

Владимир Путин фаҗига уңаеннан халыкка әлегә мөрәҗәгать итмәде. РИА Новости төнлә аның чыгыш ясаячагын игълан итте, ләкин бераздан бу хәбәрне "техник хата" дип атады. Төнлә Путин вице-премьер Татьяна Голикова аша барлык зыян күрүчеләргә сәламәтлек теләгән һәм табибларга рәхмәтен белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG